Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Трактор ясаучылар үзебездә (+фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Хәлил Газизуллин мини трактор ясаган.

Хәлил һөнәре буенча шофер. Бүгенге көндә “Балтач газы” идарәсендә эшли. Эштән бушаган арада тимерләргә җан “өрә”. Монысы һич арттырусыз. Авыл егете булгангамы, әллә инде эшчән гаиләдә тәрбияләнеп үскәнгәме Хәлил тик тору дигәнне белми. Аеруча техника янында кайнашырга ярата. Хуҗалыгында машинасы, тракторы, КамАЗы бар. Күптән түгел үз куллары белән мини трактор да ясаган. "Кечкенә булгач, бакчаларны эшкәртергә бик уңайлы, җиңел булгач, туфрак та артык тапталмый", ди Хәлил.

Менә бит янәшәбездә нинди уңган-булган, тәвәккәл кешеләр яши. Еш кына без вакыт җитми, дип зарланабыз. Юкса, бары күңел бирү һәм максат белән яшәү кирәк. Хәлил кебек...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев