Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» басуларында хезмәт шавы (дәвамы)

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән татар халкының мәкале бар. «Труд» та да шушы мәкальдәгечә нинди генә эшкә тотынса да башкарып чыга торган механизатор-шоферлар күп

Силос әзерләүчеләр яныннан бүгенге көндә җир эшкәртү эшләрен башкаручы Леонид Федоров янына киттек. Леонид җирләрне «Кама тигр» дигән тирән эшкәртә торган агрегат белән, "Т-150«не иярләүче Игорь Кумаев чизельле плуг белән эшкәртә, ә сукалауда Владимир Кузнецов хезмәт куя. 

Леонид хуҗалыкта ун ел элек «МТЗ-82» тракторында эши башлаган, аннан «КСК» комбайнында хезмәт куйган. Бүгенге көндә аның карамагында ике техника — «МТЗ-1221» һәм «К-742» тракторлары. — Җир эшкәртәм, чәчүдә катнашам, кыш көне фермада тирес түгәм, эшсез торган юк, — ди Леонид.

Әтисе дә, абыйсы да, җизнәсе дә механизатор булган аның, шулардан күреп Леонид та техникага тартыла. Мәктәптә укыган елларында ук комбайн ярдәмчесе дә булып эшли ул. — «СК-5» комбайнында Вячеслав Никитинда ярдәмче булып ике ел эшләдем, мәктәпне тәмамалагач, Владислав Абрамовта ярдәмче булып хезмәт куйдым. Берничә елдан инде үзем дә техника иярли башладым, — ди Леонид. 

Басу-кырларда бик тиздән техника тавышы тагын язга кадәр тынып торачак. Аннан инде комбайн, трактор, машиналарны һәм агрегатларны кышкы сакланышка куеп, язгы кыр эшләренә әзерлек башланып китәчәк.

Табигать игенчеләрне ел да сыный, быел башта иртә килгән язга аптырап калсак, аннан җәй буе азрак кына булса да явып киткән яңгырларга да сөендек. Ел-елга ошап килми, икенче ел ничек булыр, анысын, әлбәттә, вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы