Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Төенле дерматит”

Татарстанга моңа кадәр билгеле булмаган инфекция яный. Ул мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Ветеринарлар чаң суга. "Төенле дерматит", ягъни икенче төрле итеп әйткәндә, нодуляр дерматит очраклары Россиядә 2015 елның көз аенда гына теркәлгән.

Шулай булуга да карамастан, ул инде шактый зыян салып өлгергән.
Хәзер инде "төенле дерматит" инфекциясе Татарстанга да якынлаша башлаган. Күптән түгел генә аның чыганакларын Оренбург өлкәсендә тапканнар.
Узган елда гына да "төерле дерматит" Россиянең 16 төбәгендә ачыкланган. Рәсми мәгълүматлар буенча, инфекцияне эләктереп, 18 мең баш терлек зыян күргән. Шуларның 1,5 меңе үлгән, калганнарын юк итәргә мәҗбүр булганнар. Әлеге саннар буенча гына да инфекциянең ни кадәрле зыянлы икәнен аңларга була.
"Төерле дерматит" белән авырган терлекне ничек ачыкларга мөмкин?
Беренчедән, аларның продукция җитештерүчәнлеге кискен кими. Алга таба да алар нормаль халәттә тереклек итә алмый.
Бу авыру үгезләргә дә зыян сала. Аларның мәние аша авыру башка сыерларга күчү мөмкинлеге дә бар.
- Сыерларның нормаль температурасы 38-38,5 градус булса, инфекция эләккән очракта, ул 40-41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Мал нормаль рәвештә ашаудан туктый. Шулай ук аның бөтен тәнендә, бигрәк тә корсак һәм җилем тирәләрендә төерләр барлыкка килә.
Сыерларның сөте алсу төскә керә, нәтиҗәдә исә аларны бөтенләй савып булмый башлый. Бу вирус күпмедер дәрәҗәдә чәчәк авыруына охшаган. Инфекция нигездә пар тояклыларга гына кагыла. Кеше өчен исә зыяны юк, - дип аңлатма бирә белгечләр
- Авыруның инкубация өлеше 3-30 көн дәвам итә. Сез тышкы яктан сәламәт терлек сатып алырга мөмкинсез. Ә күпмедер вакыттан соң аларның проблемалары башлануы ихтимал. Алай гына да түгел, чирле терлектән инфекция башкаларга да күчеп, аларны да зарарлаячак.
Авыру иярмәс өчен, беренчедән, төрле көтүдән булган малларны су эчәргә алып барганда бутамау киңәш ителә. Икенчедән, инфекциянең билгеләре күренә башлауга, шунда ук мал табибларына мөрәҗәгать итү мөһим. Шулай ук авыру малны башкаларыннан тиз арада аерырга кирәк.


Район ветеринария берләшмәсе
intertat.tatar/avyil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250