Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәтешлеләр бездән тәҗрибә туплый ?? (+фоторепортаж)

Бүген районыбыз Тәтештән кунаклар кабул итте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Тәтешнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм хуҗалык җитәкчеләре «Татарстан» һәм «Кызыл юл» җәмгыятьләрендәге мегафермалар белән танышып, тәҗрибә тупладылар.

«Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин хуҗалык турында кыскача сөйләп, мегаферма төзелешенә тукталды. Бүгенге көндә биредә 826 сыер савыла, ә мегаферма үзе 832 башка исәпләнгән. Хуҗалык рәисе маллар савыла торган карусель белән дә, сөт сакланышы белән дә таныштырып үтте. Кунакларны малларның көндәлек рационы да, аларга биреләсе азыкның кайда, ничек ясалуы да кызык иде. Сөт саву буенча лидерлар рәтендә йөрүче «Татарстан» җәмгыятеннән Тәтештән килгән кунаклар күп кенә файдалы мәгълүмат туплап киттеләр. Шулай ук хуҗалыкның яңача эшләнгән бозау торагында да булдылар. Биредәге бозаулар имәр өчен куелган яңача җиһазлар әнисенең имчәген хәтерләтүен, шуңа ошатып ясалуы искәртелде. Бозау торагында эшләүче Дания һәм Налияләр хезмәтен дә җитәкчелек югары бәяләп, терлекчеләрне мактап узды. 

Тәтешлеләр өчен тәкъдим ителгән тагын бер мегаферма «Кызыл юл»ныкы иде. Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин кунакларны азык цехы белән таныштырып, үзләре җитештерә торган карнажны күрсәтеп үтте. Биредәге мегаферма буенча да кунакларда сораулар күп туды. Алар мондый фермаларны тоту, отышлы эшләтү серләрен белергә теләделәр. Фердинанд Нургаянович күп сөт савуның сере - нәселле сыерлар алудан дип җавап бирде һәм үзләре нәселле маллар алучы Мотыйгуллин хуҗалыгын мактап узды.

Тәтештән килгән делегация район башлыгы Рамил Нотфуллинга, авыл хуҗалыгы идарәсенә һәм файдалы мәгълүматлар белән бүлешкән хуҗалык рәисләренә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. 

Фото: автор

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мегаферма Кызыл юл татарстан хуҗалыгы Тәтеш районы