“Тыл”дагылар яки ындыр табагы фанатлары (+фото)
Әмма “икмәк фронты”нда нәкъ алар кебек үк тагын бер мөһим “буын” (звено) бар. Ындыр табагы бу. “Алгы сызыктагы”лар янәшәсендә ничектер аларның хезмәте күләгәдә кала кебек.
Урып-җыю турында сүз чыкса, барыбыз да беренче чиратта басудагыларны – комбайнчы-шоферларны күз алдына китерә. Баш түбәсен көйдерерлек эсседә, иртәдән кичкә кадәр тузан өермәсе арасында эшләүчеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел шул. Әмма “икмәк фронты”нда нәкъ алар кебек үк тагын бер мөһим “буын” (звено) бар. Ындыр табагы бу. “Алгы сызыктагы”лар янәшәсендә ничектер аларның хезмәте күләгәдә кала кебек. Юкса, биредә дә шул ук көрәш, шул ук тузан, шул ук хезмәт.
Кайтканны эшкәртергә була инде, дияргә ашыкмагыз. Тәүлек әйләнәсе эш гөрләп барсын, кайткан ашлык вакытында, тиешенчә эшкәртелеп, яхшы сыйфатлы орлык, көшелләр булып, амбарларга керсен өчен дистәләрчә кешегә, ай-һай, тырышырга кирәк әле. Инде ындыр табаклары күптән сезонлы эш урыны булудан туктады.
– Ел әйләнәсе эш тукталмый бездә, – ди “Татарстан” хуҗалыгының амбар мөдире Иңгел Мөхәммәтҗанов та. – Фермаларга көн саен 12 тонна ашлык кына җибәрәбез. Элекке кебек барысын бергә кушып, фуражга гына дип җибәрәсе түгел. Катнаш азык ясый торган тегермән алгач, таләпләр бигрәк тә артты: һәр культураны аерым ташып, махсус бүлемнәргә тутырасы... Язга чыгуга, орлыкларны суыру эшен башлыйбыз, аларны җылыту өчен кирәкле технология бу, аны марттан башлыйбыз. Ремонт-чистарту эшләре дә бетеп тормый, бушаган бүлемнәрне шул вакытта ук тәртипләп, яңасын кабул итәрлек хәлгә китерәбез...
Орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык булгач, биредә таләпләр тагын да югары. Һәр сортны башкасы белән катнашмаслык, буташмаслык итеп аерым бүлемнәргә салганчы, әле суыру-чистартуда да (гәрчә инде басуда ук агрономнар бу кадәресен кайгыртып, комбайнчылар бер сорттан икенчесен күчкәндә бик яхшылап чистартсалар да) күптөрле таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Иләкләрне дөрес куймау яки вакытында алыштырмау гына да орлыкларның сыйфатын бозарга мөмкин. Шуңа күрә биредә эшләүче һәркемнән өстәмә зур җаваплылык сорала.
22 ел амбар мөдире (аңа кадәр бәрәңге саклагычка җаваплы) булып эшләгән Иңгелдән бу еллар эчендә иң катлаулысы булып кайсы ел истә калган, дип сораган идем, тыйнак кына: “Берсен дә аерым күрсәтәсем килми”, – диде. Аңлашыла да, һәр ел үзенчә катлаулы. Шулай да иң үзгә ел булып, басудан кайткан ашлыкны киптерми-нитми генә урнаштырган 2010 ел хәтерләрендә калса, шулай ук урак җитеп беткәндә давыл булып, ындыр табагына бик күп зыян салган 2014 ел да онытылырлык булмагандыр. Ул чакта да сынатмаган иде бу тырыш коллектив. Ничек итсәләр иттеләр, санаулы көн эчендә ындыр табагын яңа уңышны кабул итәрлек хәлгә җиткерделәр (түбәләр ремонтын әйтмим, амбардагы бүлемнәрне кабат яңа ашлык кабул итәрлек хәлгә китерү, калган ашлыкны кабат чистартып, киптерү һ.б.). Сәгать кебек төгәл эшләргә күнеккән коллектив булдыруда, билгеле, мөдирнең хезмәте зур. Берсеннән-берсе тырыш, уен-көлкеле машинистлар, аларның ярдәмчеләре турында сөйләгәндә ул сүзне Шамил Сибәгатуллиннан башлый. “Минем белән бер көнне амбарда эшли башлады ул, арада иң тәҗрибәлесе”, – ди. Хәер, инде күп еллардан бирле эшләүче Илшат Фатыйхов, Зөлфәт Латыйпов, Радик Бариев, Рәсим Мөбарәкшин, Илһам Фатыйхов, Руслан Идиятуллин, Илнур Дәүләтшиннарның һәркайсы үз эшенең остасына әйләнгән. Радик, Зөлфәт, Илнур гына сезон тәмамлангач, үз эшләренә күчә, калганнары ел әйләнәсе шушында эшли. Бу коллективның тагын бер бик зур плюсы бар: үз эшләрен биш бармаклары кебек белүләре өстенә алар барысы да бик кешелекле, эшкә яңа килгән яшүсмерләрне зур сабырлык белән шушы эшкә өйрәтәләр. Шуңа күрә бирегә бер килгән яшүсмер ел саен биредә эшләү өчен каникулны көтеп ала (гәрчә, хезмәтләре җиңел булмаса да). Өченче сезон ярдәмче булып эшләүче Марат Шакирҗанов, быел гына бу эшкә килгән Нурвил Дәминов, Рәсүл Зыятдинов, Рәйхан Латыйпов, Илназ Зариповларны да баш-аяклары белән шушы ындыр табагына гашыйк итәчәк әле бу абыйлар. Биредә чыныгу алган Ленар Мөхәммәтҗанов (хәзер инде ферма мөдире булып мактала), энесе Алмаз да, Рөстәм Зарипов, Фирдүс Хәкимов, Фирдүс Галимҗановлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белем алып, шушы хуҗалыкта эшли (Алмаз гына быел киткән). Мәктәптә укыганда машинист ярдәмчесе булып эшләгән Ранил Сәйфелганиев инде хуҗалыкның иң булдыклы яшь шоферларының берсе булып, әле дә амбарда хезмәт куя. Шоферлар димәктән, алар хезмәтеннән дә бик канәгать Иңгел. Хуҗалыкның иң тырыш, иң стажлы шоферлары Фәнил Зыятдинов, Нәкыйп Закиров, Юрий Иванов, Нурулла Рәхматуллин, яшь шофер Расих Габделхаковлар, берсен-берсе алыштырып, тәүлек әйләнәсе эшнең өзеклексез, көйле баруына ирешә. Һәркем үз эшен, үз участогындагы җаваплылыкны аңлый, шуңа күрә җитештерүчәнлекләре дә югары. Зөһрә Габдуллина исә үлчәү-хисап эшләрендә төгәллек кирәклекне аңлап, игътибар белән эшләргә тырыша.
– Эшләр өчен мөмкинлекләр бар, – ди Иңгел. – Ике “Польский”, бер АВМ, бер “ОБВ-160” дип аталучы киптергечләребез бар. Уртача дымлылык белән кайтканда тәүлегенә 200 тонна ашлыкны чистартып-киптереп урнаштыра алабыз. Бездә КЗСлар бик уңайлы урнашкан, ашлык транспортер буенча, линия буенча гына бара. Запас частьларга бернинди тоткарлык юк, быел гына 500 мең сумга якын запас частьлар алынды, өч ел элек заманча аттыргыч алынган иде, егетләр булганын саклап, ремонтлап, тулы куәтенә эшләтергә тырыша.
Иңгел үз янына үзе кебек үк зарланмый-сыкранмый, алдына карап эшли белә торган, бик бердәм коллектив туплаган. Суыруда эшләүчеләр өчен беренче ашлык кайтудан дүрт сменада эш оештырудагы, ә төп коллектив өчен озынайтылган ике смена эштәге авырлык-киеренкелекне йомшартырга, оныттырырга ярдәм итә торган үзара аңлашу һәм ярдәмләшү хас аларга. Яратып эшләгәннәре сизелеп тора. Хәер, фанат булмаган кеше авыл хуҗалыгы системасында эшли, авылда яши дә алмый торгандыр ул...
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев