Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә килене беренче

Әтнәгә килен булып төшкән Эмелия Шәфигуллина «Кама» җәмгыяте сыер савучылары арасында алдынгы урыннарда бара.

Узган ел өченче баласыннан соң декрет ялыннан чыгып эшли башлап, ул 226 тонна сөт җитештерде һәм хуҗалыкта беренче урынга чыкты. Бу район сыер савучылары арасында да беренче унлыкка керә торган күрсәткеч. Әтнә фермасында Бибиниса Гыймадиева, Люция Хәбибуллина, Гөлнара Закирова, Диния Газизова, Пыжмарада Залия Фазылова, Рузилә Зарипова һәм башка сыер савучылар да агымдагы кышлату чорында сөтне аннан элеккесенә караганда сизелерлек күп савалар. Бу гомуми хуҗалык күрсәткечендә чагылыш таба. Хәзер хуҗалыкта көн саен тоннага якын сөт узган ел шушы чордагыдан күбрәк җитештереп сатыла. Әтнә, Пыжмара фермаларында көн саен 6 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә. Һәр сыердан көнлек савым 19 килограммнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250