Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тракторыма — 40, ә үземә унҗиде генә әле (фото)

Кадрлар мәсьәләсе борчуга сала белгечләрне, чөнки пенсия яшендәге механизаторлар да бар, алар китсә, нишлисе булыр, дигән сорау туа аларда.

Бүген «Маяк» хуҗалыгында тракторларга һәм аларның арбаларына техник күзәтү уздырылды. Әлеге хуҗалыкта техника яңарту да соңгы елларда әйбәт алып барыла.

Быел гына да берничә техника алырга өлгергәннәр инде. Шулай да биредә дә кадрлар мәсьәләсе борчуга сала белгечләрне, чөнки пенсия яшендәге механизаторлар да бар, алар китсә, нишлисе булыр, дигән сорау туа аларда.

— Колхозда эшли башлаганнан шушы тракторны иярлим инде, — дип яратып карап куйды «МТЗ-80» тракторына олы яшьтәге Фәрит ага Мөбарәкшин. Тракторыма — 40, ә үземә унҗиде генә әле, — дип көлде ул. Йөгереп эшләп йөри әле ул, паспорттагы яшен әйтергә теләмәде, күңелендәгесе белән 17дә икәнен җитез адымнарыннан да аңларга мөмкин иде.

Болар һәм техник күзәтү вакытында күзәтелгән башка мизгелләр хакында газетабызның алдагы саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" техник күзәтү