Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тилчә (ящур) нәрсә ул?

Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый, терлек хуҗасына тиз күчә

Ул – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру  чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый  терлекләр тора. Авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче терлекләр тарата.

Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый, терлек хуҗасына тиз күчә. Зарарланган  терлекне  караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта  21 тәүлеккә кадәр сузыла.

Терлекәрдә тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына, терлек фермаларына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, сакны арттырырга, йогышсызландыру чараларын күрергә.

Терлек абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга.

Хуҗалыкларны ябык типка күчерергә.

Ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска.

Яңа сатып алынган терлекне ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә.

Терлекне чалыр алдыннан яки чалган вакытта тилчә авыруы табылса,  шик туса,  мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә, һәм бу хакта Балтач дәүләт ветеринария оешмасына хәбәр итәргә бурычлы (телефон 8(84368) 2-59-57 сот. 89178898316).

Тикшерү вакытында терлек хуҗасы авыру яки шикле терлеклекләрнең урынын күчерергә, терлекне чалуны туктатырга.

Хуҗалыкка терлек азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга тиеш.

 Терлекне, кош-кортларны  алып-сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән сатып алганда аларның каян булуын, ветеринария документларын таләп итәргә кирәк. Терлек яки кош-корт сатып алганда, алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина номерын һәм телефон номерын язып алсагыз да зыян итмәс. Шикле терлек сатып йөрүче күзәтелгән вакытта шулай ук Балтач дәүләт ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк (телефон 8(84368)2-59-57 сот. 89178898316).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев