Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелеккә бәйле тораклар тамырдан үзгәрде (фото)

«Активист» хуҗалыгының яңа мегафермасы инде уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

Авыл хуҗалыгы районы буларак безнең район республикада алдынгы урыннарда тора. Җитештерүчәнлекне елдан-ел арттыру максатыннан районыбыз хуҗалыклары замана белән бергә атлап, заманча техникалар ала, мегафермалар төзи. Соңгысы эшче кулларга җиңеллек тудыру ягыннан да, яңача технологияләр кулланып, сөт савуны арттыру өчен дә эшләнә. Октябрь аенда «Активист» хуҗалыгында 400 баш сыерга исәпләнгән мегаферма үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Терлекчелек тармагы ел әйләнәсе табыш китерүче тармак булып килә. Дөрес, аның өчен җитәрлек терлек азыгы да, кушылмалар да булу зарур, шул ук вакытта терлекләргә уңайлы шартлар тудыру да кирәк. Һәм бүгенге көндә иң мөһиме терлекчелек тармагында хезмәт куючылар. Алар бербөтен булып эшне алып барганда гына нәтиҗәләргә ирешеп була. Рафил Зәкиев «Активист» хуҗалыгы җитәкчесе булып алты ел элек билгеләнде. Шул вакыттан алып биредә терлекчелек юнәлешендә төрледән-төрле төзелешләр, үзгәртеп корулар булып тора. Җитәкче белән сүзне шуннан башладык. 

— «Активист» хуҗалыгына 2017 елда җитәкче булып килдем һәм шуннан бирле терлекчелек өлкәсендә төрле төзелешләр алып барабыз. 2018 елда родильный фермасы салдык, аңарчы ике ферманы төзекләндергән идек. Иске бозау тораклары таләпләргә туры килмәгәнлектән, такта белән калайдан җылытып, бозау тораклары эшләдек. Кеше хезмәтен җиңеләйтү һәм зоотехник таләпләргә туры килерлек итеп эшләнгән эшләребез болар безнең.

Ә инде мегафермага килгәндә, район хуҗалыкларындагы һәм Удмуртиядәге мегафермаларны караганнан соң, эшчәнлекләре белән танышкач, 2022 елда без дә төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. Мегаферманы салганда кредит алырга туры килде, чөнки бу бик чыгымлы эш, барлык эшләрне, алынган җиһазларны чутлап карасаң, 100 миллион сум тирәсенә эш эшләнде. Быел эшләребезне төгәлләп, октябрь аенда сыерларны керттек. Мегаферма төзүнең беренче төп максаты — кеше хезмәтен җиңеләйтү, икенчесе яңа технологияләрне куллану. Мул сөт саву өчен искечә алымнар белән эшләп булмаганын да, киләчәкне уйлап карасак, кадрлар белән кытлык проблемасы килеп басачагын да аңлыйбыз. 

Әлегә 400 башлык ферма һәм шуңа савым залы эшләнде, анда бер кергәндә 24шәр сыер ике якка кереп баса, тугыз сыер савучы өч сменага бүленеп эшлиләр. Шулай ук аларны ял иттерүче тагын ике кешебез бар. Әлегә кадрлар белән кытлык сизелми сыман, тик мегафермада әлегә сыерлар 400 генә баш, киләчәктә без аны 1000 башка җиткерергә телибез. Ә 1000 баш сыер белән эшли башлагач, 1 сменага 7 сәгать эшләргә туры киләчәк. Ул үзеннән-үзе тугыз кешесез дә булмый дигән сүз. 

— Мегаферма эшли башлаганга бер ай вакыт узды. Нәтиҗәләр күренәме инде? Алар еллык планны үтәүгә йогынты ясаячакмы?

— Әйе, бу мегаферма эшли башлаганга да айдан артты инде. Сыерларны кертә башлаган чорда 18 литр сөт савудан башлаган идек, бүгенге көндә бер сыерга 27 литр сөт савабыз. Өйрәнә өйрәнә әкренләп сөт арта бара. 

Сөт буенча район биргән планнарны үтәп булмый. Безнең 100 башка баш саны да кимегән иде, әлегә узган елгыдан 7,9 %ка артыграк сөт савып барабыз. Моңарчы 10-17%ка да арттырып үти идек. Икенче елга баш саннарын арттыргач, план да үтәлә башлар дип ышанып, өметләнеп калабыз. Ит планын ел ахырына кадәр үтәп бетерәчәкбез. Ә терлекләрнең артымы бик яхшы бара. Барлык баш санының уртачасын алып караганда, 996 граммны тәшкил итә. 

— Рафил Наилевич, мегафермада терлекләр санын 400дән 1000гә арттыру максаты белән эшлибез дидегез, җитәрлек терлек азыгы запасы бармы? 

— Әйе, бүгенге көндә ике еллык запасыбыз бар. Ел саен 50 шәр гектар кукуруз басуларын арттырабыз. Киләсе елга 500 гектар чәчәрбез дип торабыз. Ахыргы ике елда читкә чыгып азык әзерләмәдек, үзебездә үскән кадәре белән чыгышланып барабыз.

— Терлекчелек тармагында хезмәт куючылар белән дә таныштырып узыгызчы?

— Мал табибы Александр Караваев гомере буе безнең хуҗалыкта эшләгән кеше. Дорга фермасындагы терлекләрне ветфельдшер Ирина Романова карый. Терлекләрнең сәламәтлегенә кагылышлы бөтен эшләрне алар үзләре башкарып баралар. Улисьял фермасы мөдире Фәрит Җәләев шулай ук хуҗалыкта озак еллар эшләүче белгечебез, ә Дорга ягында ферма мөдире вазыйфасын Нина Чумакова башкара. Зоотехник егетебез Александр Семенов яшь булуына да карамастан, терлекчелек тармагындагы эшебезне алга җибәрү өчен яңалыклар да кертә, башкалар белән аңлашып, матур итеп эшли. Сыер савучыларыбызның һәрберсенә тырышып эшләгәннәре, матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар — Маргарита Федорова, Зинаида Федорова, Наталья Шубникова, Светлана Емельянова, Жанна Андреева, Нина Дмитриева, Юлия Иванова, Лидия Дмитриева, Алевтина Кондратьева, Серафима Кугергина, Валентина Кугергина, Светлана Кугергина, Валентина Изергина. Люция Соловьева бозау карый, аларның да эшләре зур мактауга лаек, һәрберсендә бер килограммнан артык артым бара. Елена Иванова, Людмила Данилова тана караучылар, Эльвира Васильева белән Людмила Изергина родильный бүлегендә хезмәт куялар, аларга Олег Изергин ярдәм итә. Әлеге бүлек тырышып эшләмәсә, хуҗалык эшчәнлегенә ул бик зур йогынты ясар иде. Ясалма орлыкландыручылар Людмила Максютова һәм Фәридә Гыйләҗеваның хезмәте нәтиҗә бирмәсә, терлекчелек алга бармас иде. Дорга ягында Миләүшә Садыкова, Валентина Сафиуллина — тана карауда, Олег Камаев үгезләр симертүдә тырышып эшлиләр. Селекционер Римма Низамова, операторлар Нина Васильева, Радик Кугергин, Руслан Андреевлар хезмәте дә зур мактауга лаек. Сыер савучылар: Анна Тургенева, Ольга Тургенева, Мария Газизова, Светлана Афанасьева, Энҗе Рябчикова, Зөлфия Ефремова, Сания Петуховаларга да тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. 

— Терлекләрдәге авырулар белән көрәш ничегрәк бара? Элек-электән килгән тояк авыруы сезнең хуҗалыкта бармы?

— Әйтеп узганымча, терлекләрнең сәламәтлегенә бәйле бөтен мәсьәләне үзебезнең мал табибы Александр Караваев карап тора, аның ике ярдәмчесе дә бар. Киров өлкәсе Аджим районыннан махсус кешеләр килеп тоякларны елга ике тапкыр кисәләр иде. Быел Дорга ягында алар кисте, ә Улисьял ягында Вологдадан килгән компания эшләде. Алар яңадан тояк эшкәртергә гыйнвар аенда киләчәк, елга өч тапкыр эшкәрттерербез дип торабыз. Ә дәвалавын мал табибыбыз үзе башкара. Күргәнегезчә, элекке авырулар — ящур, бруцеллез яңадан баш калкыта башлады. Шул сәбәпле фермаларны ябык режимда эшләтергә тырышабыз. Моның өчен яңадан өстәмә эшләр башкарырга туры килә — коймалар тотасы, пропускной эшлисе. Бу авырулар безне читләтеп узсын иде. Һәрберебезгә дә уңышлы гына эшләргә насыйп булсын!

— Рафил Наилевич, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Үзалдыгызга куйган максат-бурычларны җиңеллек белән үтәп барырга язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек