Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу өчен 33 млн. данә үсентеләр әзерләгән

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү төгәлләнде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 33 млн. данә үсенте һәм орлык матреиаллары үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә – 12 млн. данә ябык тамыр системалы үсентеләр. Ылыслы токымнардан - 24,6 млн. данә, яфраклы токымнардан – 7,7 млн. данә, куаклар – 0,7 млн. данә.

«Утырту материалын җитештерү «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора", – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел без планны 7% ка арттырып үтәдек һәм 33 миллион данә орлыклык үстердек. Бу сан 2022 елда төбәк проекты кысаларында урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару өчен җитәрлек".

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы бар. Шулай ук урман тармагы белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерәләр. Мондый тәҗрибә Идел буе, Ислейтар, Бөгелмә, Арча һәм башка урман хуҗалыкларында таралган.

Чыганак: minleshoz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология урманнарны торгызу