Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тузганак терлек азыгы түгел (+фото)

«Сосна» күмәк хуҗалыгында сенажга егылган люцерна һәм басуларны баскан «сары чәчәк» – тузганактан экспресс-лаборатория ярдәмендә анализ алынды.

Кичәге киӊәшмә барышынында терлек азыгы хәзерләүнеӊ торышы турында, аны тулы көченә башларга кирәклеген район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләрнеӊ кат-кат исләренә төшерде. «Сосна» күмәк хуҗалыгында сенажга егылган люцерна һәм басуларны баскан «сары чәчәк» – тузганактан экспресс-лаборатория ярдәмендә анализ алынды.

Бу экспресс лаборатория бик кыйммәтле – бәясе 1 миллон 800 меӊ сум. Әмма 2-3 минутэчендә азыкныӊ, үләннеӊ составы турында кичекмәстән анализын күрсәтә. Үткәрелгән тикшерүнеӊ нәтиҗәсе – иӊ кирәкле матдә булган каротин тузганакта люцернага караганда 10 тапкыр ким икән. Тузганактан сенаж әзерлим, дип йөрмәгез, күпьеллык үлән басулары – өч, күп дигәндә 4 елдан инде эшкәртелеп, яӊа мәйданга күчерергә кирәк, диде район башлыгы.

Печәнгә төшүнеӊ иӊ кирәкле вакытын кулдан ычкындырмаска кирәклеген урыннарда аӊласалар да, үләннәрнеӊ кыска, массаныӊ аз булуын сәбәп итеп, эшкә керешү әле дә сузыла

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү