«Труд»та туган җиренең чын патриотлары эшли
Амбар хуҗалыгына капкадан килеп керүгә күзгә матур итеп үсеп утыручы чәчкәләр күренде. Территория чип-чиста. Биредә эшләүчеләр өчен ял итү почмагы да ясалган, хезмәт куючылар кыярлар да утыртканнар, аларының да уңышы күренә.
Районыбыз хуҗалыклары яңгырлар булу сәбәпле урып-җыю эшләрен туктатып торса да, амбар хуҗалыкларында эшләр гөрли. Бу атнада без «Труд» җәмгыятенең Чепьяда урнашкан ындыр табагында булып, андагы эш торышы, быелгы урак белән таныштык.
Амбар хуҗалыгына капкадан килеп керүгә күзгә матур итеп үсеп утыручы чәчкәләр күренде. Территория чип-чиста. Биредә эшләүчеләр өчен ял итү почмагы да ясалган, хезмәт куючылар кыярлар да утыртканнар, аларының да уңышы күренә. Әлбәттә, биредәге җитәкче үз эшенә күңелен бирмәсә, кул астында эшләүчеләр белән уртак тел тапмаса, нәтиҗә дә булмас иде. Ә менә ындыр табагын дистә елга якын җитәкләүче Виталий Копаровның территориядә генә түгел, һәрбер складында да тулысынча тәртип. Бирегә ул армиядә хезмәт итеп кайткач, 1994 елда иптәш егете чакыруы буенча эшкә килә. — Хезмәт стажымны гомуми алып караганда, утыз беренче елым китте, ә амбар мөдире булып 2015 елдан эшлим. Аңарчы машинист та, оператор хезмәтен дә башкарырга туры килде. Үзең генә бернинди дә нәтиҗәгә ирешеп булмас иде, җитәкчебез белән дә, инженер һәм агроном белән дә аңлашып эшлибез. Нинди запчасть кирәк булса да хәзер табып алып кайтып бирәләр. Биредә эшләүче коллективым да бик тырыш, үз эшләренә җаваплы карау-чылар. Җәйгә вакытлыча эшләүчеләр дә алабыз, быел студент һәм мәктәп укучылары да эшкә килде. Сер түгел, эшче көчләр сафы елдан-ел сирәгәя бара, хуҗалыкта туган җиренең чын патриотлары гына эшләп кала, — ди Виталий әфәнде.
— Элек эшләр күп иде, чөнки бөртеклеләрне күп чәчәләр иде, аны чистартып, киптереп дәүләткә дә тапшыра идек бит әле, — дип хатирәләрен яңартты амбар мөдире. — Аннан тыш бәрәңге үстерә иде бит әле хуҗалык, сортировка да, подвалы да шушында урнашкан иде. Ә хәзер чәчелә торган мәйданнар аның кадәр күп түгел, күбрәк терлек азыгына өстенлек бирелә. Шулай да амбарда ел әйләнәсе эш тукталып тормый безнең. Яз көне симәнә җибәрә башлыйбыз, дөрес, җәмгыятьнең тагын бер амбары бар, ул Сырья авылында урнашкан, аннан күбрәк тә китә әле симәнә. Хуҗалыкның тегермәне амбар территориясендә урнашкан, аннан ел әйләнәсе фермаларга комбикорманы җибәреп торам. Аның сыйфатына бик зур игътибар бирәбез, чөнки сөтнең күләменә дә, сыйфатына да ул зур йогынты ясый. Урып-җыю алдыннан амбарны әзерлибез. Шунсыз кайткан ашлыкны вакытында урнаштырып бару мөмкин түгел. Бер елны сушилканың сор-тировка ягын алыштырып киттеләр, өр-яңа ашлык төягечләр алынды, вак-төяк ремонт эшләрен үзебез дә башкарып торабыз. Киләсе елга зур ангар ясарга дигән план бар. Инде урып-җыю тәмамланганнан соң бөтен җирне җыештырып, рәтләп куябыз. Икенче язга кадәр симәнәләрнең торышын карап торабыз, контрольдә тотабыз. Биредәге командам белән рәхәтләнеп эшлибез, — дип Виталий абый һәрберсе белән таныштырып чыкты.
1987 елдан «Труд» хуҗалыгында эшләүче Александр Шевелев башта электрчы хезмәтен башкарган булса, хәзер оператор булып эшли. Сүзгә Александр әфәнде үзе дә кушылды:
— Бу сушилка 1997 еллар тирәсендә төзелде дип хәтерлим, дип үзенең эш урынына төртеп күрсәтте әңгәмәдәшем. Бик яхшы сыйфатлы булды ул. Дөрес, запас частьлар табуы гына кыенлашты хәзер, ләкин алай да табып алып кайталар. Башта ашлыкларны мичкә ягып киптерсәк, 2000 еллардан башлап инде газ белән эшли башладык. 30 елдан артык сушилкада эшлим инде. Ашлык коры кайтканда да сушилкага кертеп чыгарабыз, чөнки сортировкасы да шунда урнашкан безнең. Бер ягы — киптерә, икенче ягы — чистарта. Хуҗалыкка дигән ашлыкны да чистартып бирәбез.
— Тагын бер тырыш хезмәткәр — «Газ-53» машинасы белән сушилкадан ашлыкны складларга күчереп торучы Илшат Леонтьев, — дип сөйләвен дәвам итте Виталий Копаров. Ул да биредә күптән эшли инде, күпбалалы әти дә әле ул, бик булган кеше. Нинди генә техникага утырса да ялт итеп эшли торган шофер.
Кушылган барлык эшләрне ялт итеп эшләүчебез — Нина Романова тиздән лаеклы ялга китәргә әзерләнә. Эшнең тәртибен белеп эшләүче, хезмәтне яратучы кеше ул.
Виталий әфәнде белән амбардагы складларда да булып чыктык. Андагы иген уңышы сөендерерлек. Инде яңгырлар гына күпкә китмичә, вакытында җыеп алырга насыйп булсын иде. — Әлегә яңгырлар уңышка зыян китерми, ә менә терлек азыгына бик кирәк алар, — дип сүзгә кушылды хуҗалыкның баш агрономы Илдар Гыйләҗев.
— Безнең 1100 гектардан бөртеклеләрне җыеп аласы бар иде, бүгенге көнгә 543 гектары сугылды. Уракның экваторына җиттек дисәк тә була. Урып-җыю эшләренә 24 июльдә чыккан идек, яңгырлар булу сәбәпле өзеклек белән эшләргә туры килә. Урып-җыюда «Акрос-550» комбайны белән Валерий Степанов, «Акрос-585» комбайнында Владислав Абрамов һәм "КЗС-812«дә Эдуард Овчинников эшли. Игеннәрне җыеп алуны көзге культуралардан башладык, бодайның «Льговская-4» сорты бер гектардан уртача 30,2 центнер уңыш бирде. Аннары борчакны сугарга керештек. «Аксайский» һәм «Ульяновец» сортларының уңышлары бер тирә булды быел — уртача 19,8 центнер. Арыш начар кышлаганлыктан аңа арпа өстәп чәчкән идек, уртача уңышы 30,4 центнер булды. Солының бездә «Всадник» дигән сорты, ул уртача 33,3 центнер уңыш бирде. Арпаның әлегә уртача уңышы 31,3 центнер булды. Бүгенге көнгә амбарга кайткан ашлык күләме — 1612 тонна. 3000 тоннадан артыгракны җыеп ала алырбыз дип өметләнәбез инде. Башка елны кукурузны 400-450 гектар мәйданга чәчсәк, быел 575 гектар булды.
— Шуның 50 гектарын орлыкка алырга планлаштырабыз. Силос күп булса, бәлки күбрәк өлешен дә сугып алырбыз әле. Аның сортларына килгәндә, чит ил гибридларын да чәчәбез, үзебезнең ил сортларын да кулланабыз. Быел чит ил гибридларының үсешләре әйбәтрәк күренә.
Мин агроном булып эшли башлаган елларда күпьеллык үләннәр мәйданы 650-700 гектарны тәшкил итә иде, хәзер инде 1000 гектарга якын, дип терлек азыгы әзерләү буенча да сөйләп узды Илдар.
— Язгы салкыннардан соң беренче кат сенаж булмас инде дип тә борчылган идек, чөнки алар күпьеллык үләннәргә стресс бирде, шулай да үләннәр үсеп китә алдылар һәм тупланган терлек азыгы күләме дә яхшы булды — 7000 тоннага якын. Быелга куелган план 8000 иде. Бүгенге көндә инде икенче катын алабыз. Терлек азыгы әзерләүдә «Полесье» комбайннарында Алексей Овчинников, Александр Сергеев (бүгенге көндә аны тракторга күчердек һәм аның урынында Михаил Николаев эшли башлады), «ДОН 680» комбайнында Зөфәр Леонтьев хезмәт куя. Уру эшләрен яшь егет Владимир Кузнецов белән Сергей Копеев башкаралар. Сенажны дүрт «КамАЗ» ташый, аларда Роман Степанов, Павел Тарасов, Владислав Троцианский, Василий Овчинников эшли. Базда Олег Ураков бөтен кайткан массаны таптап торды. Күп кайткан вакытта Игорь Кумаев аңа ярдәмгә килде. Урып-җыю эшләре, терлек азыгы туплау белән беррәттән җир эшкәртү дә алып барыла. Анда өч агрегат хезмәт куя. «К-742» тракторында ике якка сукалый торган агрегат белән Леонид Федоров 300 гектардан артык мәйданны сукалап куйды инде. Икенче агрегат — чизель белән «Т-150» тракторында Игорь Кумаев эшли. Петр Раимов «МТЗ-1221» тракторы белән дүрт төрәнле сука белән җирләрне эшкәртә.
Хуҗалыкта хезмәт куючыларга вакытында печәнен, саламын өләшеп, ашлыгын да биреп барырга тырышабыз. Печән пресслауда Алексей Абрамов белән Дмитрий Константинов эшләделәр, ә инде бүгенге көндә салам пресслауда Алексей Абрамов белән Юрий Тугашев хезмәт куялар, — дип башкарыла торган барлык эшләре белән таныштырып узды Илдар Гыйләҗев.
Язгы чәчүгә зурлап әзерләнеп, бөтен көчне шунда куеп әлеге эшләр башкарылса, көзге чәчү эшләре урып-җыю, терлек азыгы әзерләү эшләре белән бер чорга туры килгәнлектән, сизелми дә эшләнеп куела. Быел "Труд"лылар арпаны 33 гектар тирәсе генә чәчәргә планлаштыралар, чөнки кышлавы да авырдан, сорау да зур түгел аңа хәзер, ди баш агроном. Ә инде көзге бодай 127 гектарда чәчеләчәк. Планлаштырган эшләрен үз вакытында башкарып чыгарга насыйп булсын. Игеннәрнең калган мәйданнарын югалтуларсыз җыеп алып, терлек азыгын да мулдан тупларга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев