Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» уңганнары

Чайкала иген кырлары, Уяна таң нурлары. Киңлекләргә алып бара Безне басу юллары.

Әйе, хәзер авылда урак өсте, бөтен халык эштә. Быелгы җәй эссе, коры килүгә карамастан, барлык хуҗалыклар да бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп көн-төн урып-җыю эшләре белән мәшгуль.
«Труд» җәмгыяте бу елда 1252 гектар җиргә иген чәчкән. Шуның 85 гектары арыш, 150 гектары бодай, 617се - арпа, 200 гектары солы, 200 гектары борчак культурасына бирелгән. Бүгенге көндә арыш һәм борчак җыеп алынган инде. Бу эшләр 25-27нче июльгә тәмамланган. Арыш гектарыннан 17,2 центнер чыккан, ә борчак 15,9 центнер. Узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, быел арыш һәм борчактан алынган уңыш түбәнрәк. «Труд» җәмгыятенең баш агрономы Илдар Дамир улы әйтүенә караганда, табигать шартларының уңайсыз: кышның салкын, җәйнең эссе килүе сәбәпле, арыш уңышын җыеп алу быелгысы елны түбәнрәк булган.
Басуда 6 комбайн: 5 «Дон», 1 «Нива» эшли. Барлык механизаторлар да тырышып хезмәт куялар. Аларның берничәсен әйтеп үтик әле. 9нчы августка югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар да бар. Мәсәлән: «Дон» комбайнында Эдуард Конькин. Ул 9600 центнер ашлык суктырган. Аннан соң Михаил Шестаков - 8600 центнер, Владислав Абрамов - 7300 центнер, тагын «Нива» комбайнын иярләүче Василий Лобанов 6800 центнер ашлык җыеп алганнар. Мондый комбайнчылар һәм төзек комбайннар булганда «Труд» җәмгыятенең эшләре гел шулай гөрләп барачак.
Ындыр табагында да кызу эш кайный. Бүгенге көнгә барлыгы 4365 тонна ашлык кайткан. Җәмгыятьнең 2 амбары бар икән. Ашлыкны ике сменада бик оешкан төстә чистарталар. Урылган ашлыкны ташуда 4 машина катнаша. Владислав Троцианский «КамАЗ»да 1524 тонна, Василий Овчинников 1444 тонна, «ГАЗ-53»тә Федор Пашкеев 628 тонна ашлык ташыганнар.
Җәмгыятьтә киләсе ел өчен җир эшкәртү эшләре дә бик оешкан төстә алып барыла. Алдынгы тракторчылар Михаил Закиров, Юрий Григорьев, Игорь Ураков, Владимир Тукметовлар бу эшнең чын осталары.
Җәмгыять шулай ук шәхси хуҗалыкны да печән, салам, ашлык белән тәэмин итә. Хуҗалыкка салам пресслауда Иван Амаков зур тырышлык куя. Роберт Зәйнуллин, Михаил Аськеев «ТПФ-45» тракторлары белән комбайн артыннан калган саламны җыештырып, фермага ташыйлар. Шундый кызу темплар белән эшләп, чәчүлек җир әзерлиләр.
Җәмгыять арышны киләсе елга 355 гектар итеп чәчәргә планлаштыра икән.
Эш гөрләп бара. Бу инде җәмгыятьнең бердәмлеге һәм әлбәттә, җәмгыть рәисе Рашид Һадиевның оста куллы җитәкче булуына бәйледер, мөгаен.
«Труд» җәмгыяте хезмәтчәннәренә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп каласы килә.

Рәсемдә: «Дон-1500»не иярләүче Эдуард Конькин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250