Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» басуларында хезмәт шавы

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән татар халкының мәкале бар. «Труд» та да шушы мәкальдәгечә нинди генә эшкә тотынса да башкарып чыга торган механизатор-шоферлар күп

«Труд» җәмгыятендә урып-җыю чорында булып, уңышлары, игенчеләре белән танышып алган идек. — Кукурузны силоска гына алырбыз инде, орлыкка калдырмабыз, дигән иде шул вакытта баш агроном Илдар Гыйләҗев. Бу фикердән алар кире кайтмаган, бүгенге көндә силос салу эшләре тулы куәтенә бара. Шул ук вакытта хуҗалык материаль-техник базаны ныгыту өстендә дә эш алып бара, уракка яңа комбайн алганнар иде, әле күптән түгел яңа «РСМ 2400» тракторы да алып кайтканнар, язгы чәчүгә кадәр комплекс-лы чәчкеч тә алырга планлаштыралар.

Бу хуҗалык буенча да урып-җыю кампаниясенә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Уракны алар уңышлы гына башкарып чыктылар, тулаем җыеп алынган уңышның уртача күрсәткече 34,6 центнер булды, бу районның уртачасыннан күбрәк. Мондый ел өчен бу кадәр иген муллыгына "Труд«лылар үзләре дә бик канәгать. Инде аерым культураларның һәр гектардан алынган уртача уңышына килгәндә, арпа — 37,3 центнер, солы — 34,1 центнер, бодай — 31,6 центнер, арыш 28,4 центнер. Игенчелектә агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлык җыеп алынган уңыш 3987 тоннаны тәшкил иткән.

Игеннәрдән бушап калган басу-кырлардан салам да вакытында җыештырып алынган һәм инде җирләр эшкәртелеп тә куелган. — Саламны «Krone» прессы белән Алексей Абрамов һәм Юрий Тугашов прессладылар. Алмаз Фазуллин белән Леонид Жуков берсе төяп, икенчесе ферма янында бушатып тордылар. Рулоннарны басудан «КамАЗ» машиналары белән дә, кечкенә тракторларга салам арбасы тагып та ташыдылар, — ди баш агроном. 
Көзге чәчү эшләре дә вакытында башкарылган. — Чәчүне күп чәчмәдек, арышны — 89 гектар, көзге бодайны 130 гектар мәйданга. Чөнки көзге культуралар елның-елында диярлек кышны начар чыгалар, быел да менә көзге чәчүдән соң яңгыр яумады, туфракта болай да дым юк иде, яңгыр яумау киләсе ел уңышын тагын куркыныч астына куя. Шулай ук хуҗалыкта хезмәт куючылар да арышны бик сорамый хәзер, саламын да шуның кадәр кирәксенмиләр, — ди Илдар Гыйләҗев. 

— Чәчүгә кадәр люцерна җирләренең 130 гектарын «К-742» тракторын иярләүче Леонид Федоров сукалаган иде. Шуның өстеннән күлтиләп чәчтек, күлтиләүне инде «МТЗ-1221» тракторы белән Петр Пчельников башкарды. Яшь механизаторыбыз Владимир Кузнецов дискатор белән йөрде. Чәчү эшләрен тулысынча Зөфәр Леонтьев башкарып чыкты.

Бүгенге көндә күрүе-гезчә силос салабыз. Узган ел кукурузның биеклеге ике метр чамасы булса, быел андый уңышка ирешә алмадык. Дөрес, су буендагы басуларда уңыш әйбәт булды, бер гектардан уртача 270 центнер уңыш күрсәтте, ә гомуми алып караганда, 190 центнер тирәсе. Көннәр әйбәт кенә булып, техникалар ватылмыйча эшләп торса, берничә көн эчендә силос салуны да тәмамлаячакбыз инде. Терлек азыгы әзерли торган комбайннарда Петр Пчельников, Александр Сергеев, Зөфәр Леонтьев хезмәт куя. Траншеяларга силосны «КамАЗ» машиналары белән Павел Тарасов, Владислав Троцианский, Роман Степанов, Василий Овчинников ташып тора. Базга кайткан массаны «К-701» тракторы белән Олег Ураков үзе өеп һәм таптап тора, — дип эшләре белән таныштырып узды агроном.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән татар халкының мәкале бар. "Труд«та да шушы мәкальдәгечә нинди генә эшкә тотынса да башкарып чыга торган механизатор-шоферлар күп. Бүген шуның берсе — Петр Пчельников белән таныштырып үтәм. Петр әфәнде тик тора белә торган механизаторлар рәтеннән түгел, урак вакытында ул «ДОН» комбайны белән иген кырларына чыккан иде, аннан бушагач тракторында җир эшкәрткән, менә хәзер терлек азыгы әзерләү комбайнында. Күңелен биреп башкара ул һәрбер эшен.

Хезмәт юлын «Колос» комбайнында әтисенең ярдәмчесе буларак башлап җибәргән, аннан бер ел абыйсында ярдәмче булып эшләп алган. Мәктәпне тәмамлап бер ел үтүгә, 1996 елдан хуҗалыкта эшли башлаган. Иң беренче ул иярләгән техника «Нива» комбайны була, инде терлек азыгы әзерли торган техникада эшли башлаганына да егерме елдан арткан. — Быел гына өч техникада да эшләрлек булды, узган ел терлек азыгы күп булгач, "Полесье"да гына эшләргә туры килгән иде, — дип елмая мактаулы механизатор. — Нинди генә эш йөкләнсә дә җиренә җиткереп башкара торган, техниканы биш бармагыдай белә торган механизатор ул, — дип мактап бәяләделәр Петр Пчельниковның хезмәтен.

Дәвамын иртәгә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы