“Тотрыклылык күпне сөйли”, – ди әңгәмәдәшебез район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН
– Тулаем алганда үткән ел район тормышында начар булмады дияр идем. Күпмедер катлаулыклар булуга карамастан, алган еллык планнарыбызны уңышлы үтәп чыга алдык диярлек.
– Традицион алдынгылар слеты үткәрү ничектер үтеп киткән елга бер йомгак ясау кебек кабул ителә. Бу уңайдан 2018 ел нәтиҗәләре белән таныштырып китегез әле.
– Тулаем алганда үткән ел район тормышында начар булмады дияр идем. Күпмедер катлаулыклар булуга карамастан, алган еллык планнарыбызны уңышлы үтәп чыга алдык диярлек. Кайбер саннарга гына тукталыйк. 2018 елда 10 миллиард 706 миллион сумлык җирле продукия җитештерелде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 95 процент, сатып алынган сөт һәм сөт ризыкларына бәяләрнең кискен кимүе сәбәпле, кызганычка, шундый хәл килеп туды. Барлык өлкәне дә исәпкә алып, район буенча 1 млрд. 15 млн. сумлык инвестицияләр кертелде, шул исәптән 342 млн. сумы җитештерү өлкәсенә җәлеп ителде. 2018 елда 385 бала дөньяга килде, 362 кешенең үлеме теркәлде. Халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели торган төп күрсәткечләрнең берсе – хезмәткә түләү. Үткән ел бер эшләүчегә уртача айлык хезмәт хакы 21 мең 703 сумга җитеп, алдагы елдан 7 процентка артты. Ләкин шул ук вакытта уртача айлык хезмәт хакы республикада түбәннәрнең берсе булып кала.
– Белүебезчә, районда җитештерелгән продукциянең саллы өлеше авыл хуҗалыгына туры килә.
– Шуңа күрә авыл хуҗалыгының җитештерү тармакларындагы эш торышы аеруча әһәмиятле. Бу уңайдан без проблемалар, алда торган бурычлар турында төрле югарылыктагы киңәшмәләрдә күптапкырлар сөйләшәбез. Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә бүгенге көндә 4 авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 16 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 67 фермер хуҗалыгы эшләп килә. Бу тармакта 2600 кеше эш белән тәэмин ителгән. Узган отчет елында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребез начар эшләмәде. Игенчеләр 97 мең тоннага якын икмәк, 6500 тоннадан артыграк бәрәңге җитештерә алдылар.
Бөртеклеләрдән уртача уңыш 30,8 центнер булса, бәрәңгедән бу сан 310 центнерны тәшкил итте. Узган ел шулай ук азык культураларын үстерүдә һәм җыйнап алуда күләмле эш башкарылды. Һәр шартлы терлеккә 28,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
– Белүебезчә, кайбер төр күрсәткечләр барыбер алдагы елдан бераз кимрәк. Сәбәп нидә?
– Табигать шартларының кырыс килүе белән дә акланып булыр иде, монысын да кире кагып булмый, әмма әле шул ук вакытта үзебездән торган җитешсезлекләр дә юк түгел. Бер үк шартларда эшләп тә, игенчелектә һәр гектар җирне эффектлы файдалану күрсәткече бик чуар. Отчет елында хуҗалыклар тарафыннан бер гектар чәчүлек җиренә тәэсир итү көчендә район буенча уртача 68 килограмм ашлама кулланылса, берничә хуҗалыкта һаман да ашлама куллану күләме җитәрлек түгел, җирнең уңдырышлылыгын арттыру максатыннан сидераль парлар куллану яисә берьеллык үләннән яисә уҗымнардан бушаган мәйданнарда кабат чәчүлекләр булдыру буенча эш юк дәрәҗәсендә, югары репродукцияле яисә оригиналь сортлар белән чәчү җитәрлек күләмдә түгел, уҗымнарны чәчкәндә күчмә фонд орлыгы белән чәчү аксый, шактый очракта җир эшкәртүдә дә технология үтәлеп бетми.
– Гомер-гомергә игенчелек терлекчелек өчен нигез булды...
– Без республикада иң интенсив терлекчелек районнарының берсе булуга карамастан, узган ел терлекләрнең баш санын тагын да арттыра алдык. Узган ел 76 мең 335 тонна сөт, бу 2017 ел белән чагыштырганда 4605 тоннага артыграк һәм 6800 тонна ит җитештерелде, 2017 ел белән чагыштырганда 34 тоннага күбрәк. Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 973 центнер сөт һәм 92 центнер ит дигән сүз бу. Һәм бу күрсәткечләр республика күләмендә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бүгенге көндә район хуҗалыклары иртәгегә карап эшләргә тырышалар һәм көн таләпләренә туры килгән саву заллары булган сөтчелек фермалары булдыру өчен тырышалар. Мәсәлән, 2018 елда “Смәел” хуҗалыгында 1100 башка исәпләнгән комплекс тулы куәтенә эшли башлады һәм бүгенге көндә кертелгән масштаблы инвестицияләр көнлек савымны ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Хуҗалык бүген көн саен 18 тоннага якын сөт җитештерә, ел дәвамында 20 тоннага җиткерерләр дип ышанабыз. Әлеге масштаблы эшкә “Татарстан” һәм “Кызыл юл” хуҗалыклары да кереште. Беренчесендә 1600 башка, икенчесендә 1000 башка исәпләнгән сөт саву комплекслары төзү эшләре башланды. Шулай ук “Игенче” һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да роботлаштырылган сөт саву заллары булган комплекслар төзүгә керешәчәкләр. “Сосна”, “Бөрбаш”, “Маяк” һәм “Яңа тормыш” хуҗалыклары да бу юнәлештән читтә калмаслар, быел ниятләрен чынга ашыру эшенә тотынырлар дип ышанам. Шулай ук “Кама” хуҗалыгының да мондый масштаблы эшкә көче җитәрлек дип уйлыйм.
– Җитештерү генә түгел, сата белү дә бүгенге көндә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора...
– Узган ел авыл хуҗалыгы тармагында районда 3 млрд. 507 млн. сумлык продукция җитештерелде, бу алдагы ел белән чагыштырганда 7 процентка кимрәк булып күренә. Әмма җитештерелгән продукция күләмен тиңләштерелгән бәяләрдә чагыштырсак, терлекчелектә 4 процент үсешкә ирешкән булып чыгабыз. 2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүдән барлыгы 2 млрд. 420 млн. сумга якын акча кереме булган. Әлеге акчаның 85,6 проценты терлекчелек тармагына туры килә. Терлекчелек продукциясе сатудан 2 млрд. 140 мең сум акча керсә, сөткә бәя төшү аркасында гына хуҗалыклар 223 млн. сумнан артыграк акчаны югалттылар. Гомуми алганда, нәтиҗәләр начар да кебек түгел, әмма икътисад буенча районда булдырылган рейтингны карасак, саннар төрле. Әйбәт кенә эшләп килгән “Яңа тормыш”, “Кызыл юл”, “Татарстан”, “Труд” хуҗалыклары белән беррәттән “Уңыш”, “Якты юл”, “Сорнай” хуҗалыклары тиешле югарылыкта эш оештыра алмадылар. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә узган ел “Смәел” хуҗалыгы 5 млн. 660 мең сумлык акча кертә алса, “Татарстан”, “Кызыл юл” да бу күрсәткеч 4 млн. 633 мең һәм 3 млн. 944 мең булганда, бу күрсәткечләр алардан 1.5-2 мәртәбә ким булган хуҗалыкларның да булуы уйланырга мәҗбүр итә.
– Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар бит әле.
– Узган ел шәхси хуҗалыклар тарафыннан 36 мең тоннадан артыграк сөт, 4 мең тоннадан артыграк ит җитештерелде. 1 млрд. 251 млн. сумлык продукция дигән сүз бу. Әле бит монда сөтнең бәясе алдагы елдан бер литрга 3 сум 17 тиенгә кадәр ким булуын да онытырга ярамый. Алдагы еллардагы кебек үк авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан ташламалы бәядән терлек азыгы белән тәэмин ителү оештырылды. Елдагыча, шәхси хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан да шактый ярдәм ителде. 2018 елда районның шәхси хуҗалыкларына республика бюджетыннан 28 млн. 238 мең сум күләмендә төрле формада ярдәм күрсәтелде. Менә шушы чаралар нәтиҗәсе буларак, шәхси хуҗалыкларда да терлекләрнең баш санын арттыра алдык. Терлек саны арту сәбәпле һәм яңа ветеринар таләпләрне үтәү йөзеннән сугым һәм ит эшкәртү өчен махсус цехлар булдырылды, бүгенге көндә шундый өч цех әйбәт кенә эшләп килә, бу елда тагын шундый ике цех булдыру күздә тотыла. Сугым цехлары белән беррәттән, районда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан казылык һәм ысланган ит ризыклары ясау буенча бизнес-проектлар тормышка ашырылып килә. Шулай ук бу төр продукцияләрнең күләме арта, теплицаларда кыяр һәм помидор, чәчәк, җиләк-җимеш үстерү, кортчылык кебек юнәлешләрдә дә актив эш бара.
– Җирле сәнәгать предприятиеләре турында да берничә сүз...
– Бүгенге көндә районда бу тармакта 659 кеше эшли. Барлыгы 3 млрд. 533 млн. сумлык продукция җитештерелде. Кызганычка, бу алдагы ел белән чагыштырганда 92 процент кына, чөнки бу юнәлештә җитештерелгән продукциянең төп өлешен – 3 млрд. 186 млн. сумын җитештергән сөт-май комбинаты үз күрсәткечен 302 млн. сумга, ягъни 9 процентка киметте. Сәбәбе сөт һәм сөттән ясалган продукция бәяләренең кискен кимүе белән бәйле. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү өлкәсендә “Агрохимсервис” җәмгыяте, шулай ук “ФарМат”, “Айдат”, “Профиль” ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр Факия Гарипова, Илдус Әхәтов, Васил Мөҗипов җитәкләгән коллективлар һәм “Икмәк” кулланучылар җәмгыяте елны үсештә төгәлли алдылар. Шулай ук кече бизнес та район икътисадының әһәмиятле, шактый йогынтылы тармагына әйләнде. Районда барлыгы 209 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм 674 шәхси эшмәкәр бар. Отчет елында да кече бизнес үзенең үсешен дәвам итте, сәүдә өлкәсенә, кафеларга һәм яңа җитештерү предприятиеләренә 16,4 млн. сумлык инвестицияләре кертелде. Кече эшмәкәрлек структурасында ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр саны саллы урын алып тора һәм алар тарафыннан узган ел 2 млрд. 513 млн. сумлык сәүдә хезмәте күрсәтелде. Бу барлык сәүдә әйләнешенең 98 проценты дигән сүз. Иң мөһиме, без барлык тармакларда тотрыклылыкка ирешә алдык. Районыбызның күрсәткечләре әнә шул ягы белән дә бәяләнә.
Әңгәмәдәш – Гөлсинә ГАРИПОВА.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев