Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тупланган терлек азыгын кадерләп тотарга язсын!

«Яңа тормыш» җәмгыятенә ничә тапкыр килсәк тә, биредә эшнең гел оешкан төстә баруын күрәбез. Бүгенге көндә алар кукурузда эшлиләр. Әлеге культура биредә 380 гектар мәйданны били. Быел «Золотой початок 153 МВ», «Росс-140», «Росс-199» һәм чит ил гибридлары белән эш иткәннәр.

Уңышларның мул булуы бердәм команда булып, җир эшен тиешле таләпләргә туры китереп эшләүдән һәм, әлбәттә, һава торышыннан тора. Хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Заһидуллин белән сүзебезне икенче елның уңышы өчен инде башкарылган эшләрдән башладык.

– Киләсе ел уңышын кайгырту эшләре ел дәвамында бара. Әйтик, басу-кырлардагы уңыш җыеп алынганнан соң, киләсе елга монда нәрсә чәчәбез дип планлаштырабыз һәм шуңа карап җир эшкәртү көйләнә. Кайбер басуны чүп басканын күрәсең дә, анда инде икенче елга күпьеллык үлән планлаштырасың, чөнки агу белән генә аны җиңеп булмый. Ә күпьеллык үлән (люцерна) басуларны чүп үләннән чистарта, туфракның уңышын яхшырта. Мөмкинчелектән чыгып бүгенге көндә җир эшкәртү эшләре бара, дымлы мәйданнар сукалана, таулы мәйданнар тирәнәйтелә. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, туфракны яхшыртмыйча берничек тә яхшы уңыш алып булмый. Әллә нинди минераль ашламалар һәм препаратлар кертсәң дә, тирес керткән, сидераль культуралар чәчеп сукалаган басуга җитми инде.

– Быел көзен күпме мәйданнар чәчелде? Әлеге эшләрдә кемнәр катнашты?

– Безнең быел әзрәк кыенлык-лар булды, вакытында эшләргә мөмкинчелек булмады. Бу инде һава торышына да бәйле иде. Шулай да тиешле мәйданнар чәчелде, алар хәзер тишелеп килә, ләкин киләчәктә алар ничек булырлар, әлегә җавап бирүе кыен. Чөнки көздән бик матур калган уҗымнар я кышын авырдан чыга, я яз кар вакытында эремәү сәбәпле зыян ала. Шуңа да өстәп чәчәр өчен симәнә әзерләп куйдык инде.

Безнең 392 гектарда чәчү эшләре алып барылды, шуның 108е көзге бодай, калганы арыш. Әлеге эшләрне «Фиат» чәчкече белән «К-744» тракторын иярләүче Ришат Әсхадуллин башкарды. 98 гектарын «СЗР 5.4» чәчкече белән «Беларус»та эшләүче Илһам Шәрипов чәчте.

– Терлек азыгы мул булды дидегез...

– Терлек азыгы быел дөрестән дә бик күп булды. Сенаж – 13328 тонна, силос 4752 тонна әзерләнде. Узган ел белән чагыштырып карасак, 2021 елда люцерна булмады, икенче укостан, гомумән, бер баз сала алдыкмы икән. Ә быел бик әйбәт булды. Шулай ук костер үләне дә уңышы белән сөендерде. Аны инде без хуҗалыкта эшләүчеләргә бирергә дип тә күпләп үстерәбез. Узган ел люцерна булмау хисабына җәмгыять терлекләренә дә шуны ашаттык. Быел люцернаның икенче каты да бик яхшы булды. Шулай да уңыш әйбәт булу да кыенлыклар тудырмый калмый. Чөнки без аны тиешле фазасында җыеп ала алмыйча калабыз. Җыеп алып кына эш бетми дә бит әле, аны җыеп алып, базга салып, таптап та куярга кирәк. Инде булган терлек азыгының кадерен белеп тотарга язсын иде. Әлеге эшләрдә хезмәт куючы егетләребез әле күлтидә, әле терлек азыгында, әле башка эштә эшлиләр. Бар эшнең дә тәртибен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. «Полесье» комбайнында эшләүче Газыймҗан Исмәгыйлев язын «Беларус» тракторында кукуруз чәчә, аннан терлек азыгы ура торган комбайнга утыра, сенаж һәм силос салу эшләрендә дә катнаша. «Магдон»да Илшат Нәҗипов хезмәт куя. Быел әлеге механизаторга да эш күп булды. Люцернаның икенче катын да ул урды, бөртекле культураларны да. Люцернаның икенче катын уру эшендә шулай ук «Беларус» тракторында, «Полесье» тагылмалы ургычы белән Айрат Гарипов та хезмәт куйды.

Терлек азыгын әзерләүче «Полесье» комбайннарында Илшат Баһаветдинов белән Марат Газыймҗанов эшли. Бүгенге көндә алар кукуруз жаткалары тагып, силос әзерләүдә. Егетләребез ышанычлы булгач, эшләрне курыкмыйча кушып була, шунсы сөендерә. Терлек азыгын ташуда «КамАЗ» шоферлары тырышып хезмәт куя. Алар – Марат Мөхәммәтгалиев, әтиле-уллы Ралиф һәм Нияз Габделхаков, Марат Сибгатуллин, Алмаз Сәләхетдинов, Шамил Нигъмәтҗанов. Базда «К-701» тракторы белән Илшат Габделхаков эшли. Ике техника иярли торган механизаторларның берсе ул. Базда эш беткәч погрузчигы белән тирес түгү, терлек азыгы төяү эшләрен башкаруга алыначак. Баздагы икенче техникабыз «К-744» тракторы. Анда Ришат Әсхадуллин эшли.

– Хуҗалыгыгызда кукурузны бөртеккә алу эшләре дә матур гына башкарылып килә

– Әйе, кукурузның барлык мәйданының 80 гектары орлыкка алырга планлаштырылган иде. Көннәр коры һәм кояшлы торганда әлеге мәйданның күпчелек өлешен эшли алдык. Бүгенге көннәрдә дә яңгыр каты яумаганда әлеге эш дәвам итә, инде күп тә калмады. Урып-җыю эшләрен Булат Мөдәрисов белән Марат Нигъмәтуллин башкарды. Игеннәрне җыеп алуда да матур гына эшләп, үз хезмәтләренең осталары икәннәрен күрсәткәннәр иде әлеге егетләр. Алардан бөртеклеләрне алдынгы «КамАЗ» шоферы Ринат Нурмөхәммәтов ташып торды.

– Илгиз Котдусович, планлаштырган эшләрегезне вакытында эшләп, күпме хезмәт белән тупланган уңышларыгызны сөенеп кулланырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлек азыгы