Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимирязев исемендәге хуҗалык игенчеләре алдынгылыкны бирми, чираттагы вымпел аларда (фото)

Комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Тимер» компаниясеннән махсус бүләкләр бирелде.

Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык игенчеләре үзләренең бар көчләрен, тырышлыкларын урып-җыюны вакытында тәмамлау юнәлешендә эшлиләр. Бүген алар борчак басуына керделәр. 

Бүген урып-җыю кампаниясенең өченче атнасының җиңүчеләрен бүләклиләр. Алар арасында әлеге хуҗалыктан Муса Хисамиев та бар. Аңа район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин вымпел һәм акчалата бүләк тапшырылды. Комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Тимер» компаниясеннән махсус бүләкләр бирелде.

Фотоларда сез шулай ук хуҗалыкның тагын бер алдынгы хезмәткәре Газинур Сабирҗановны күрәсез. Ул районда ашлык ташу буенча алдынгы урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев