«Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кеше ул бик бәхетле кеше»
Быелгы алтын көзнең һәрбер көненнән файдаланып, районыбыз хуҗалыклары басу-кырлардагы эшләрен һава торышына шөкер итеп башкаруларын дәвам итәләр. Узган атнада «Смәел» җәмгыятендә булып, андагы эшләр белән дә танышып кайткан идек. Әле ул көннәрдә силос салу эше дә тулы куәтенә бара иде хуҗалыкта, инде бүгенге көндә кукурузны орлыкка алу һәм җир эшкәртү генә калган, анысы да күп түгел.
— Әйе, бүгенге көндә кукурузны орлыкка алу буенча эшлибез, инде анысының да ахырына якынлашып киләбез, әлегә барлыгы 442 тонна уңыш алдык, — ди хуҗалыкның яшь белгече — баш агроном Раил Тәлгатов. — Кукуруз барлыгы 500 гектар мәйданда иде, шуның 400 гектарын силоска алып, барлыгы 8738 тонна силос туплый алдык. Сенаж 6755 тонна булды. Терлек азыгын ел ярымлык запас белән тупладык. Терлек азыгы әзерләүче комбайннарда Назыйм Гайнанов белән Семен Тарасов хезмәт куйдылар. Ташу эшләрен «КамАЗ» машиналары белән Фәнис Зәкиуллин белән Мансур Хаҗиев башкардылар. Траншеяларга кайткан массаны «К-701» тракторы белән Рафил Әхмадуллин, «К-744» тракторы белән Николай Байманов һәм «ДТ-75» белән Семен Тарасов таптап тордылар.
— Раил, быел кукурузның уңышын ничек бәялисез?
— Начар дип әйтеп булмый. Дөрес, төрле урыны бар. Салкыннар зыян китергән мәйданнар да булды. Язгы суыкларга кадәр без чәчкән идек инде, шул вакытта ук ул суыклар тишелешкә йогынты ясады. Ә менә күпьеллыкларга ул суыкларның зыяны булмады. Уңышларны югалтмыйча җыеп ала алдык.
— Көзен чәчсәң, көлгә чәч, дигәннәр борынгылар. Туфракта дым булмау уҗымнарның торышына зыян китермәдеме? Бүгенге көндә көзге кыр эшләрен дә йомгаклауга барасыздыр инде?
— Көзге чәчүне вакытында башкарып чыктык. «РСМ-2400» тракторы чәчү комплексы белән Рифат Закиров 179 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарды. Шуның 102 гектары — арыш, калганы көзге бодай. Чәчүдән соң Рифат Закиров чәчү агрегатын җир эшкәртүнекенә алыштырып, бүгенге көндә туфракны туңга сөрүдә хезмәт куя. Шулай ук «РСМ-2400» тракторы белән Олег Осипов, «МТЗ-1221» тракторлары белән Владимир Алпутин, Илдус Әхмәдиев, Рәфыйк Хуҗин, «ДТ» белән Семен Тарасов та җир эшкәртүдә.
— Раил, быел бөртеклеләрдән күпме уңыш җыеп ала алдыгыз?
— Безнең хуҗалыкта терлек башы күп, җирләр аз бит инде. Шуңа да без терлек азыгын да, бөртекле культураларны да бертөрле күләмдә үстерергә тырышабыз. Быелгы урып-җыюга килгәндә, уңыш 3237 тоннаны тәшкил итте. Арыш бер гектардан 33,5 центнер, көзге бодай — 35,1, арпа — 47,2, борчак — 22, бодай — 45, вика — 40, солы 37,7 центнер уртача уңыш бирделәр. Игенчеләребез үз эшләрен белә торган, инде шактый еллар комбайнда эшли торган тырышлар — Раушан Фазылҗанов, Владимир Алпутин һәм Фәнис Гыйматдинов.
Елның тугыз ае тәмамланды. Инде быелгы эшләргә йомгак ясап, киләсе елга максат-бурычлар куяр көннәр дә җитеп килә. «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров эшчәнлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләреннән канәгатьме, әңгәмәбезне аның белән дәвам иттек.
— Илһам Мансурович, тугыз ай артта калды. Шулар нәтиҗәсендә игенчелектә, терлекчелектә хуҗалык алдына куелган план-максатлар үтәлеше ничегрәк тора?
— Ел башыннан игенчелектә уртача 30 центнердан да ким булмаган уңыш алабыз дигән максат куябыз бит инде. Шуның кадәр кукуруз чәчәбез һәм аннан да яхшы уңыш алабыз дип чыгабыз басуга. Гомумән алганда, үзенең корылыгы белән җәй борчыса да, быел игенчелектәге нәтиҗәләребез начар булмады. Шуңа да 2024 елга үзалдыбызга куйган максатларга ирештек дип саныйм. Ә менә терлекчелек буенча куелган максатларга ирешеп булмады. Чөнки сөт савуны артык күп арттыра алмадык һәм бозау алуны да узган елгы белән чагыштырганда киметеп барабыз. Моның сәбәпләре технология буенча эшләп бетермәү, хәзер шул ялгышларны төзәтү өстендә эшлибез. Терлекчелек буенча күрсәткечләр алда әйтелгән сәбәпләр аркасында әллә ни мактанырлык түгел. Район тарафыннан безгә 20 тонна сөт саварга дип максат итеп куйганнар иде, без бу бурычны быел үти алмыйбыз, 2025 елның башына моңа ирешү төп максатыбыз булып торачак.
— Быел хуҗалыкта нинди төзелеш эшләре башкарылды? Машина-трактор паркын яңарту юнәлешендә ниләр эшләнде?
— Агымдагы елда хуҗалы-гыбызда төзелеш эшләре алып бармадык, ремонт эшләре белән генә шөгыльләндек. Техникаларны яңарту өстендә эшлибез, шунсыз булмый да. Бүгенге көндә югары егәрлекле, заманча техникалар белән эшләү берничә техниканы алыштыра. Быел «Росагролизинг» аша 17 миллион сумга «Акросс-550» комбайны, 21 миллион сумга «РСМ-2400» тракторы алдык. Шулай ук 1 миллион 500 сумга «Кама Tiger» дигән җир эшкәртү агрегаты һәм 5 миллионга «Krone» маркалы печән хәзерләү агрегаты алдык.
— Кадрлар тупланышы ничегрәк? Эшче куллар җитмәү проблемасы юкмы?
— Бүгенгә мондый вәзгыять юк, ләкин резервлар да юк. Ә бит һәрбер тармакта резервлар кирәк, бигрәк тә яшьләр кирәк, ә алар эшкә аз килә. Бүгенге көндә хуҗалыкның һәр тармагы белгечләр белән тәэмин ителгән, ләкин алар арасында бер-ике ел эчендә пенсия яшенә җитә торганнары да бар. Соңгы елларда хуҗалыкка эшкә килгән яшьләрдән яңа агрономыбыз бар, бер ел эшләп, үзенең бу өлкәдә чын белгеч икәнен күрсәтә алды. Шулай ук максатчан программа буенча кайтып эшли торган ике яшь мал табибыбыз бар.
— Авыл хуҗалыгы хез-мәтчәннәре көне уңаеннан сездән котлау сүзләре...
— Хуҗалыгыбызда хезмәт куючылар һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмебез — Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән сезне ихластан котлыйм. Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кеше ул бик бәхетле кеше дип саныйм мин, чөнки ул яраткан эшендә эшли. Кыенлык-лар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән чын мәгънәсендә горурланам. Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев