Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Бункерлар бертигез тулды” (+фоторепортаж)

Хуҗалык җитәкчеләре белән иген кырларын карап йөргәндә, бүген-иртәгә уракка төшәсе була, кайсы хуҗалык беренче икмәкне ындырга кайтарыр икән, дип фикерләшкән идек. Шул сөйләшүнеӊ ахырында “Труд” хуҗалыгы рәисе Рәшит Һадиевныӊ кесә телефоны чылтырады.

Хуҗалык җитәкчеләре белән иген кырларын карап йөргәндә, бүген-иртәгә уракка төшәсе була, кайсы хуҗалык беренче икмәкне ындырга кайтарыр икән, дип фикерләшкән идек. Шул сөйләшүнеӊ ахырында “Труд” хуҗалыгы рәисе Рәшит Һадиевныӊ кесә телефоны чылтырады. Телефонын тоткан рәис: “Егетләр, бүген безнеӊ хуҗалык, районда беренче ашлыкны суктырып, амбарга кайтарды”, – дип “сөенче” алды. 27 июль көнне 20 процент дымлылык белән Чепья амбарына 603 центнер көзге бодай кайтарылган, уртача уӊыш һәр гектардан 37 центнер чыга икән. Дөрестән дә, шатлыклы хәбәр алынган шул.

Районда беренче ашлыкны суктырган комбайнчы белән танышыйк, дип “Труд” хуҗалыгына килдек. Без җыенып килгәнче, комбайннар 45 гектарлы “Льговская-4” сортлы көзге бодай игелгән мәйданны сугып, эшләрен тәмамлаганнар да иде. Көзге бодай дигәндә, быел аныӊ уӊышы чагыштырмача әйбәт, тагын 41 гектардагысын егып, бераз өлгергәнен көтәләр. “Гомумән, 1730 гектар җирдә игеннәрне җыеп аласы бар”, – ди хуҗалыкныӊ баш агрономы Илдар Гыйлаҗев. Яшь белгеч дип санап йөргән Балтач егетенеӊ монда килеп эшли башлаганына  8 ел булган. Югары уку йорты тәмамлагач, “Труд” хуҗалыгына аяк басканда,  бик кыска вакытта баш агроном “камыты”н киярмен, дип һич уйламагандыр. Ни өчен дигәндә, озак еллар баш агроном булып эшләгән Марсель ага Дәминовны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, тазарып чыккач, табиблар, мондый эшкә ярамыйсыӊ, дип үз карарын чыгара... Менә шул вакыттан инде Илдар бу эшне җитәкли. Дөрес, әле аӊа үзенеӊ тәкъдимнәре, киӊәшләре белән Марсель остазы даими ярдәм итеп тора. Лаеклы ялдагы ветеранныӊ йөрәге түзми, урып-җыю чоры җитүгә, ул басуда, һәрдаим комбайннар янында. Киӊәшле эш таркалмый, ди халык һәм моныӊ дөрес икәнлеге бу хуҗалыкта белгечләрнеӊ бергәләп эшләвендә ачык чагыла.

Комбайнчылар паркта, комбайннары янында мәш киләләр, тагын бер кат механизмнарны көйләп, майлап йөриләр.

– Кайсыгыз беренче бункер ашлыкны суктырды? – дигән сорауга җавап бирергә ашыкмадылар. Бик тыйнак шул монда халык. 22 ел комбайнчы буларак уракта катнашкан Валерий Степанов кына: “Безнеӊ бункерлар барыбызныкы да бергә тулды”, – дип җавап бирде. Иптәшләре өчен җан атып, шулай дип торганда ничек ышанмыйсың инде, ышандык. Шуӊа да фотога барлык комбайнчыларны бергә төшерергә булдык. Валерий Степанов иӊ стажлысы булса, Эдуард Овчинников икенче елын кыр корабын иярли, ә Владислав Абрамов һәм Алексей Овчинниковлар 7нче сезоннарын башлыйлар.

Иӊ күп эшләгән комбайнчы буларак, Валерий Степанов өч көнгә 1673 центнер ашлык суктырып алырга өлгергән. Аннан башкалар да калышмыйбыз, дип эшлиләр. Һәр комбайнга 494 гектар мәйдан туры килә, комбайннар ватылмаса, көннәрен бирсә, урак 35 көндә тәмамланырга мөмкин монда.

Уракныӊ уӊышлы баруында тагын бер зур этәргеч – амбар хуҗалыгыныӊ көйләнгән сәгать сыман эшләп баруында. Бу яктан Чепья һәм Сырья амбарлары яӊа уӊышны кабул итәргә инде әзер. Чепьяда  ашлыкны кабул итү, сыйфатын күтәрү һәм орлык салуны оештыру өчен зур калай түбәле бина сала алганнар, әле тагын бер бинаны нәкъ шулай эшләргә тотынганнар. – Икмәкнеӊ вакытында кайтуы бик кулай, барлык механизмнарны бер кат тикшереп, көйләп чыгарга була. Ашлык күпләп кайта башлагач, андый эшләр белән шөгыльләнеп, вакыт югала, – ди амбар мөдире Виталий Копаров. Виталий бу амбар хуҗалыгын биш бармагыдай белә, 25 ел шушында хезмәт куйган, соӊгы елларын амбар мөдире Геннадий Петров җитәкчелегендә кулга-кул тотынып эшләгәннәр. Ул лаеклы ялга киткәч, хуҗалык җитәкчелеге  Виталийга һич икеләнүсез амбар хуҗалыгын тапшыра. Ул – чын җир кешесе, мәктәпне бетергәч, ветеринария институтына керә, беренче курсны тәмамлар алдыннан армия сафларына алына. Ике ел дәүләт алдында бурычын үтәгән солдатныӊ яӊадан парта арасына утырасы килми, туган авылы Чепьяга кайтуга, амбар хуҗалыгына эшкә билгеләнә. Тормыш иптәше Марина белән хәзер 3 бала үстерәләр. Виталий Копаров белән аралашканда аныӊ тагын бер ягына игътибар итми булмый, ул татарча бик камил сөйләшә. Татарча җөмләләр төзегәндә кайбер аз ишетелгән сүзләр куллануы үзе бер гаҗәп. Кул астында эшләгән 20дән артык кеше белән уртак тел таба ул. Гомере буе шушы җирлектә орлыкчылык буенча агроном булган, хәзер лаеклы ялда булып, амбар хуҗалыгында үлчәүдә эшли торган Михаил Никитин белән дә киӊәшләшә, башкаларны да хезмәткә өнди белә.

– “КЗС-25” агрегатын тәүлек буе эшләтәбез, “польский сушилка” да ашлыкны киптерүдә нык ярдәм итә. Газ кулланабыз, аныӊ өчен кирәкле рәсми кәгазьләр вакытында алынган, бу мәсьәләдә хуҗалык җитәкчелеге кайгырта, – ди амбар мөдире Виталий Копаров.

Димәк, урыннарда яӊа уӊышны кабул итәргә әзерлек эшләре тиешенчә алып барылган, хәвеф-хәтәрсез игеннәрне җыеп алырга барлык мөмкинлекләр дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте