Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Төп бурыч — игенчелектән акча кертү»

— Игенчелек тармагы турыдан-туры һава торышы белән бәйле тармак. Кояшлы булса, эшлибез, яңгырлы көнне туктарга мәҗбүрбез, — диде «Яңа тормыш» җәмгыятенең баш агрономы Илгиз Заһидуллин.

Без хуҗалыкка килгән көнне басу-кырларда эшләр гөрли иде. Иң беренче чиратта Самат Шәрәфиев агрегаты янына тукталып үттек. Самат әфәнде чәчүчеләре Расил Баһаветдинов, Рөстәм Хәбибрахманов, ашлык һәм ашламаны «КамАЗ» машиналары белән алып чыгып торучы Алмаз Сәләхетдинов һәм Марат Сибгатуллин белән бик матур гына хезмәт күрсәтәләр иде.

Чәчүчеләрнең эше белән танышканнан соң, аларны тоткарламыйча, башка басуларга юл тоттык.

— Язгы кыр эшләре быел үткән елгыга караганда бераз соңрак башланып китте. Чөнки карның һәм шуңа бәйле рәвештә дымның күп булуы аңа сәбәпче булдылар. Язгы кыр эшләренә чын итеп 19 апрельдә генә керешеп китә алдык, — дип эшләре белән таныштырудан башлады сүзен Илгиз Котдусович. — Иң беренче чиратта көзге культураларны тукландырдык. Соңгы ике елда көзге культураларны чәчкән вакытта дым булмады, аңа да карамастан, 411 гектар мәйданда бодай һәм арыш чәчелде, алар көздән начар калды, ләкин туң булмау сәбәпле, алар җитәрлек дым туплый алдылар. Ничә ел инде көзге бодайның булганы юк иде, быел бик әйбәт чыкты. Арышның 210 гектарын арпа белән өстәп чәчәргә туры килде. Тырмалау, тукландыру эшләрен вакытында тәмамлый алдык. 259 гектарда күпьеллыкларны тукландырдык, бу инде тимофеевка һәм костер үсә торган мәйданнар. Орлыклык люцерна участоклары катлаулы ашлама белән тукландырылды. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тук-ландырганнан соң, зябь тырмалау башланып китте. Быел аңа соңрак керелде. Бүгенге көндә әле зябь бетмәде, басуларны өлгергән кадәр тырмаладык инде, ләкин әле өлгермәгәннәре дә бар, чөнки һава торышы да бик ашыктырмый, җирдә дым күп булуы да үзен сиздерә. Дихәй тракторны батырып, җирне бозасы килми, шуңа күрә эшләр җайлап-җайлап башкарыла. Инде мәйданнарга килгәндә, 50 гектар җирне тирес түгәргә калдырдык, 1616 гектарда бөртеклеләр чәчеләчәк, монда бөртеккә алырга планлаштырган кукуруз да бар, күпьеллык үләннәрне узган ел шактый чәчкән идек, безнең хәзер аның мәйданы 1209 гектар, боларның барысын да бер-ике көннән тырмалау эшләре бетә инде, чөнки һава торышы моңарчы тырмаларга мөмкинлек бирмәде, шуңа да иң беренче уҗымнарда эшләдек. Культураларга килгәндә, яңалары да бар. Узган ел җитен чәчеп караган идек, ел коры килсә дә, уңышы әйбәт булып, сата алдык һәм хуҗалык кассасына күпмедер акча кертә алдык. Быел инде 100 гектардан артык җитен чәчеп куйдык. Кукурузның орлыкка алына торганын шулай ук 100 гектарда чәчәргә планлаштырабыз, орлыкка алып булу-булмавы бездән түгел, һава торышыннан торачак инде. Кукуруз чәчү мәсьәләсендә һава торышы әле тоткарлык ясый, чөнки әлеге төр культурага җылы кирәк. Суык булганда һәм дым күп булмаганда орлык тиз генә тишелеп китә алмый, ә орлык озак ята икән туфракта, ул үзеннән үзе черә һәм барлык хезмәт, тотылган акчалар әрәм булачак. Шуңа күрә әз генә соңрак чыгарга планлаштырабыз. Безнең алда торган төп бурычларның берсе — орлык сатып, игенчелектән акча кертү өстендә эшләү. Инде хәзер барыбыз да базар экономиясендә эшлибез, бер сөткә генә карап тору шулай ук реаль әйбер түгел, игенчелек тә үзеннән акча кертергә тиеш, быел симәнә виканың бәясе кыйммәт булды, шуны искәртеп, вика мәйданнарын арттырдык. Аннан инде алдагы елларда люцерна орлыгын да хәйран бәягә саткан идек, быел аның мәйданнарын да арттырырга планлаштырдык. Күпьеллыкларның мәйданын ел саен сукалап, яңартып торабыз, быел 200 гектардан артыкны планлаштырдык. Аны яңартып тормасаң, сыйфатлы терлек азыгы алып булмый.

Илгиз Котдусович белән сөйләшүебездә кадрлар мәсьәләсе дә читтә калмады. — Дөнья шуңа бара торгандыр, бездә генә түгел инде ул кадрлар, механизаторлар мәсьәләсе, зарланып та әйтү түгел, шулай да бу вәзгыять безгә дә кагылды, аңа да карамастан, шөкер, эшлибез. Чәчүне тырышып, вакытында башкарып чыгарга дигән максат тора алдыбызда. Механизаторларның эшли һәм булдыра торганнары калды. Бүгенге көндә «К-744» һәм «К-742» тракторлары күлтидә эшлиләр, соңгысы әле яңа. Ришат Әсхадуллин башта тырмада эшләде, аннан күлти эшләрен башкарды, хәзер чәчү комплексы тагарга тиеш. Ә «К-742» тракторында эшләүче Владислав Петров аммиак кертүдә хезмәт куя. Аңа Шамил Нигъмәтҗанов аммиак ташып тора. Элек бездә тимер бочка иде, пластмассны сатып алдык. Ул махсуслаштырылган, шуңа да аммиак кертүне күпмедер җайлаштырды. Ул бит инде су, аны вакытында тутырып, вакытында илтергә һәм заправить итәргә кирәк, шушы эшләр кыска вакыт аралыгында башкарылган саен да эш әйбәтрәк бара. Булат Мөдәрисов «МТЗ-1221» тракторы «СЗП» чәчкече белән арпа чәчә. Аңа Григорий Уськеев һәм Вениамин Попов ярдәм итә. «КамАЗ» машинасы белән Нияз Габделхаков — ашлык, Александр Тарасов ашлама алып чыгып торалар. Чәчү генә түгел, аның зябь тырмасы да бар, алар да молодцы эшлиләр, тик торганнары юк. Шамил Гыйльманов башта зябьта эшләде, хәзер катоклауда. Владимир Карабаев кыр эшләренә керешкәннән бирле зябьта йөрде, хәзер күпьеллык үләннәрне тырмалый. Айрат Гарипов башта уҗымнарда эшләде, хәзер күпьеллыкларда. Аннан кукуруз җире өлгерүгә, кукуруз чәчүгә керешәчәк. Аның мәйданы — 566 гектар, күләме зур, ләкин вакытында эшләргә кирәк. Фәрит Кадыйров иң элек тырмалау эшләрен башкарды, аннан җитен чәчте, хәзер люцерна чәчә. Шулай ук зябь тырмасында Валентин Данилов та йөри. «YTO» тракторы белән Сергей Щербаков яңа культиватор белән җир эшкәртә. «МТЗ-82» тракторы «СЗР 5.4» чәчкече белән Илһам Шәрипов арпа чәчә. Аңа Фәдил Мөдәрисов ярдәм итә. «КамАЗ» машиналары белән Ралиф Габделхаков һәм Илдар Закиров ашлама һәм ашлык алып чыгып торалар. Барлык шофер-механизаторлар да язгы кыр эшләренә күтәренке кәеф белән кереште. Инде һава торышы гына эшләргә мөмкинлек бирсен. Басуга чыккач эшлисе килә, җирне бозасы килми, Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлекләр бирсен, хәвеф-хәтәр булмасын. Вакытында эшләп чыгарга язсын, — дип теләде баш агроном.

«Яңа тормыш» җәмгыятендә эшнең тиешенчә оештырылуын кайчан килсәң дә күрергә була. Бу белгечләр белән шофер-механизаторларның аңлашып эшләвен дә күрсәтә. Барың бергә бер кадакка сукканда гына нәтиҗә була, диюләрен "Яңа тормыш"лылар үз үрнәкләрендә күрсәтеп эшлиләр. Бүгенге тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен көзен ындыр табагындагы мул уңышлар аша бәяләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев