Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Төрлесен күргәч, шөкер итәсең»

«Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗипов белән әңгәмә

–Сер түгел, бу чорда күбебез көзге эшләр тәмамланды, хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә, эшләүчеләргә дә җиңел сулап куярга була дип уйлыйбыз. Бу иң эшсез, рәхәт чорларның берседер кебек тоела...

–Чыннан да, күпләр иң авыр чор дип язгы чәчү, урак өстен саный. Сүз дә юк, алар эшнең күп, тыгыз чагы. Әмма аларга шактый алдан күптөрле әзерлек чаралары күрелә. Иң авыр чор – күчеш чоры. Зур эшләр беткәч, бөтен кешегә ял кирәк, һәркемнең үз өендә дә эшләр өелгән була, ә бу чорда хуҗалыкта да бөтенесен урнаштырырга, әзерләргә кирәк.

–Авыл хуҗалыгында елы-елга охшамый дибез. Үтеп баручы ел да шактый үзенчәлекле булды...

–Төрлесен күргәч, булганына шөкер итәсең инде. Әнә бит үткән ел һава шартлары, нәкъ Тукай язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды – безнең куйган бер генә хезмәтебез дә җилгә очмады, һәр нәрсә үзебез көткән, теләгән дәрәҗәдә үсте. Мондый еллар гел булмасын да аңлыйсың, бу нәфесе дә түгел, әмма һәр елны көзге чәчүдән башлап ук шуңа өметләнәсең. Юкса быел да үзебездән торганның барысын да эшләгән идек. Кызганычка, терлек азыгын да, бөртекле-кузаклы культураларны да үзебез теләгән кадәр, кирәк кадәр җыеп ала алмадык. Бары кукуруз силосы гына алдагы елдан күбрәк, анысы да гектарлар арту хисабына. Шунысы да бар: үзебез теләгән уңышны җыеп ала алмасак та, 2010 елгы дәрәҗәдә авыр хәлдә калмадык. Курку да ул дәрәҗәдә булмады. Чөнки, әйткәнемчә, алдагы елда барысын да мулдан әзерләгән идек. Быел да читтә әзерләмәдек, кышлатуны проб-лемасыз чыга алырбыз дип уйлыйбыз. Шәхси хуҗалыкларга да печән-саламны елдагыча бирә алдык, ашлыкны гына беркадәр кимрәк бирдек. Шунысы гына күңелне борчый: быелгы көз дә куркыта, уйландыра бит. Җанга дәва булырдай, озаклап, сеңдереп яуган шифалы яңгырлар юк, кызганычка. Көзге культураларның тишелеше без көткәнчә түгел. Шулай да өметне өзмибез әле, салкыннарга кадәр без көткән яңгырлар явар дип ышанабыз.

–Терлекчелекне игенчелек-тән аерып карап булмый... Сөтчелек юнәлешендә моннан берничә ел бик уңышлы эшләп,  тотрыклы бара башлаган идегез. Соңгы вакытта беркадәр чигендегез... Моның сәбәбе терлек азыгы белән  бәйле түгел дип беләм. Бер киңәшмәдә сез хуҗалык һәм шәхси хуҗалык терлекләренә ясалган бер вакцинадан күпләп сыерлар үлү, бозау салу очраклары булу турында ачынып сөйләгән идегез...

–2018 елда булды андый хәл. Беркем дә гаепне үз өстенә алмады, әмма без ул чакта, дөрестән дә, бик күпне югалттык, безгә бик зур удар булды ул. Әле дә шуның нәтиҗәләре үзен сиздерә. Ел саен үзебез тана сата идек, шуннан бирле ел саен сатып алабыз. Көтүне тулыландыру, яңарту дәвамлы хезмәт. Быел сөтчелек буенча үзебезгә бик зур планнар алган идек, үтәп бетерә алырбызмы? Тырышырга кирәк инде... Тик бу көннәрдә сөтебез кимеп китте. Үзебезнең ясалма орлыкландыру технигы лаеклы ялга китте, аның урынына килгән хезмәткәребез бер ай авырды, менә шушы бер ай тагын күрсәткечләребезгә минус булып кайтты. Дөрес аңлагыз, акланырга җыенуым түгел, авыл хуҗалыгында вак-төяк юк, барысы да нәтиҗәләрдә чагыла дип кенә әйтәсем килә.

–Әтнә бер чорда мөстә-кыйль хуҗалык булып яшәгән авыл...

–Ул безгә мин килгәнче, 2000 елда кушылган иде. Күп еллар аерым бер участок кебек булды – һәрнәрсәсе үзендә, техникалар шунда туплана иде. Хәзер болай эшләү табышлы түгел. Без техникаларны Пыжмарага, сыерларны Әтнәгә, мөгезле эре терлекне Пыжмарага тупларга булдык. Элек Сәрдектә дуңгыз фермалары иде. Аларга таләпләр бик нык арткач, әкренләп киметә-киметә, 2017 елда бөтенләй бетердек. Әле аннан соң да бераз терлек бар иде. Әйткәнемчә, хәзер терлекләрне дә бер урынга туплау, кешеләрне автобус белән йөртү күпкә отышлырак чыга.

–Соңгы вакытта сөткә бәяләр шактый тотрыклы кебек...

–Бер яктан караганда шулай, без мондый бәяләр күрмәдек дисәң дә була. Әмма икенче яктан бөтен нәрсәгә бәяләр арта, электр энергиясе, газга, ягулыкка... – алар белән чагыштырасың да уйланасың инде...

–Мегафермалар бүген мода гына түгел, заман ихтыяҗына әйләнде дигән фикер белән килешәсезме?

–Без инде ул турыда күп еллар уйланабыз. Башта Смәел салсын әле, эшләп карасыннар дидек. Алар белән генә түгел, башка мегаферма төзүчеләр, анда эшләүчеләр белән дә күп сөйләштек. Нигәдер, бу яңалыкка без сагаебрак карадык. Сөтнең бәяләре төшеп китсә, шул кадәрле кредитларны түли алмасак, дип шактый икеләндек. Тик, дөрестән дә, мондый фермалар замана ихтыяҗына әйләнеп бара. Без дә тәвәккәлләп, Әтнәдә 800 башлык ферма өчен урын сайладык, җирне рәсмиләштерү, документлар әзерләү эшләре башланды.

–Заман ихтыяҗы дигәндә күпләр кадрлар проблемасын күздә тота.

–Кызганычка, бүген бездә дә эшләп торган сыер савучы, механизатор, шофер, белгечләр артында басып торган кеше юк. Яшьләрнең авылда каласы, авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлыйсы килми. Укыганнары да авылга кайту яклы түгел. Аларны гаепләп тә булмый, күп акча эшләү юллары, мөмкинлекләре күп хәзер. Юкса, авылда да асфальт юл, газы-суы кергән, чыккан... Әтнәдә салып куйган яңа йортка кызыгучы табылмады, ике кыш ягып, җылытып чыктык һәм Мари Иленнән күченгән бер гаиләгә бирдек. Менә бу яктан караганда авылның киләчәге бик куркыта. Бүген үк инде бер-ике сыер савучы, язгы-көзге кыр эшләре чорында өч механизатор, берничә белгечебез читтән килеп эшли. Эшләп торучы механизаторларның да һәркайсында икешәр-өчәр техника. Әле Хәбир Мөхәрләмовта дүртәү: ДТ, тәгәрмәчле ике трактор, комбайн... Бу бездә генә түгел, хәзер инде күп урында шулай. Бер яктан, сезонлы гына кулланыла торган техникаларны икешәрләп беркетү табышлы да кебек, әмма эшләгән кешегә җиңелдер димәс идем.

–Бу проблемадан чыгуның юлы бер генә...

–Әйе, заманча чит ил техникалары – эшләргә дә уңайлы, берүзе берничә техниканы алыштыра да. Бездә комбайннар яңа иде инде. 2012 кадәр «Магдон» чапкычы алыргамы-юкмы, дип икеләнеп йөрдек. Язгы чәчүдән соң ничектер авыл халкы тагын бер тын ала, үз хуҗалыгымда эшләр күбәйде дип әйтүчеләр дә була. Ә азык әзерләргә керешергә кирәк. Менә шул чорда тәвәккәлләдек инде. Бер атна эчендә кайтардылар, шуннан бирле бик нәтиҗәле дә эшләде, биш ургычны алыштырды ул. Шулай ук «Амазонка» чәчү комплексы алганыбызга да бик сөенәбез. Анысы быел көзге чәчүдә эшләде. Көзге чәчү болай да авыррак процесс ул. Әле кырда эшләр тәмамланмаган, бер техниканы, бер кешене кырыкка бүләрдәй чак. Ә монда бер «КамАЗ», бер «ГАЗ-54» машинасы кирәк, өстәвенә чәчкеч артында утырып йөрергә кеше дә кирәкми. Быел яңадан бер прицеп белән «КамАЗ» алдык. Анысын яшь егетебезгә бирдек. Яшьләргә аңлату эшләре дә алып барабыз, сөйләшергә, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңларга, кызыктырырга да тырышабыз. Яшьләр хәзер авылда калмауның бер сәбәбе итеп, балалар бакчасы ябылуны әйтә. Йөрергә бала булмагач, ябыла инде. Бала саны артса, ныклап сорарга да булыр иде дә... Игътибар итәсездер, хәзер инде ындыр табакларында да күп эшне механикалаштырырга тырышабыз. Элекке кебек өчәр сменада эшләргә укытучылар, укучыларны ярдәмгә чакырасы да юк. Авылда инде урып-җыю барганы, урак өсте дә сизелми, тын гына үтә шикелле. Бүген менә механизаторлыкка укучы өч стипендиат егетебез бар дип өметләнеп көтәбез инде...

–Төзелешләр турында да әйтеп китик инде.

–Быел мегаферманы көзгә төзи башларбыз дип уйлаган идек, җирләрне рәсмиләштерү озаккарак китте. Документлаштыру дигәнең шулкадәр кызык һәм кызганыч: быел ындыр табагындагы ике киптергечкә газ керткән идек. Элек колхоз төзегән дә эшләткән, ничә ел элек төзелгән әнә шул киптергечләрнең үзебезнеке икәнен исбатлау, документлар артыннан йөрү өчен бер ел вакыт кирәк булды, хәтта адвокат ялларга туры килде. Фермаларда ел саен төзи-үзгәртә торгач, барысын бер кат ремонтлап чыктык инде. Быел үгезләр торагына реконструкция ясадык. Пыжмарада ындыр табагында 24х60 метрлы бер склад салдык.

–Ни генә дисәк тә, авыл элеккечә колхоз дип йөртел-мәсә дә, хуҗалык белән яши...

–Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, авылда үткән барлык чараларга да, акча-ярдәм сорап килүчеләргә дә булышабыз, кире борганыбыз юк.

–Елның-елында октябрь башында балалар арасында кул көрәше буенча районкүләм ярышлар үткәрәсез.

–Быелгысы да әйбәт кенә үтеп китте. Кызыксынучы, көтеп торучы балалар бар, бу әллә ни мәшәкатьле, чыгымлы чара түгел бит, оештыручылар гына дәвам итсен инде, безнең тарафтан каршылык юк.

–Сез күп еллар бер тиен кредит алмыйча, үз көче белән көн күрә торган сирәк хуҗалыкларның берсе...

– Шөкер, 2012 елдан бирле кредитсыз-бурычсыз яшибез. Техникаларны да лизингка алмадык. Фәкать быелгы чәчү комплексын гына бер елга кредитка алдык. Түләргә акчабыз бар иде, әмма бу юл белән эшләгәндә ул безгә 300 мең сумга очсызрак чыкты.

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы