Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычына бәйле рәвештә, карантин кертү турында ТР Президенты Указы чыкты

ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга һәм аларның куркыныч булуы сәбәпле, 28 гыйнварда ТР Президентының карантин кертү турындагы 70нче номерлы Указы чыкты.

Карантин Алексеевск районының Ромодан, Апас районының Иске Әнәле авылы, Сарман районының Кәүҗияк авылларында игълан ителде.
Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Әтнә районының Олы Әтнә авылындагы Гагарин урамы, Саба районының Лесхоз бистәсендәге Детсад урамы, Саба районының Кече Кибәче авылындагы Маркс урамы, Саба районының Олы Нырты авылындагы Муса Җәлил урамы, Спас районының Красный Вал авылындагы Яңа урамы.
Әлеге территорияләрдә карантин гамәлдә вакытта йорт хайваннарын сату, читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләр тоту; котыру авырулы яисә сәламәтлеге шик тудыра торган хайваннарны чалу; авыру малларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату тыела.
Шулай ук сәламәт терлекләрнең тиешле тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сатарга, ризыкка кулланырга һәм дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән читкә чыгарырга ярамый.
Указда карантин, зарури чаралар күрү шарты үтәлгәндә, терлекнең котыру белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән ике ай вакыт узгач бетерелергә тиешлеге билгеләнгән. Аның үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты контрольда тота, дип хәбәр итә «Татар-информ» сайты.
Фото: http://www.ria-bashkiria.com/news/12338.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250