Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектә ни хәлләр бар ягъни «Смәел» күмәк хуҗалыгында узган киӊәшмә турында (фото)

Сишәмбе көнне «Смәел» күмәк хуҗалыгында районыбыз икътисадында хәлиткеч роль уйнаган терлекчелек тармагыныӊ 11 айда усешенә багышланган зур киӊәшмә булды.

Анда Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры эшли торган кайбер оешма җитәкчеләре катнашты.
Киӊәшмәгә чакырылучылар иӊ элек хуҗалыкныӊ терлекчелек биналарында булдылар, андагы эш шартлары һәм терлекләрне ашату, югары продукция алу өчен кулланыла торган ысуллар белән таныштылар.
Соӊынан Смәел авыл мәдәният йортында булган җыелышта районда 11 айда терлекчелекнеӊ торышына җентекләп бәя бирелде, елны уӊышлы тәмамлау өчен бурычлар билгеләнде. Бу турыда алдарак танышырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250