Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять игенчеләре лидерлык та (фото)

Җәмгыятьнең фидакарь игенчеләре урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамладылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 17 нче август көненә булган кыр көндәлегеннән алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, амбар хуҗалыкларына кайтарылган тулаем җыем күләме буенча лидерлык — Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять игенчеләре кулында.

Җәмгыятьнең фидакарь игенчеләре урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамладылар, амбар алларына кайтарылган тулаем җыем күләме 5808 тоннаны тәшкил итә. Җәмгыять кырлары, елдагыча, мул уңышы белән сөендерде, уртача уңыш гектарыннан 42,8 центнер булды.

Икенче урында — мул башаклы иген кырларының бәрәкәтен тоеп эшләүче «Дуслык» җәмгыяте игенчеләре. 17 август көнендә җәмгыять кырларында урып-җыюның үтәлеше 86%ны тәшкил итә. Тулаем җыем күләме — 5623 тонна.

Мул икмәкле амбар хуҗалыклары буенча беренче өчлекне 5586 тонна тулаем җыем белән «Сорнай» авыл хуҗалыгы җәмгыяте җөпләп куя. Җәмгыятьтә урак өсте кампаниясе үтәлеше 79%.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю