Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төп приз Смәелгә кайтты

«Ватаным Татарстан» газетасы 2022 елның беренче яртыеллыгына үткәргән лотереяда исә төп призны – мини-тракторны Смәел авылында яшәүче танылган райондашыбыз Фаварис абый Галиев отты.

Газета-журналларга яздыру кампанияләре чорында лотерея уйнату хәзер инде гадәти хәлгә әйләнде. Республика күләмендә оештырылган мондый чараларда бүләк отучылар булса да, әле моңа кадәр райондашлар арасында төп призга ия булучы юк иде. «Ватаным Татарстан» газетасы 2022 елның беренче яртыеллыгына үткәргән лотереяда исә төп призны – мини-тракторны Смәел авылында яшәүче танылган райондашыбыз Фаварис абый Галиев отты.

Фаварис абый газета укучыларыбызга билгеле шәхес. Шигырьләр, җырлар авторы, даими укучыбыз һәм актив хәбәрчебез дә. 40 яшьтән соң гына иҗат итә башласа да, ике китап авторы. 2016 елдан авыл тарихын язу белән мәшгуль. Туган авылы Смәелдә кырык елдан артык агроном, партоешма секретаре, колхоз рәисе урынбасары булып эшләп, хөрмәт яулаган кеше,  «Россиянең атказанган агрономы». Тормыш иптәше, шулай ук үз эшенең остасы булып танылган, балаларга күп еллар белем биргән Гөлсем ханым белән 53 ел тату гомер кичереп, үткән ел «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. 2021 елда Фаварис абыйга 80 яшь тулса, быел Гөлсем апаның юбилее булачак. Мини-трактор менә шушы барлык бәйрәмнәргә көтелмәгән бүләк булган.

–Редакциядән шалтыраткач, башта ышанмадым, шаяртмыйлар микән дип, кабат үзем шалтыраттым. Сөендек инде, нинди сөенмәгән. Шалтыратып котламаган кеше калмады да бугай, – дип сөйли Фаварис абый.

Үткән атна азагында Смәел мәдәният йорты каршында Фаварис абыйга әлеге матур бүләкне тапшырдылар. Райондашыбыз, Арбор авылы кызы, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина: «Бу матур бүләкне райондашларыбыз отса ярар иде дип теләгән идем, шөкер, теләгем кабул булды. Ихластан теләгәнмен, димәк. Үзем дә Фаварис абыйдан ким сөенмәдем. Коллективыбыз белән очраклы кешегә туры килмәсен дигән идек. Бу теләгебез дә кабул булды. Игелеген күрергә язсын, Фаварис абый», – диде.

Фаварис абыйның шатлыгын уртаклашырга килгән «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, җирле үзидарә башлыгы Рифнур Йосыпов, ветераннар советы рәисе Солтан Фатыйховлар да бүләкнең бик лаеклы булуын әйтеп, иясенә изге теләкләрен җиткерделәр. Чарага килүчеләр арасында бүләк трактор белән чын-чыннан кызыксынучылар да табылды. Шул ук вакытта язын бакча эшкәртергә дип инде Фаварис абыйга «чиратка язылучылар» да булды. Игелеген күрергә язсын!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мини-трактор Ватаным Татарстан