Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек: минуслар һәм плюслар

Район күмәк хуҗалыкларының 20се дә бүген нигездә сөт җитештереп сатып алган акчага яши. Быелгы өч кварталда сөттән район буенча 742 миллион 218 мең сум акча керде.

Иң зур керем «Татарстан», «Дуслык», «Игенче», «Кызыл юл» хуҗалыкларында 60-50шәр миллион сумнан артып китә. Сөт сатудан тугыз айда район буенча 258 миллион 461 мең сум табыш алынды. Бу тармакта рентабельлелек дәрәҗәсе арта. Узган ел 9 айда 43,9 процент булса, быел шушы чорда 53,4 процент булды. Чыгымнарны аз тотып күбрәк продукция җитештерү, аның үз кыйммәтен киметү бу тармакны тагын да нәтиҗәлерәк итәр, күбрәк файда бирер иде.
Хуҗалыклар арасында сөт җитештерүнең 9 айлык рентабельлелек күрсәткечләре (процентларда).
Труд 77,4
Бөрбаш 69,2
Яңа тормыш 68,9
Татарстан 65,9
Дуслык 64,7
Маяк 64,7
Кызыл юл 63,3
Игенче 60,5
Кама 60,1
Уңыш 58,0
Смәел 56,5
Арбор 47,5
Борнак 46,1
Алга 45,4
Активист 45,0
Сосна 34,4
Тимирязев исем. 34,1
Сорнай 33,4
Тукай исем. 30,2
Якты юл 29,8
Кайда сыерларның продуктлылыгы кечкенә, савым түбән, шунда сөтнең рентабельлелек дәрәҗәсе дә әйбәт түгел. Район хуҗалыкларында узган 9 айда факттагы бер сыерга савып алынган сөт түбәндәгечә булды (килограммнарда), сводкадагы икенче баганадагы сан 2013 елның шул чорына карата плюс яки минус.
Татарстан 4266 + 313
Яңа тормыш 4208 + 148
Сорнай 3984 +221
Кызыл юл 3958 +922
Алга 3823 +5
Бөрбаш 3673 +85
Активист 3660 +523
Кама 3655 +378
Дуслык 3628 -103
Уңыш 3614 +283
Маяк 3596 + 110
Игенче 3578 +210
Труд 3531 +28
Смәел 3465 +220
Сосна 3313 +291
Якты юл 3250 +69
Арбор 3239 -171
Тимирязев ис. 3188 -498
Тукай исем. 3113 +203
Борнак 2745 -146
Район буенча 3603 +160
Сөтне күп җитештергән күп итеп сата да ала билгеле. Быел 1 октябрьгә физик авырлыкта сатылган сөт (тонналарда).
Татарстан 3594
Дуслык 3147
Игенче 2860
Кызыл юл 2798
Ә иң азы «Уңыш»та. Нибары 1090 тонна. «Борнак» - 1123, «Арбор» - 1271, Тукай исемендәге хуҗалыклар 1479 тонна гына сөт саттылар. Гомумән, сөтчелектә әле файдаланылмаган резервлар, бу тармакны тагын да табышлырак итү өчен мөмкинлекләр күп. Район хуҗалыкларында ит җитештерү өлкәсендә дә эш үзагымына куелган дигән фикер кала. Бу тармакта быел тугыз айда рентабельлелек дәрәҗәсе минус 8,5 процент кына булды. Бу минуска иң зур өлешне түбәндәге хуҗалыклар кертте. Сводкада тугыз айда мөгезле эре терлекләрдән артым алу буенча рентабельлелек дәрәҗәсе (процентларда минус белән).
Уңыш 44,2
Тукай исем. 32,8
Игенче 29,8
Якты юл 27,8
Арбор 25,9
Районда 9 хуҗалык кына терлекләрдән артым алудан беркадәр табыш ала алды. Аның иң зуры - 1 миллион 874 мең сум - «Смәел» хуҗалыгында. Биредә дә симертүдәге терлекләрнең тәүлеклек артымын тагын да арттырсалар, табыш алу күләме дә бермә-бер артык булыр иде. Симертү группасындагы терлекләргә караш район буенча начар. «Кама», «Яңа тормыш», «Татарстан», «Борнак», «Кызыл юл» хуҗалыкларыннан тыш, барысында да тугыз айда һәр үгездән 800 граммнан ким артым алынган. «Труд», Тукай исемендәге, «Игенче», «Уңыш» хуҗалыкларында ул 600 граммга да җитми. Бу очракта терлекләрне симертү группасында тотабыз дип йөрү кирәкме соң?!
Дуңгызларны бетерергә өлгермәгән хуҗалыкларга бу тармак 21 миллион 336 мең сум табыш китерде. Рентабельлелек 22,1 процент бул¬ды. Монда иң яхшы нәтиҗәгә 9 айда дуңгызлардан 350 граммнан күбрәк тәүлеклек артым алган «Кама», «Труд» хуҗалыклары иреште. Ә менә һәр дуңгызның тәүлеккә 257 грамм гына үсешен тәэмин иткән «Активист» хуҗалыгы минуска эшләде. Дуңгызчылыктан табыш алуга соңгы вакытта бу төр иткә сатып алу бәяләренең нык артуы да тәэсир итте. Димәк, авыл хуҗалыгында кисәк бер чиктән икенче чиккә сикермичә, һәр өлкәдә уйлап, эзлекле эш алып баручылар ота. Ә инде эшләп-эшләп тә гел зыян китергән тармактан котылсаң да буладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250