Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек куркыныч астында

Чир керсә, бар хайванны яндырасы була

Бүген район советының утырышлар залында, Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыйгуллин катнашында, терлекләрне куркыныч яный торган төерле дерматиттан, тилчә авыруыннан саклау буенча киңәшмә булды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары, терлек сату белән шөгыльләнүчеләр һәм башка бу өлкәдә җаваплы иптәшләр чакырылган иде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов алып барды.

"Терлекчелек куркыныч астында, - ди Габделхак Мотыйгуллин.- Чир керсә, бар хайванны яндырасы була, бу  инде беттек,  дигән сүз. Шуңа күрә хәзер җирлекләрдә халык җыеннары бара, халыкка  аңлатыгыз, төшендерегез, урыннарга барыгыз, сөйләгез..."

Төерле дерматит (нодуляр) гыйнвар аенда  Сарман районында табылды. Төерле дерматит белән авырган терлекнең хәле начарая, аз ашый, температурасы югары була. Малның тәнендә төерләр барлыкка килә. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, терлекләрне юк итәргә туры килә. «Мондый хәлне күргән юк иде», дип яза матбугат ул як халкының фикере турында. Чир табылган Югары Чыршылы авылында карантин игълан иткәннәр, авыру малларны яндырганнар. Хуҗалыктагы абзарларны дезинфекцияләгәннәр, идәннәрне яндырганнар. Калган бөтен хуҗалыктагы малларга вакцинация үткәргәннәр.

Ветеринарлар мал асраучы хуҗалыкларга тиешле санитар таләпләрне үтәргә, терлекләрдә төрле чирләр ачыкланган төбәкләрдән Татарстанга мал-туар алып кайтмаска киңәш итә. Документы булмаган терлекне сатып алмаска кирәк. Йорт һәм кыргый хайваннар арасында үлем-китем очраклары күзәтелсә, районнарның ветеринария хезмәтенә, дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә, кичекмәстән, мөрәҗәгать итегез.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районга чит төбәкләрдән терлек кертүне тыйды, бу юнәлештә хокук саклау органнарына, җирлек башлыкларына ныклы контроль булдырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дерматит