Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд»та арпаның уңышы 47 центнер

Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Көннәрнең кызу һәм коры торуы эшләрне тоткарлыксыз алып барырга ярдәм итә. Инде күпчелек хуҗалыклар урып-җыюның экваторын үтте, алар арасында «Труд» җәмгыяте дә бар. Быелгы урак әлеге хуҗалык өчен ничегрәк килгән, бу хакта баш агроном Илдар Гыйләҗев белән әңгәмә кордык.

Арпаның уңышы 47 центнер

– Безнең иген кырларында барлыгы 1300 гектарда бөртеклеләр үсте. Шуның 90 гектары арыш, 627 гектары арпа, 185 гектары солы, 180 гектары бодай. 150 гектарда көзге бодай бар иде, ул кышны бик начар чыкты һәм аны бозып, язгы бодай белән чәчтек. 97 гектарда борчак бар иде, аны инде сугып алдык, «Ульяновец» сорты уртача – 21,5 центнер, «Аксайский» сорты бер басудан 22,5 центнер, икенче басудан 20 центнер уңыш бирде. Аннан соң арпага керештек, дүрт басуны сугып алдык инде, төрле басуда уңыш төрлечә булды, уртача уңыш 32 центнер тирәсе бара, сортлар да бездә өч төрле, берсе – «Нур», икенчесе яңа алынган сорт – «Прерия», «Память Чепелева»ны әлегә сукмадык. Ульяновскийдан алынган яңа сорт 11 гектарда гына иде, уңышы бик әйбәт булды – уртача 47 центнер. Мондый коры елда да шундый уңыш күрсәткәч, алга таба да шушы сортны үрчетергә уйладык. Сырья як зонасында күпчелеге арпа иде, аннан соң 40 гектар солы бар иде, аны сугып алдык та, бу якка (Чепья ягына – З.Ф.)  шулай ук солы сугарга күчтек. Әлегә «Всадник» дигән сортлы солыдан уртача уңыш 28-30 центнер чыгып бара. Гомумән, быелгы коры елда бөртеклеләр буенча уртача уңыш 20-25 центнердан да күп булмас дип уйлаган идем. Чөнки яңгыр май аенда ике тапкыр яуды да, урып-җыю башланганчы бөтенләй дә яумады. Аңа карамастан, игеннәребезнең уңышы куандырырлык булды, – дип бөртеклеләрнең уңышы белән таныштырып узды Илдар.

Терлек азыгы аз булды

– Кукурузның 50 гектарын орлыкка алырга планлаштырган идек, терлек азыгы аз булу сәбәпле барлык 450 гектарны да силоска гына алырбыз дип планлаштырабыз. Чөнки беренче каттан терлек азыгын кирәкле кадәрен җыеп ала алмадык, планлаштырганнан азрак булды. Икенче каты да сөендерерлек булмады. Өченче катыннан туплап бетереп булмасмы дип өметләнәбез. Әлегә барлыгы 6600 тонна терлек азыгы тупланган килеш, үзалдыбызга куелган планда кимендә 8 мең тонна дип тора. 10 мең тонна туплый алсак, рәхәтләнеп чыгышланырга була, запас та калачак.

Терлек азыгы әзерләүдә өч комбайн эшли – икесе «Полесье», берсе – «ДОН 680». Аларда Александр Сергеев, Петр Пчельников, Зөфәр Леонтьев хезмәт куя. Терлек азыгын базга дүрт «КамАЗ» ташый, машиналарны Василий Овчинников, Владислав Троцианский, Роман Степанов һәм Павел Тарасов иярли, – дип башкарган эшләре һәм тырыш шофер-механизаторлары белән таныштырып узды баш агроном.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев