Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» экваторны үтте

«Бөтен хуҗалык, район белән язгы кыр эшләренә әзерләнәбез, кыш буе техника ремонтлана, ашлама, аммиак туплана, симәнә алына, язгы чәчү турында зур итеп сөйлибез, ә көзге чәчүнең хәтта башкарылып чыкканын да белмичә калабыз...», – дип сөйләгән иде бер әңгәмә барышында «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев

Тәҗрибәле игенчеләр

«Труд»ның игенчеләре инде озак еллардан бирле «кыр кораблары»н иярләүче тәҗрибәле игенчеләр – Валерий Степанов (ярдәмчесе – Дмитрий Овчинников), Владислав Абрамов (ярдәмчесе – Альберт Фомин), Эдуард Овчинников (ярдәмчесе – Михаил Дмитриев). Быел алар командасына тагын бер комбайнчы өстәлгән, ләкин ул да комбайн штурвалын күптән иярли инде, аерма шунда – ашлык җыя торганда түгел, ә терлек азыгы хәзерли торган комбайнда эшләгән ул.

– Яңа «Акрос-585» урак башлангач кына кайтты, Владислав Абрамов аңарчы «ДОН-1500» комбайнын әзерләп, урып-җыюга керешкән иде. Яңа комбайн кайткач, ул аңа күчеп утырды, «ДОН»ны инде эшләтмәбез дип тә уйлаган идек, ашлык коры кайтып, амбарда тыгызлык булмау сәбәпле, без аны басуга чыгарырга булдык һәм аны терлек азыгы әзерләүче «Полесье» комбайнында эшли торган Петр Пчельников (ярдәмчесе – Сергей Чупанов) иярләде. Эшли башлаганына бер атна тирәсе генә булса да, башка комбайнчылардан калышмый, эшенә бик җаваплы карап, булдырып эшли.

Комбайн бункеры тулып, бушатырга туктаган арада комбайнчылар бер кат комбайннарын күзәтеп чыгалар, солы чүбе тулып, зыян китерерлек түгелме... Быел барлык хуҗалык комбайнчылары арасында бертөрле картина күзәтелә, алар фотога төшеп, сөйләшеп торырга ашыкмыйлар.

Бөртеклеләрне вакытында җыйнап алу мөһим икәнне аңласак та, тырыш игенчеләребез белән танышасы, алар хакында язасы да килә шул. «КамАЗ» килеп җиткәнче Владислав Абрамов сөйләшеп алырга риза булды.

– Армиягә киткәнче ике ел колхозда эшләп киттем инде мин, бу 90нчы елларның башы иде. Башта техника йөртмәдем әле, токарь хезмәтен башкардым. Аннан «ДОН» комбайнында эшли башладым һәм шул марка комбайнда гына эшләргә туры килде гел. Менә быел «Акрос» кайткач, аны бирделәр. Яңа комбайн заманча инде. Кондиционеры да бар, эссе дә түгел, тузан да керми, – дип читтә генә эшләп йөргән «ДОН»ын күзәтте Владислав әфәнде. Ничә ел эшләгән «кыр корабы»на битараф калып булмыйдыр шул. Ватыла калса да төзекләндерү буенча ярдәмен дә, киңәшен дә жәлләми, диделәр аның хакында.

Көзге чәчү тау артында түгел

Августның уртасы якынлашып килә, шушы чорда инде көзге чәчүгә хуҗалыклар тулысынча диярлек әзер була. «Бөтен хуҗалык, район белән язгы кыр эшләренә әзерләнәбез, кыш буе техника ремонтлана, ашлама, аммиак туп-лана, симәнә алына, язгы чәчү турында зур итеп сөйлибез, ә көзге чәчүнең хәтта башкарылып чыкканын да белмичә калабыз. Чөнки, гадәттә, анда бер чәчкеч эшли һәм шул чорда әле урып-җыюы да бар, терлек азыгы туплау да. Менә ул иң авыр чор», – дип сөйләгән иде бер әңгәмә барышында «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев. Аның сүзләре белән тулысынча килешергә генә кала. Чөнки иң кызу чор шул хәзер авыл хуҗалыгында. Бу хуҗалыкта да көзге чәчүгә дигән мәйданнарны инде әзерләп куйганнар. Әлеге эшләрне «Кировец» тракторы белән Леонид Федоров белән «МТЗ-1221» тракторын иярләүче Алексей Абрамов башкарган.

Көзге чәчүдән соң туфракта җитәрлек дым булып, уҗымнар кышка ныгып керә алсын һәм кышны да әйбәт чыксыннар иде. Күпме кешенең хезмәте кергән шушы эшләрнең нәтиҗәсеннән әлеге хуҗалыкка да сөенергә язсын, һәрбер башлангычларында уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев