Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектә үсеш дәвам итә

Норма авылы мәдәният йортында, агымдагы елның дүрт аенда терлекчелектә эшнең торышы һәм беренчел хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ачыклау юнәлешендә, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре белән киңәшмә булып узды.

Бүгенге чорда мул сөт саву яисә артым алу терлекләрнең нәселенә турыдан-туры бәйле. Һәм бу эшнең әһәмиятен аңлап киңәшмәдә терлекләрнең нәсел эше белән шөгыльләнүче “Диалог Трейд” ширкәтеннән белгечләр чакырылган иде. Аларның чыгышыннан соң, фәнни күзлектән чыгып көтүлекне яңарту, аны яхшырту мәсьәләләре буенча әле районда эшлисе, башкарасы эшнең күләме чиксез кебек тоелды.

Ә терлекчелектә  4 айлык эш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

– сөт җитештерү 11 процентка,

– ит җитештерү 5 процентка,

– баш саннары: мөгезле эре терлек – 2  процентка, дуңгыз – 10,  дуңгыз баласы алу – 3  процентка узган елга караганда арткан.

Күзгә бәрелеп торган җитешсезлекләр дә бар: дуңгыз баласы алу агымдагы елның апрель аенда 195 башка, ел башыннан 239 башка, колын алу узган елдан 12 башка кимрәк булды. Дуңгыз һәм ат ите җитештерүнең кимүен дә танырга кирәк.

1 майга район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 39024 булып, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 580 башка күбрәк булды, ел башыннан 1466 баш санына артты. Терлеге болай да күп булган «Татарстан» хуҗалыгы – 189 баш, «Труд» белән «Борнак» – 107шәр, «Якты юл» – 105 башка арттыра алдылар.

Шул ук вакытта районда мөгезле эре терлекләрнең баш санын кимүгә юл куйган хуҗалыклар да бар. «Смәел», «Алга», «Маяк» хуҗалыгы белгечләренә бу очракта уйланырлык  урын бар.

Хуҗалыкларда атларның баш саны 1352гә җитте һәм бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 29 башка күбрәк булды.

Акча кеременең төп өлешен тәэмин итүче сөтчелектә үсеш дәвам итә. Район хуҗалыкларында 4 айда 30661 тонна сөт савып алынды, бу узган елның 4 аенда савылган сөттән 3154 тоннага күбрәк. Тимирязев исемендәге, «Кызыл юл», «Якты юл», «Кама», «Арбор», «Уңыш» хуҗалыклары бу тармакта үсешне 20-26 процентка арттыра алдылар. Хуҗалыклар алдында еллык сөт җитештерүне 15 процентка арттыру бурычы куелганын исәпкә алсак, районның ярты хуҗалыгына бу бурычны үтәү өчен киләчәктә шактый тырышасы була. «Смәел» хуҗалыгы узган елга караганда 363 тонна, «Игенче» 151 тонна, «Алга» 20 тоннага кимрәк сөт савып алдылар.

Бүгенге көндә һәр басып торган савым сыерының мөмкин кадәр күбрәк сөт бирүенә ирешү мөһим. Бу очракта нәсел эше белән бергә терлекләрне ашату, азыкның балансланган булуы алгы планга чыга.

Агымдагы елның апрель аенда «Кызыл юл»да – 53, «Дуслык»та – 47, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта савым сыерларының 44 проценты 25 килограмм һәм аннан да күбрәк сөт бирсә, «Арбор», Тукай хуҗалыкларында бу күрсәткеч 10 проценттан артмый. Район буенча алганда, савым сыерларының өчесенең берсе 25 килограмм яисә аннан да күбрәк сөт бирә. 

Район хуҗалыкларында җитештерелгән 30661 тонна сөтнең 95 проценты ягьни 29063 тоннасы 3,80 процент майлылык, 3,12 процент аксым белән 99,68 проценты югары сортлы итеп сатылды.

Балтач сөт-май комбинаты районда җитештерелгән сөтнең 55 процентын, ягъни һәр килограмм сөтне уртача 25 сум 31 тиенгә сатып алган. Биектау сөт комбинатына районда савылган сөтнең 41 процентын тапшыралар һәм алар һәр килограмм сөт өчен 25 сум 9 тиеннән исәп-хисап ясаган. «Ува-молоко» ширкәте районда җитештерелгән  4 процент сөтне 25 сум 50 тиенгә сатып алган. Хуҗалыклар арасында сөтне чагыштырмача кыйммәт итеп, һәр килограммын 25 сум 70 тиен һәм 25 сум 6 тиенгә «Игенче» һәм «Татарстан» хуҗалыклары сата. Иң түбән бәя «Якты юл»да –24 сум 68 тиен һәм «Уңыш»та – 24 сум 70 тиен  булды. Район буенча бер килограмм сөтнең уртача бәясе  25 сум 23 тиен тәшкил итте. Узган ел бу сан 24 сум 63 тиен иде.

Район хуҗалыкларында дүрт айга барлыгы 2409 тонна ит җитештерелеп, ул узган елның шушы чорына караганда 108 тоннага күбрәк булды. «Татарстан» – 39 тонна, «Яңа тормыш» –21, «Якты юл» – 19, «Труд» – 15 тонна итне күбрәк җитештергәндә, «Дуслык» –16, «Кама» – 8, «Арбор» һәм «Маяк» хуҗалыклары алдагы елга караганда 5әр тонна ит  кимрәк җитештерде.

Район буенча симертү терлекләреннән алынган тәүлеклек артым ел башыннан уртача 834 грамм булды. «Активист»  хуҗалыгында бу күрсәткеч 1 килограммнан да артып китте. Яңадан 6 хуҗалыкта тәүлеклек артым 900 граммнан югары булды, әмма Тукай исемендәге һәм «Алга» хуҗалыкларында бу күрсәткеч 700 граммга да тулмады. Киләчәктә ит җитештерү буенча куелган планнарны үтәүгә һәм аның үзкыйммәтен киметүдә бу зур комачаулык китерәчәге көн кебек ачык.

 

 

Хәлим Рәхимуллин,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев