Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Теш чыкканнан эшләдек”

Арбаш авылында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе әбиләр әйтмешли теш чыкканнан эшләгән кешеләр. Гаилә башлыгы Мәсхүт абый «Игенче» күмәк хуҗалыгының алдынгы механизаторы булса, тормыш иптәше Ләйсән апа абруйлы терлекче. Инде уллары Булатның да техникага утырганына дистә ел.

- Мәктәпне тәмамлагач та, комсомол путевкасы белән колхозда эшкә калдык. 300 сум акча һәм сәгать ул заман өчен зур стимул иде, - дип искә ала ул чакларны Ләйсән апа.

Булачак тормыш иптәше Мәсхүт белән дә эш арасында таныша алар. Тырыш, максатчан яшь егет белән кыз очрашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй итәләр. Төп нигезне балкытып өч бала - Марат, Булат, соңрак Айсылу дөньяга аваз сала.

Ләйсән апа да, Мәсхүт абый да эшләрендә алдынгылыкны бирми. Исемнәре мактау тактасыннан төшмәгән Әхмәтшиннар уртак көч белән төп нигезне яңабаштан эшләп чыга. Тырыш хезмәт үрнәгендә тәрбияләнгән балалар да әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Уллары Марат белән Булат кечкенәдән әтиләре янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, соңрак үзләре дә комбайн руле артына утыра. Олы уллары армия сафларында булып кайтканнан соң, Казанда эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Икенче уллары Булат исә, "Игенче" хуҗалыгында "МТЗ-82" тракторында эшли. Нигездә, яшьләр авылда калмый, калага китү ягын карый. Ә Булат туган авылында, төп нигездә калып, әти-әнисенә терәк булып яши һәм әйтергә кирәк җәмгыятьнең өметле механизаторы. Бергә эшләгән иптәшләре генә түгел, җитәкчелек тә аның хакында җылы фикерләр әйтте. Булат кебек авылда эшкә калган егетләр аз түгел икән әлеге җирлектә. Эшләгән кешегә вакытында акчасы түләнгәч, эшләргә эше булгач, алар канәгать. Очрашуга дип килгәч, без Булатны амбарда очраттык. Малларга дигән печәннәрне махсус тураткыч аша ваклап, фермаларга озаткан вакытлары иде. Эшләре тыгыз булса да, сөйләшергә җай тапты.

- Техникага утырганыма шактый инде. Армиядән кайткач өр-яңа «МТЗ-82» тракторы бирделәр үземә. "КУН-10" җәмгыятьтә бер генә булганлыктан, буш вакыт бөтенләй юк. Иртәнге сәгать бишләр тулганчы ук чыгып киткән вакытлар да була. Хезмәт хаклары кышкы айларда кими үзе, бераз арттырсалар комачау итмәс иде, - ди егет.

Чыннан да, гаилә корасы, йорт җиткерәсе кешегә әлеге борчылулар урынлы. Төптән уйлап эш итүе, үзенә җиткерелгән эшне намус белән башкаруы бездә бары соклану хисләре уятты.

- Иң мөһиме эшләр эшебез бар, Аллаһыга шөкер, эшкә куанып барабыз, шатланып өйгә кайтабыз, - ди Ләйсән апа. - Башта сыерлар группасында идем, өченче баламны алып кайткач, бозауларныкына күчерделәр. Коллективыбыз бик әйбәт. Аңлашып эшлибез. Зоотехнигыбыз Айрат Миннебаев кирәк чакта мактый, урыны белән шелтәли дә белә.

Мәсхүт абый хакында исә хезмәттәшләре беравыздан ел әйләнәсе хезмәттә дип җавап кайтардылар. Язын-көзен чәчүдә, җәен комбайнда, кышын чылбырлы тракторда эшләүче механизатор өчен хезмәтенә карата иң олы хөрмәттер бу. Районның алдынгы комбайнчысы булган Мәсхүт абыйның соңгы елларда бераз сәламәтлеге какшап, комбайнда эшләми башлаган, бүгенге көндә ул "ДТ-75" тракторын иярли. Без килгән чагында да сенаж базын ачкан вакыты иде. Көр күңел белән булсынга дип тырышып йөргән мәле. «Лаеклы ялга чыкканчы, исән-сау булып эшләргә язсын. Балаларны башлы-күзле итәсе бар», ди ата кеше.

Әхмәтшиннар гаиләсе белән якыннан танышып, гадәти бер эш көнен алар янәшәсендә үткәргәннән соң, бер-берләренә булган хөрмәтне, кешеләргә карата игътибарны күреп, тормышны яратуларына, киләчәккә өмет белән атлауларына сокландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250