Терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
Әле кайчан гына басу-кырларга язгы кыр эшләренә чыккан идек, инде терлек азыгы әзерләү эшләренә дә кереште хуҗалыклар
Әле кайчан гына басу-кырларга язгы кыр эшләренә чыккан идек, инде терлек азыгы әзерләү эшләренә дә кереште хуҗалыклар. Соңгы арада яуган яңгырларны авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бигрәк тә көтте. Чөнки үсемлекләрне тукландыру башкарылган иде һәм, әлбәттә, инде күпьеллык үләннәрдән беренче кат сенаж сала башлау көн кадагында торды.
Терлек азыгы әзерләү эшенә керешкәнче һәрбер хуҗалыкта техникалар әзерлеге тикшерелеп узды. «Дуслык» җәмгыятендә үткәрелгәнендә миңа да катнашырга туры килде. Басуга алып чыгып тезеп куйган техникалар яныннан узганда иң беренче күзгә ташланганы ул, әлбәттә, соңгы елларда биредәге техника паркының яңартылуы булды. Елдан-ел заманча, көчле егәрлекле техникалар артып тора җәмгыятьтә. Бу хакта һәм кадрлар белән эш торышы ничегрәк булуы турында «Дуслык»ның баш инженеры Рамил Гарифуллин белән аралашып алдык.
– Соңгы ун ел эчендә чынлап та машина-трактор паркын яңарта башладык һәм өстенлекне күбрәк чит ил техникаларына бирәбез. Башта «Магдон» алынды, аннан соң «Ягуар», болар ике комбайнны алыштырырдай көчле техникалар. Боларда инде безнең тәҗрибәле механизаторлар эшли. Шушы көннәрдә «КВК-800» дигән тагын бер терлек азыгы әзерләүче комбайн заводтан кайтыр юлга чыгарга тиеш.
Шулай ук соңгы елларда чит илдә эшләнгән печән түкли һәм рулонлый торган «KUHN» һәм «KRONE» пресслары алдык. Берсе измельчительле, ягъни турап тутыра торган, икенчесе прессованый. Болар да ике техниканың эшен эшли торган транспорт чаралары. Шулай ук 2022 елда көздән «YTO» тракторы алдык. Ашлык җыючы комбайннарга килгәндә, соңгы елларда аларны да яңартабыз. 2021 елда «Класс Тукано» комбайны алдык, ул шулай ук үзен яхшы күрсәтә, көзен кукурузны да шуның белән сугабыз.
Тагын бер «Класс» комбайны алырга дигән планыбыз бар. Елдан-ел диярлек механизатор-игенчеләр дә кимеп бара, шуны да уйлап, берничә эшне берүзе башкара торган дәүрәк техникалар белән, аз чыгым белән эшләргә планлаштырабыз. Фермага «АКМ-14» алдык, ул 21 кублы, бер керүдә бер ферманы ашатып чыга. Яңа техникаларда эшләргә шофер-механизаторларга да уңайлы, алар заманчалаштырып, кеше комфорты өчен уйланып эшләнгән бит инде.
Техникаларны иярләүче шофер-механизаторларыбызның да һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара. Шулай да «Ягуар»да хезмәт куючы Олег Яковлевны мактап үтәсе килә, бик әйбәт эшли ул. Аның икенче техникасы – «ДТ-75» тракторы да бар әле. Аның белән кыр эшләрен башкара, ә кыш көне гаражда «СБГ-15» тырмалары җыя. 68 яшендә дә җир җимертеп эшләп йөрүче Геннадий Ефремов бар. Быел ул «ДТ-75» белән чәчү дә чәчте. Кышын кар эттереп, урамнан керми, яз җитүгә басу-кырларга чыгып китеп, эштән тәм таба. Шулай ук «К-744» тракторы белән «Полярис» чәчү комплексында эшләүче Евгений Петровның да хезмәтен ассызыклап үтәсе килә. Кукуруз чәчүдә тырышып хезмәт куючы Алексей Усманов белән Илшат Салихҗанов та үзләренә йөкләнгән эшне кыска срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыктылар.
Пресста «YTO» тракторы «KUHN» прессы белән Петр Трофимов, «МТЗ-82» тракторы һәм «KRONE» прессы белән Виталий Шадров эшли. Петр Трофимов белән Виталий Шадров шулай ук икесе дә чәчүдә дә эшләделәр. «Класс Аксион» тракторында эшләүче Виталий Кешишев җир тырмалауда һәм 12 метр киңлектәге «Полярис» культиваторы белән күлтиләүдә хезмәт куйды. «Т-150» тракторларында язгы кыр эшләрендә тырышып эшләгән Марат Басыров, Раузит Хәкимов, Сергей Кузнецов һәм Виталий Овчинниковның хезмәтләренә дә югары бәя бирерлек, – дип үз эшләренең осталары белән таныштырып узды озак еллар инженерлык вазифасын башкаручы Рамил Гарифуллин.
28 май көнне тәҗрибәле, уңган ике комбайнчы Алексей Усманов белән Гадил Хәкимов күпьеллык үләннәрне урырга чыккан, шушы көннәрдә инде сенаж салу эше дә башлап җибәрелде «Дуслык»та. Терлек азыгы әзерләү, киләчәк уңыш өчен бүген нинди эшләр башкарыла, бу хакта инде хуҗалыкның баш агрономы Сергей Чириков белән аралаштык.
– Терлекләргә моноазык ашата башлаганнан бирле без яшел масса ашатмыйбыз, шуңа да күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең барлык мәйданнары да сенажга алына. Быел инде без күбрәк бөртеклеләргә өстенлек бирдек, чөнки терлек азыгын узган ел мул запас белән әзерли алдык. Көздән 374 гектар мәйданда чәчү эшләре алып бардык. Шуның 180 гектарын көзге бодай тәшкил итә һәм 194 гектарында арыш. Арышның 114 гектары бик әйбәт чыкты, 30 гектар мәйданга арпа өстәп чәчтек. Бодайның шулай ук ярты мәйданына өстәп чәчәргә туры килде. Алай да орлыкка алырга чиста арыш та, бодай да калды. Язның иртә килүе җирләрнең вакытында җитешүенә бик зур плюс булды, язгы кыр эшләрен вакытында башлап, 13 апрель көнне чәчүгә керештек һәм 29 апрельдә инде бөртеклеләрне чәчүне төгәлләдек тә. Арпаны 1017 гектар мәйданда чәчтек, шуның 519 гектарында Саатбау фирмасыныкы, аңа югары аксымлы булганга өстенлек бирдек, калган гектарларда «Раушан» һәм «Нур» сортлары. Бодайның «Ульяновская 105» һәм «Аль Варис» сортлары белән эшлибез, солы 110 гектарда, шуның 26 гектарында элита, калган мәйданнарда беренче репродукцияле сортлар, борчак 100 гектарда, анда шулай ук супер элита сорты, виканың орлыкка сугыла торганы 30 гектар мәйданда һәм кукурузның 200 гектарын орлыкка алырга планлаштырабыз. Кукурузның гомуми мәйданы 500 гектар, бу узган елдан кимрәк, чөнки әйтеп үткәнемчә, терлек азыгы запасларыбыз күп. Кукурузның 150 гектарында үзебезнең ил сорты – «Ладужский 191» һәм калганында чит ил сорты «Лимагрейн». Бүгенге көндә дә киләчәк уңыш өчен тиешле барлык агротехник чараларны башкарабыз, тамырдан тукландыру эшләрен төгәлләдек, анда «YTO» тракторы белән Петр Трофимов эшләде, аңа Фәнил Шәфигуллин белән Альберт Якупов ярдәм итте, ашлама алып чыгу эшен Константин Николаев башкарды. Икенче агрегат белән башта чәчү чәчкән Виталий Шадров эшләде, аңа Раниф Нурзадин белән Илшат Мотыйгуллин ярдәм итте. Ашламаны Александр Закиров ташып торды. Төнге сменада химик эшкәртү эшләрен «Туман 2М» белән Евгений Петров башкара, аңа «КамАЗ» белән Олег Николаев су алып чыгып тора.
Үсемлекләрнең уңышы мул булсын өчен без үзебездән торганны эшләдек инде, тукландырдык, агу сипкәндә өстәмә препаратлар да керттек. Игенчеләрнең тырышлыгына кирәкле яңгырлар да өстәлеп, шул ук вакытта җылысы да булса, бөртеклеләрдән мул уңыш алуга ирешә алырбыз дип өметләнәбез. Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, иң беренче 75 гектарлы басу урылды. Башта ветлаборатория аша өч басуның үләннәре протеинга тикшерелде, шуннан соң эшкә керешеп киттек. Быел да мул итеп терлек азыгы әзерли алырбыз дип ышанабыз, – ди Сергей Чириков.
Планнары чынга ашып, игеннәрдән дә мул уңыш алырга, терлек азыгын да тиешенчә туп-ларга насыйп булсын «Дуслык» җәмгыятенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев