Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тулы амбарларны күреп, сөенергә язсын! (дәвамы)

Быел алар беренчеләрдән булып уракка төште

Хуҗалыкның терлек азыгы һәм бөртеклеләр буенча иң җаваплы кешесе, 1992 елдан бирле баш агроном булып эшләүче, Татарстанның атказанган агрономы Марат Галләмов белән амбар хуҗалыгында очрашып, сүзне барлык мәйданнар белән танышудан башладык.

— Безнең барлыгы 2400 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 650 гектарында күпьеллык үләннәр, 250 гектарында кукуруз һәм 1200 гектарында бөртеклеләр үсә. Моннан тыш люцерна орлыгы суктырып аласы бар һәм быел беренче ел җитен чәчкән идек. Ул нәзберек культура түгел икән, чәчкәннән соң бер тапкыр гына чүп үләннәренә каршы эшкәрттек, карап торышка бик матур күренә, уңышны күпмерәк бирер?! Инде уңышы әйбәт кенә чыгып, урнаштырып, файда күрсәк, киләчәктә дә шул культураны үстерергә планлаштырабыз.

Чәчүгә без быел 6 апрельдә чыгып, 30 апрельдә инде төгәлләгән идек. Иртә чәчелгән басуларның уңышы да аерылып тора. Ләкин алай да узган елгы уңышны кабатларлык түгел инде алар, быел уртача 25 центнер чыгар дип көтәбез. Без узган ел терлек азыгын да күп әзерләдек, якынча ике еллык булгандыр, бөртеклеләрне дә 5400 тонна җыеп алган идек. Башка елларда 4400-4700 тонна тирәсе була иде.

— Быел инде узган елгы уңышлардан чыгып, язын әзрәк бөртек-леләрне һәм азык культураларын киметтек һәм 100 гектардан артык пар җирләре калдырдык, аңа тирес кертеп, көзге чәчүгә әзерләп куйдык. Әлбәттә, югары уңыш алуда һава торышы факторы да, сортларның әйбәт булуы да, җирнең тиешенчә эшкәртелүе дә зур роль уйный. Шуңа да без сортларны алыштырып торабыз. Быел Ульяновскийдан бодай, солы, арпа, борчак, виканың яңарак сортларын алып кайттык. Замана белән бергәләп аяк атларга тырышабыз. Инде борчакны җыеп алдык, киптереп, симәнәгә әзерләп куйдык. Хәзер арпа өлгереп килә, артыннан солы да җитешә, — диде Марат Галләмов.

Ындыр хуҗалыгында без килгән көнне эшләр бик кызу түгел, чөнки алдагы көнне яуган яңгырлардан соң «кыр кораблары» ял итә иде. Амбар хуҗалыгы мөдире Фәрит Гарипов сигезенче елын эшли икән. — Иң мөһиме басудан кайткан бөртеклеләрнең дымлылыгы югары булмау, коры кайтканда эшләп бетереп барабыз, — диде ул. Ярдәмчеләре дә ышанычлы аның. — КЗСта Фидәил Әхмәтҗанов белән Эдуард Ионов эшлиләр, анда симәнә әзерләнә инде безнең. Шунда ук киптергеч тә урнашкан. Ярдәмгә лаеклы ялдагы кешеләрне дә чакырабыз. Бер агрегатта Рифат Гобәев хезмәт куя. «ЗИЛ» машинасында Нурулла Әскаров эшли, — дип таныштырып узды белгечләр.

Югары уңыш алуда тәҗрибәләре югары булган хуҗалыкның быелгы һава шартларының кырысрак килүе кәефләрен кырса да, булганын югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булса иде, дип телиләр алар. Теләкләре кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы