Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төп игътибар терлек азыгына бирелә

Язның яңгырлы килүе язгы кыр эшләренә аяк чалса да, терлек азыгы өчен ул бик кирәк иде.

Ниһаять җәй дә җитте кебек, туфракта дым җитәрлек, инде көннәр дә җылытты, димәк, санаулы көннәр эчендә терлек азыгы күтәрелеп китеп, аны җыеп алыр көннәр дә җитәчәк. Бу атнада алты хуҗалык территориясендә  терлекләр өчен азык әзерләүдә катнашачак техникалар парады үтте. Авыл хуҗалыгында иң кызу чор булуга карамастан, техникалар әзерлегенә караш җитди булуы күренә. Шулай да кайбер хуҗалыклардан килгән техникаларның әле төзексез яклары барлыгы да ачыкланды. Әзерлек сызыгына куелган техникалар бар яклап та тикшерелде, бу эш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр-лыгы тарафыннан да тикшерелү сәбәпле, районыбызга аннан вәкил дә килгән иде. «Бөрбаш», «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрнең уртак парадында Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Техникалар төзеклеге тикшерелгәннән соң, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин механизаторларны яңалыклар белән таныштырып чыкты. Алар арасында, әлбәттә, хезмәткә түләүнең 10 %ка артуы да бар иде. Шулай ук быел кукуруз чәчүчеләргә карата да премия кертелгән.

Аңа лаек булу өчен эшләнгән гектарның күләме түгел, ә сыйфаты каралачак, дип белдерде Фирдәвес Нәбиуллин.

2021 елның коры килүе сәбәпле районыбызда терлекләргә азык әзерләү буенча авырлыклар туган иде. Алдагы елда тупланган запаслар калу гына зур терәк булды. «Бүгенге көндә республика буенча төп игътибар терлек азыгына бирелде, чөнки быел да азыксыз калсак, ярты республикада терлек бетәчәк. Быелгы кышны ачлы-туклы чыккан да, терлекләрен саткан да районнар булды. Балтачлылар алар рәтендә булмады һәм басмасын да иде, фермаларга зур йозак салынмасын иде. Механизаторлар да әлеге чорның мөһимлеген аңлап эш итсеннәр», дип теләде Алмаз Габдрәүф улы.

Әлеге чара барышында хуҗалыкларда сугару системалары булдыру турында да сүз алып барылды. Ун елга бер туры килгән корылык вакытында да сез үз хуҗалыгыгызга җитәрлек азык әзерли алыр идегез аның ярдәмендә, читтән азык эзләп йөрмәс идегез, дип белдерде Алмаз Хисаметдинов. Терлек азыгы сакланачак траншеяларның әзерлегенә дә нәтиҗә ясалды, әлегә бу юнәлештә эшләр тулысынча башкарылып җитмәгән, диде районның баш агрономы Ирек Галимов.

Чыгымсыз гына азыкны саклап булмый, сыйфатлы полиэтилен белән эшләүне максат итеп алырга кирәклеге дә ассызыкланды әлеге очрашу-сөйләшү барышында. Шул ук вакытта инде барлык техникаларны әзерләп бетереп, Сабантуйлар үтүгә терлек азыгы әзерләүгә тулы көчкә керешеп китәргә кирәк дигән бурыч та куелды. Балтач халкының тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге әлеге чара барышында берничә тапкыр әйтелде, шушы сүзләрне аяк астына салып таптамыйча, үзебезчә, зур тырышлык белән алга куелган максатларга ирешеп яшәргә һәм эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы