Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимошур урманнары артында... (+бик күп фото)

«Дуслык» авыл хуҗалыгы җәмгыяте һәръяктан да алдынгы, игенчелеген аласыңмы, терлекчелегенме, алга омтылыш, максатчанлык, эшкә батырлык, яңалыктан курыкмау ярылып ята биредә.

«Иң мөһиме сөт булсын! – Сөт булмаса, акча юк, акча булмаса, колхоз юк» – әлеге сүзләрне җәмгыятьнең баш агрономы әйтә. Чавал техникумын тәмамлап, сигез ел җаваплы хезмәтне башкаручы Сергей Чириковның сүзләре малларга терлек азыгы хәзерләү чорында гаять тә актуаль. Чыннан да, сөт бездә ак алтын.

Җәмгыятьтә әле һаман да кызу урак өсте, көннәр матур торганда кукуруз уңышын хәл итәргә кирәк. Комбайнчысы, механизаторы, шоферы, белгечләре – бар да авыл белән басу арасында чаба: Урта Көшкәт авылы юл өстендә генә заманча сенаж чокыры, кукурузны кәчәне-сабагы-яфрагы белән басудан туратып алып кайталар, чокырга бушаталар, тәҗрибәле Виталий Кондрать-ев куәтле тракторы белән таптатып өя дә, аннан өстен ябалар – фәнни-гамәли технологияләрне тиешенчә үтәсәң – азык өчен менә дигән биологик консервант барлыкка килә.

Тимошур урманы артындагы 123 гектарлы кукуруз кырында эшнең гөрләгән чагына туры килдек. Комбайнчы Олег Яковлев «КамАЗ» арбаларына кукурузны тураклатып салып тора, шоферлар Юрий Петров, Артем Волков, Владимир Макаров, Анатолий Яковлев тиз генә траншеяларга ташып тора. Әлеге басуда «Лимагрейн – 30719» дигән сорт үстергәннәр. Тагын йөзешәр гектарда «ЛГ-2195», «Белами», 200 гектарда «Эмелин» дигән сортлары бар. Боларның барысы да чит ил гибридлары, «Ладожский – 148» дигәне генә безнеке. Без исә Франциядән кайтарылган орлыктан үскән, кеше биеклегеннән дә озын кукурузлар янында йөреп кайттык, алтын сары, эре бөртекләренә сокландык. Кукурузның орлыгын да җыялар. «Өлгерер микән соң быел? – дип шикләнә агроном. – Соңгы ике елда өлгерде, рәхәтләнеп җыйган идек». Орлыкка дигән 300 гектар җирләре бар. Гомумән, кукурузны быел күп утыртканнар, узган ел 500 гектардан артык мәйданны биләсә, быел – 691 гектар. Тиз көннәрдә кукуруз урагын төгәлләргә исәплиләр, шулай икәнлеге эш темпының кызулыгыннан да күренә. Әлегә «Ягуар» гына басуда, бер-ике көннән «Полесье»лар да чыгачак, диделәр. «Ягуар»да Олег Яковлев, «Полесье»да – адашлар – Виталий Игнатьев белән Виталий Степанов эшли. Аннан инде «Тукано»ны эшкә җигәчәкләр, ул исә кукуруз орлыгын урында ук аралап җыя да, киптерергә озата, кипкән орлыкны траншеяларга салалар, терлекләргә тураклап та, болай да ашаталар. Басуда күкрәп үскән кукуруз уңышына таң калып, сенаж төягән «КамАЗ» артыннан без дә траншеяга юнәләбез. Юл уңаенда урылган җирне инде сукалап ук та баручы тракторны да фотога төшереп алабыз (фотоларның күпчелеге http://baltaci.ru/ сайтында), басуга мал тизәге чыгаручы тракторны да читләтеп үтмибез.

– Басуларны 100 процент сукалап бетереп барабыз, – ди җәмгыятьнең бригадиры Рамил Вафин. – «К-744» тракторында әтиле - уллы Семен һәм Евгений Петровлар көндезге-төнге смена белән эшлиләр, «CLAAS AXION» тракторында Виталий Кешичев сукалый, бүгенге көндә сукаларга җирләре юк, көтеп торалар, үзвакытында бөтен басуның эшен бетереп баралар.

Җәмгыятьтә эшләр әнә шулай оешкан тәртиптә, эзлеклелек белән башкарыла. Юрий Петров та тиз генә, оста гына яшел массаны бушатты да, янәдән басуга җилдерде. Юл буе карап бардык, чәчелеп калган сенаж күрмәдек (беркөнне бер хуҗалыкның басу юлында колачлап чәчелгән кукуруз сенажын күргәч, һәр уңышны сыйфатлы итеп, югалтуларсыз җыеп алырга дигән лозунг-сүзләр күңелгә килгән иде), монда арба кырыена, кисеп, резина әйберләр куйганнар. Әллә шул саклый, әллә үзләре пөхтә эшли, биредә бер уч сенаж да кадерле кебек тоелды. Учларыңа алган яшел массага кадәр видеокүзәтү аша компьютер экраныннан күренеп тора. Озак еллар агроном булып эшләгән Сергей Макаров хәзер исә малларның азык рационына җаваплы кеше – баш пешекче диләр аны биредә. Рациондагы кукуруз күләмен дә ул хәл итә. Басудан күпме уңыш кайта, кайда урнаштырыла, кем-күпме эшли – боларның барысын да, инде совет заманыннан бирле эшләүче Зиннур Рамазанов «амбар кенәгәсе»нә теркәп бара. Сөтчелек комплексында бар да электронлаштырылган-программалаштырылган. Рационга күпме «ингредиентлар» кирәклеге стенага беркетелгән экраннан күренеп тора, «JCB» маркалы төягечне иярләүче, искиткеч уңган хезмәткәр Александр Прокопьев экраннан күзен дә алмый, нинди «ингредиент»ның күпме кирәклеге экранга языла, Александр чамалап илтеп салуга күрсәткеч нульгә төшә, шул арада урамнан сенажын да кистереп алып керергә кирәк – бик тиз, җәһәт-җәһәт, нәкъ Александр кебек эшләсәң генә отасың монда.

Кукуруз галиҗанәпләрен җыю чорында «Дуслык» та эшләр менә шундый тәртиптә бара. Тырыш хезмәт белән үскән уңышны кыш буе куанып ашатырга язсын, сөт тә булсын, акча да керсен, хуҗалык та гөрләп яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев