Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек саны артты, бозау алу да күбәйде

Районда терлекчелек тармагының 3 айлык нәтиҗәләре буенча киңәшмә «Татарстан» күмәк хуҗалыгының элекеге савым сыерлар тәрбияләнгән Иске Салавыч фермасында башланып китте.

Урыннарда мегафермалар төзелә һәм элек төзелгән терлек торакларын нәтиҗәле файдалануның татарстанлылар отышлы юлын хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә күрсәттеләр. Бу турыда хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллинның сөйләгәннәрен җиткерәбез:
– 2017 елда 100 башлык савым сыерлары өчен төзелгән ике торакны, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге программага кереп, 4 миллион 500 мең сумлык ремонтлап чыктык, дәүләт аның безгә 30 процентын кире кайтарды.

Мегаферма төзелеп, савым сыерлары шунда күчерелгәч, бу тораклар белән нишләргә дигән сорау килеп басты. Киңәшләшкәч, яшь терлекләрне тәрбияләү өчен үзгәртеп корырга булдык. Хуҗалыкның аерым «родильный» бинасы бар, әмма яңа туган бозауларны, микроблардан, зыянлы мохит чылбырын «өзеп», ничек кенә булса да ул бинадан аерырга дигән фикер бар иде инде. Ахыргы вакытта терлек саны артты, димәк бозау алу да күбәйде. Хәзерге вакытта төп «родильный»да сыер бозаулый, аның бозавына угыз сөте эчертеп, киптереп бераз ныгыгач, бер тәүлек эчендә менә шушында китерелә. Бүгенге көндә 120 баш яшь терлек тупланды, моңарчы бер кеше эшләде (газетага материалны хәзерләгән чорда яшь бозауларга ике хезмәткәрне беркеткәннәр, чөнки бозаулар саны көндәлек артып бара – В.З.). Әлеге торакта таналарны гына туплыйбыз, бу барыннан да элек үзебезгә сәламәт савым сыерларын тәрбияләүгә килеп тоташа. Үгез бозаулар хуҗалыкта күп булса 12-16 ай тәрбияләнә, ә сыерларны ким дигәндә 5-6 ел мул сөт бирерлек итеп тоту максатка туры килә.

Билгеле, биналарны үзгәртеп кору чыгымнар сораган. Монда сөт блогын ремонтланган, бозау читлекләре куелган, стеналарына керамик плиткалар ябыштырылган, 500 меңлек сумга аерым пастеризатор урнаштырылган. Бу җиһазларның уңай ягы шунда, бозауларга эчерткән савытлар, автомат рәвештә, тиешле эремәләр белән юдырыла, кеше факторы юк дәрәҗәсендә. Сөт зур чанда югары температурада пастеризация, ягъни төрле микроблардан арындыру үтә, шуннан соң 38 градуска кадәр ул суытыла, махсус савытларга бүленеп, арба белән терлекләргә өләшеп чыгыла.

Сөт эчертү савытларын резина имчәкләре белән аерым сатып алганнар, бәясе бар – берсе-берсе 3 мең 500 сум. Имчәкләр гади генә түгел, аннан сөтне бозау нәкъ «әнисен» имгән кебек, бераз азапланып, төкерекләрен, күбекләрен чәчеп, тулысынча эшкәртелерлек итеп имә. Бу бозауның сәламәт булып үсүенең бер факторы, диләр монда. Әлеге торакта тана бозауларны 2-3 айга кадәр тотарга уйлыйлар. Яшь бозауларның алларында чиста җылымса су, үзләре җитештерә торган престартер катнаш азыгы куелган, яшь терлекнең үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Хуҗалыкта 200 башлык, элек ремонтланган сыер торагын тагын бер «родильный»га үзгәртүне башлаганнар. Бу да кирәк, чөнки төп «родильный»дан терлекләрен чыгарып, барлык тирес, булган чүпләрдән арындырып, дезинфекция үткәреп, «ял иттерергә» кирәк. Бу эшне тәмамлауга, Сәрдегән фермасында шулай ук 200 башлык бинаны үзгәртеп, ремонтлап, анда да «родильный» эшләргә уйлыйлар.

«Татарстан» хуҗалыгында савым сыерлары көтүен үзләрендә туган тана бозаулар хисабына арттырырга юл тотканнар. Бүгенге көндә ясалма капландыруда, нәкъ менә тана бозау тусын өчен, кыйммәтрәк булса да, махсус орлыклар файдалана башлаганнар.

Зоотехник-селекционер Илдар Фатыйхов әйтүенчә, моңарчы бу орлыкландыру беренче, икенче каплатылучы таналар өчен алып барылса, хәзер инде сыерлар өчен дә кулланырга уйлыйлар. Баштарак туган бозауларның 45-50 проценты тана булса, хәзер инде аларның саны 60 процент, бу санны 70-80 процентка җиткерүне максат итеп куялар икән. Димәк, «Татарстан»да мул сөт савып алуның төп шартларының берсе булган мул сөтле, сәламәт савым сыерларын тәрбияләү юнәлеше игътибар үзәгендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек