Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төп бурыч – ашлама туплау

Яз ничек кенә килмәсен, аңа бар яктан да әзер булу зарурдыр

Яз иртә килү сәбәпле, узган ел инде бу чорда басу-кырларда эшләр башланып киткән иде. Быел әле кырларда кар катламы ята. Һәрбер хуҗалык инде кыр эшләренә әзерлек алып бара. Язгы кыр эшләренә, чәчү кампаниясенә район хуҗалыклары әзерлеге хакында без районның баш агрономы Ирек Галимов белән сөйләшеп уздык.

— Гомуми алганда, район буенча 66120 гектар чәчүлек җире бар, шуның 36712 гектары терлек азыгы булачак, җитен мәйданнары әзрәк артты һәм 360 гектарны тәшкил итәчәк, бу төр культура «Маяк», «Яңа тормыш», «Арбор», «Труд» җәмгыятьләрендә, ә рапс «Кызыл юл» белән "Уңыш«та игелә, «Татарстан» җәмгыятендә 50 гектарда бәрәңге үстереләчәк, ә бөртеклеләрнең гомуми мәйданына килгәндә, ул 28230 гектарны тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә район буенча тәэсир итү көче белән исәпләгәндә, бер гектарга 69 килограмм ашлама тупланылды. Иң күп ашлама туплаучылар булып, «Татарстан» һәм «Алга» тора, шул ук вакытта әлегә начар эшләүчеләр рәтенә "Уңыш"ны кертеп була, анда бер гектарга 12 килограмм гына, "Игенче"дә — 54,1, "Яңа тормыш«та — 58,2. Кукуруз симәнәлеренә килгәндә, һәрбер хуҗалык та үзенә җитәрлек күләмдә әзерләргә тырыша. Районыбыз хуҗалыкларында терлек саны арту сәбәпле, азык күбрәк кирәк булганга, аңа елдан-ел басым ныграк ясала. Якынча алганда быел район хуҗалыкларында 12 мең гектар тирәсе кукуруз чәчеләчәк, шуның 2 мең гектардан артыг-рагы орлыкка алыначак, — диде Ирек Фәритович.

15 марттан алып районыбыз хуҗалыкларында техникаларга техник күзәтүләр үткәрелә, һәрбер хуҗалыкның бу чарага әзерлеге әйбәт бара, инде тикшерү барышында килеп чыккан җитешсезлекләр урында ук күрсәтелеп, кыска вакыт аралыгында төзәтергә дигән бурычлар куела. Язгы кыр эшләренә техникалар әзерлеге, быел алынган яңа техника һәм агрегатлар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгече Ришат Нуриев сөйләде: 

— Техникаларга техник күзәтү үткәрү 12 апрель көнне «Уңыш» җәмгыятендә тәмамланачак. Әле икенче атнага Тукай исемендәге, «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Якты юл» хуҗалыкларының да техникаларын әзерлек сызыгына куясылары бар. 11 апрель көнне авыл хуҗалыгы министрлыгыннан комиссия киләчәк, алар 8 хуҗалыкта булып, язгы кыр эшләренә әзерлекне төрле критерийлар буенча тикшерәчәкләр.

Районыбызда барлыгы 554 берәмлек төрле маркадагы тракторлар бар, шуның якынча язгы кыр эшләрендә 350се катнашыр дип көтелә. Быел яңа техникалар алган хуҗалыкларыбыз да бар. «Маяк» һәм «Якты юл» җәмгыятьләренә терлек азыгы хәзерләргә керешкәнче, «КВК-800» маркалы комбайннар кайтачак. «Труд» хуҗалыгында язгы чәчүдә яңа чәчү комплексы басу-кырларга чыгачак. 

Район хуҗалыкларында барлыгы 20 комплекслы чәчкеч бар, алар арасында әле тугызы югары тизлекле. Чәчү комплекслары барлык мәйданның 60 проценттан артыгын чәчәләр, бу сан елдан-ел арта бара, чөнки комплексларның кирәклеген, мөһимлеген аңлап, хәзер хуҗалыкларда аларны булдыру өстендә эшлиләр. Әлбәттә, гади берле, икеле, өчле чәчкечләр дә бар хуҗалыкларда, комплекслы чәчкечләр керә алмый торган урыннарда алар белән эшләүчеләр дә, әле, гомумән, барлык чәчү кампаниясен шундый чәчкечләр белән генә башкарып чыгучы хуҗалыклар да бар. Шулай ук 125 данә культиваторлар бар, алар арасында «Татарстан», «Дуслык», «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Бөрбаш», «Сосна», «Яңа тормыш», «Якты юл», «Труд» һәм «Уңыш» хуҗалыкларында аммиак суы кертә торганнары да бар. Бу кирәкле эш, аммиак суын керткән хуҗалыклар аның файдасын бик күрәләр.

Язга карата халыкта төрле сынамышлар йөри. Әлеге сүзләрнең никадәр хакыйкатькә туры килеп бетүен бүген ачык кына күзаллап булмый. Шулай да, күңел яхшыны өмет итә. Соңгы елларда үзгә табигать шартларында халык сынамышларының бик туры килеп бетмәве дә җанга бераз җылы өсти. Хәер, яз ничек кенә килмәсен, аңа бар яктан да әзер булу зарурдыр. Һәм шул ук вакытта язның бер көне ел туендырганны да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев