Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекләргә азык туплар чак

Авыл хуҗалыгында бер ел икенчесенә охшамый. Менә быел да яз иртә килде, инде 26 мартта кырга чыктык, туфрак та искиткеч дип сөенергә өлгермәдек, апрель-май айларында булган тотрыксыз һава бөтен планнарны үзгәртте дә куйды.

Нәтиҗәдә язгы кыр эшләре печән өсте белән тоташа язды.

Авылларда бу көннәрдә ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелә башлады инде. Дөрес, әле ара-тирә генә. Иң тынгысыз, өлгер хуҗалар гына, бер эш булса да кими торсын дигәндәй, әле печәннең калынлыгы үзләре теләгән күләмдә булмаса да (шәхси хуҗалыклар күбрәк печәннең күләме турында кайгырта), беренче катын чабарга кереште, кемдер малларына көндәлек  ашату өчен дип чаба. Ни генә дисәк тә, печән өсте җитте.

Район башлыгы карары белән 1 июньнән инде хуҗалыкларга терлек азыгы хәзерләргә керешү бурычы куелды.

Соңгы вакытта булган яңгырлар, җылы көннәр үләннәрнең үсешен, өлгерешен тизләтте. Берьеллык, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә. Кыш буе малларга югары сыйфатлы, энергиягә бай терлек азыгы ашатам дисәң, терлек азыгы хәзерләүгә шулкадәр иртәрәк керешергә кирәк. Үләннәрне чәчәк ату алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк булуын, соңга калып җыйганда аларның 40-50 процентка кимүен онытмаска кирәк. Күләм турында уйлап, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдырырга ярамый. Димәк, тагын бер бик тә җаваплы кампаниягә старт бирелде.

Терлекчелекнең район хуҗалыкларында акча кертүче төп тармак икәнен күпләр яхшы белә. Бу очракта аның торышыннан, җитештерелгән сөт һәм итнең сыйфаты һәм үзкыйммәтеннән соңгы нәтиҗә – икътисадның нык булуы тора. Терлек азыгының сыйфаты бу юнәлештә иң әһәмиятле өлеш икәнен истән чыгармаска иде. Бүгенге заманда терлекләргә бирелә торган азыкның ел әйләнәсендә бертөрле итеп бирелергә тиешле икәнен аңлап, һәр шартлы терлеккә кимендә 28 азык берәмлегенә күчереп исәпләгәндә терлек азыгы булдыру алшарт итеп куелды. Алай гына түгел, терлекчелек үсештә булсын дисәк, табигать шартларының тотрыклы булмавын искә алып, азык запасының ел ярым-ике елга җитәрлек булуын тәэмин итү безнең бурыч булып тора.

Шушы максатлардан чыгып, терлек азыгы хәзерләү чорында 32 540 тонна печән (хуҗалыкларга бирелә торганын да исәпләп), 152 070 тонна сенаж, 108 700 тонна силос тупларга кирәк булачак. 60 мең тонна бөртекле ашлык ел дәвамында терлек азыгы хәзерләү, баету өчен тотыла. Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда терлек санының ай саен артып баруын искә алсак, бу күләмнәрнең тагын да артуын күзалларга була. Ә моның кадәр терлек азыгын булдыру, аны сыйфатлы һәм кыска срокларда туплау хуҗалыклардан зур өлгерлек сораячак. Ә бу турыдан-туры азык хәзерләү техникасының торышына, аның төзеклегенә бәйле.

Район хуҗалыкла-рында тракторларга тагылмалы 33 печән чапкыч, 29 печән әйләндергеч, 47 тырма һәм 62 пресс-подборщик бар. Шулай ук үзйөрешле «MacDon», «NEW HOLLAND» тибында 24 печән чапкыч, «ДОН-680М», «Полесье», «Jaguar» («Ягуар»), «John Deere» («Джон Дир») маркалы 44 үзйөрешле терлек азыгы комбайны бар. Аларның һәрберсенең бәясе дистә миллионнар белән исәпләнгәнен искә алсак, нинди зур бәһале техника тупланганын ачык күзалларга мөмкин.

Заманча, зур егәрлекле һәм җитештерүчән терлек азыгы техникасын сатып алуда, булдыруда «Татарстан», «Дуслык», «Яңа тормыш», «Кызыл юл», Тимирязев исемендәге һәм «Труд» күмәк хуҗалыкларының максатчан эш алып баруларын билгеләп узарга кирәк. Нәкъ шушы хуҗалыкларда елның-елында эш темпының югары булуына аптырыйсы юк.

Терлек азыгы туплау чорында механизаторларга эшнең күләме һәм шуннан чыгып хезмәткә түләү, өстәмә кызыксындыру чараларын билгеләү, аның аңлаешлы һәм ачык булуын тәэмин итүдә хуҗалыкларның икътисад буенча белгечләренә зур бурычлар йөкләнә. Кырларда, терлек азыгы туплаган җирдә көндәлек булу, эш күләменең төгәл үтәлешен алу һәм һәр эшче көндәлек күпме хезмәт хакы эшләгән – болар барысы көн саен чагылыш табарга тиеш. Шулай ук, урыннарда алдынгы механизаторларның фамилияләрен яктыртып, «Яшен»(«Молния»), «Хәбәрләр» һәм башка төрле чаралар аша халыкка җиткерүне җайга салырга кирәк.

Бүгенге көндә урыннарда һәр техниканың төзеклеген тәэмин итү, эшләтеп, сынап карау бик мөһим. Шушы максатлардан чыгып, район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе урыннарда комиссия белән булып, техниканың торышын тикшерү алып бара. Аның нәтиҗәләрен алдагы саннарда яктыртырбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев