Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукта, тукта, яумыйча тор

Районыбыз игенчеләре яңгыр туктаган арада, бераз җилләп китүгә, басуларга чыгып, ничек тә җаен табып бөртекләрне сугу ягында.

Бу көннәрдә бертуктаусыз яуган яңгырлар тәмам үзәккә үтте. Безнеке тек безнеке, Игенченең йөрәге нишли микән анда? Уңышны коры чакларда җыеп алуга җитми инде. Интернетта әле һаман яңгырлар күзәтелә, 20ләре тирәсендә генә чалт аяз көннәр күренгәли.  Шулай да, районыбыз игенчеләре яңгыр туктаган арада, бераз җилләп китүгә, басуларга чыгып, ничек тә җаен табып бөртекләрне сугу ягында. Районның авыл хуҗалыгы белгечләренең дә күңелләре тыныч түгел, аязу әсәре сизелүгә үк баш агроном басуга чаба. 8 август көнне кичкырын 1734 гектар җирдә игеннәр җыеп алынды дигәннәр иде. Җомга тагын яңгыр яуды. Бүген исә кичкә кадәр аяз күрсәтә. Район буенча уртача уңыш 31, 9 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю