Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тулы амбарларны күреп, сөенергә язсын! (фото)

Быел алар беренчеләрдән булып уракка төште

«Арбор» җәмгыяте 2022 елда бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме белән республика буенча беренче унлыкка кергән иде.

Быел алар беренчеләрдән булып уракка төште. Беренчел нәтиҗәләр ничегрәк булуын һәм «Арбор» җәмгыятендә бүгенге көндә нинди яңалыклар барлыгын белер өчен хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов белән аралашып алдык.

Яңгыр сирәк тәтеде

— Узган елгы уңышны кабатлап булмас шул быел, — дип башлады сүзен җитәкче. — Язгы чәчүдән соң яңгыр бер тапкыр май аенда яуды, июньдә әзрәк явып үтте һәм менә кичә яуды (безнең сөйләшү 25 июль көнне булды — З. Ф.), башкача бездә яңгыр булмады, шуңа да уңыш та мулдан булыр дип әйтеп булмый, узган елгының яртысын суга алсак иде дибез. Борчакны сугып бетердек, арпага бераз иртәрәк әле, арыш белән көзге бодай юк, дөресрәге язга чыккач өстәп чәчкән идек аларга. Узган ел да көзге чәчүдән соң яңгыр булмады, шунлыктан бодай да, арыш та ныгып кала алмадылар һәм начар кышладылар. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 1200 гектар, аларны өченче ел инде көчле егәрлекле, заманча «Акрос-595» маркалы ике комбайн җыеп ала.

Ярдәмчеләрсез

Мөһим чорда комбайннар ватылса, дигән шик тумыймы соң, дип Хәмит Сәетовичтан сорамый кала алмадым. — Берсе генә ватылса да, комбайннарның 50 %ы гына эшли дигән сүз бит инде. Ватыла калсалар да вакытында төзекләндерергә тырышабыз инде. Комбайнчылар да ышанычлы, Нурулла Ульданов инде бик күптәннән эшли торган алдынгы игенче. Яңа «Акрос-595» кайткач, аңа утырырга авырлык белән генә ризалашты, "Нива«дан соң ияләнә алмам, дип борчылды. Илнар Зиннәтуллин механизатор булып озак еллар эшли иде инде, комбайнга утырганына өченче елы. Комбайнчыларның ярдәмчеләре юк, икесенә дә берәр «КамАЗ» машинасы беркетелде. Ярдәм кирәк булса, «КамАЗ» шоферлары Зиннур Галләмов белән Марат Гарифуллин ярдәм итә, чөнки аларга да бит комбайннарның төзек булып, эшләп торулары зарур. Урында гына төзекләндереп булмыйча, гаражга кайтырга кирәк булса да, анда да кайта шоферлар, бергәләп ясап чыгалар. Урып-җыю эшләрен дүрт кеше башкарып чыга дип әйтерлек инде.

Терлекчелектә үзгәреш

— Быел төп көчне терлекчелеккә юнәтеп, абзарларда сыерларны бәйсез тотуга күчерәбез, бу эшләр июнь аенда башланып киткән иде. Узган ел савым залларын эшләп куйган идек. Августның 15еннән соң терлекләрне кертергә кирәк инде. Быел бер абзар, икенче елга тагын берне эшләргә исәп. Бу эшләрне кредит алмыйча, үз көчебез белән башкарып барабыз. Эшләр алдыннан төрле җирләргә барып, өйрәнеп, үзебезгә яраклаштырып эшләдек. Удмуртиядә дә булдык, Татарстанның берничә районына да бардык, райондагы хуҗалыкларда булган мондый фермалар белән дә таныштык.

— Бу инде заманадан артка калмаскамы?

— Заманадан артка калмас өчен дә, аннан кадрлар ягын уйлап та. Терлекчелектә эшләүчеләрнең дә яше пенсиягә якынаеп бара, шулай ук аларның эшен җиңеләйтү максаты белән дә башкарыла бу үзгәрешләр.

Запаслар мул

— Терлек азыгы узган елгыдан ким, корылык шулай ук үзен сиздерде. Күпьеллыкларның икенче катын инде җыеп бетердек диярлек. Икенче каты да үсмәде, парлы теземнәр салып, шулай итеп җыйдык. Барлыгы мең ярым тонна тирәсе терлек азыгы җыеп ала алдык. Алар чәчәк ата башлаган иде, без шуның өчен дә җыйдык, аннан инде сентябрьнең 15енә кадәр өченче катын да җыеп алып булмасмы икән дип тә уйладык. Кукурузлардан корылык булгач масса җыеп булмас дибез, вегетация чоры үтте, инде баш чыгарды, ләкин кыска алар. Берьеллыклар да әллә ни мактанырлык булмады, 300 гектар тирәсе мәйданнан бер базлык азык туплый алдык. Күпьеллыклардан өченче катында да әзрәк туплый алсак, шуның белән чыгышланырбыз дип торабыз. Узган ел тупланган запасларыбыз да мулдан, яңа елга кадәр җитәчәк әле, әлегә шуларны ашатабыз. Печәнне әзерләгәннән соң иң беренче чиратта хуҗалык хезмәтчәннәренә өләшәбез. Быел да узган елгы күләмдә өләшә алдык. Саламны да кемнәргә кирәк, кем терлек асрый шуларга кайтарып бирәбез. Өендәге терлеге тук булса, хуҗалыкта эшләүчеләр эшләренә тыныч күңел белән килә һәм эшли бит, — ди җитәкче.

Иртә килгән яздан ук күңелгә шом кермәгән идеме дип кызыксынам Хәмит Сәетовичтан. — Шом кергән иде, җәй коры килерме дип курыккан идек, ләкин 2010 ел кебек үк булмады үзе. 2010 елдан да корырак 1981 ел булды әле. Ул елны Казахстанга кадәр барып салам әзерләделәр. 2010 елда Киров өлкәсе, Мари Иле республикасыннан терлек азыгы ташылды. Инде андый елларны башка күрергә туры килмәсен. Районыбызның һәрбер хуҗалыгына булган уңышларын югалтуларсыз җыеп алып, җыйган уңышның бәясе булып, көз көне тулы амбарларны күреп, сөенергә язсын, — дип телисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы