Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Торган саен камилләшә барабыз»

Мельничная фермасы «Труд» җәмгыятенең төп терлекчелек комплексы.

Биредә иң беренче территориядәге тәртип,  мал торакларындагы уңайлыклар күзгә ташланды. Җитәкче звеноларның үз эшен намус белән башкаруы, коллективның бердәм булуы да сокландырды.

Без килгән чакта терлекче-ләрнең иртәнге эшләрен тәмамлап, өйләренә кайтып киткән вакытлары иде.

– Эшче кулларны нәтиҗәле файдалану өчен бездә эш сменалап көйләнмәгән. Иртәнге эшләрен тәмамлагач, ялга туктап алалар. Озакламый кызларның тагын эш сәгате башлана, – дип сәгатенә карап алды инде сигез ел  ферма мөдире булып эшләүче Олег  Николаевич Андреев.

Сәгать 9.30. Иртәнге ялдан соң беренче булып сыер савучылар килә икән. Кызлар белән абзарга үтәбез. Апаларының килгәнен генә көткәндәй маллар мөгрәргә тотындылар. Кардага чыгар вакытлары җиткән икән.

– Бездә гүзәл затлар гына түгел, ике ир-егет тә сыер сава. Тырышып эшлиләр, күрсәт-кечләре яхшы, – дип сүзгә кушылды «Труд» җәмгыяте зоотехнигы Василий Кумаев.

Эшләре тыгыз булса да, сыер савучы Юрий Щербаков, Антон Никитин белән сөйләшеп алырга җай таптык. Юрий инде озак еллардан бирле сыерлар сава. Кулдашы Елена Никитина белән килешеп эшлиләр. Юрий Щербаковның тормыш иптәше Любовь исә бозаулату бүлегендә хезмәт куя икән. Любовь Алина Парманова белән бер группада эшли.

Антон Никитин мәктәпне тәмамлагач, Удмуртия Респуб-ликасының Ижау шәһәрендә пешекчелеккә укый. Укуын тәмамлагач, бер ел шәһәрдә эшли. «Шәһәрдән ничек авылга кайтасы иттең?» дигән соравыма каршы, «Йөрәгем авылда калган, шуңа кайттым. Мин авылны яратам», дип җавап бирде. Авылга кайткач та, егет фермага эшкә килә. Башта бозаулар группасында эшләсә, инде менә җиде ел сыерлар сава. Бүгенге көндә Антон карамагында 56 баш сыер, тәүлеклек савымы 770 килограмм тәшкил итә. Светлана Фомина, Лариса Сидорова, Римма Абдрафикова белән бер абзарда сыер савучы Антон Никитин сыер савучылар арасында уза торган бәйгеләрдә дә матур нәтиҗәләргә ирешә, диделәр.

Сыер савучылар Антонида Никитина, Ольга Яковлева, Марина Раимова, Тамара Сердюкова, бозау караучы Галина Лобанова, Светлана Копарова, Ольга Степанова, каплатылган таналар группасында эшләүче Галина Захаровалар хезмәте хакында да бары мактау сүзләре генә әйттеләр. Гел мактаулылар арасында булган Галина Лобанова белән ниһаять якыннан танышу насыйп булды үземә. Кечкенә генә гәүдәле бу ханым кулдашы Светлана Копарова белән дүрт айга кадәрге 150 баш бозау тәрбияли икән.  Светлана моңарчы амбарда эшләгән. Тормыш иптәше Сергей да колхозда эшли. Копаровлар биш ул үстерәләр. Станислав белән Вадим Казанда, Дмитрий, Кирилл, Данил үз яннарында.

– Тырыш хезмәт белән көн күрәбез. Икебез дә колхозда булгач, йорт эшләренә улларыбыз да булыша, – ди Светлана.

Осеменатор Римма Кузнецовага исә аерым тукталып үтәсем килә. Римма элек сыерлар сауган. Аннан соң осеменатор, шул ук вакытта лаборант та булып эшли башлаган. Тырыш, максатчан, үз эшенең остасы, диделәр аның хакында. Бозау туу артуга бара, бу иң беренче чиратта Римманың тынгысыз хезмәте дияргә кирәк, диде ферма мөдире. Гаилә тормышы да үрнәк, төп йортта әти-әниләре белән килешеп яшиләр. Римма район күләмендә узган «Төп йорт килене» бәйгесендә дә катнашкан.

Ветфельдшер Владимир Никитин да мактаулылар рәтендә. Яшь белгеч булса да, өметле диләр. Әнисе Елена Никитина да коллективта мактаулы хезмәткәр. Алдынгы сыер савучы берүзе 52 баш сыердан 1,2 тонна сөт сава. Еленаның тормыш иптәше Иван Чернов исә «МТЗ-82» тракторында эшли. Малларга азык кертә.

Мельничная фермасы «Труд» җәмгыятенең төп терлекчелек комплексы. Биредә килеп керүгә иң беренче территориядәге тәртип, мал торакларындагы уңайлыклар күзгә ташланды. Җитәкче звеноларның үз эшен намус белән башкаруы, коллективның бердәм булуы да сокландырды безне.

– Абзарларга ел саен ремонт ясалып тора. Терлекләр өчен дә, терлекчеләр өчен дә уңайлыклар булдырыла. Торган саен камилләшә барабыз. Киләчәктә исә ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, максатыбыз тагын да югары нәтиҗәләргә ирешү, – диде ферма мөдире Олег Андреев саубуллашкан чагында.

Шулай гына була күрсен. Хезмәт нәтиҗәләре югары булганда хезмәткәрләргә дә, җитәкчеләргә дә рәхәт шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма «Труд» җәмгыяте