Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый

Шода авылына ферма эшчәнлеге белән танышырга килгәч, мөдир Ләйсән Нәҗипованың иртәнге савылган сөт күләмен документка теркәгән вакытына туры килдек. Исәп- хисап эшләре беткәннән соң, терлекчеләр хакында тәфсилләп сөйләде мөдир.

Ферма территориясенә аяк баскач та, иртәнге эшләрне тәмамлап кайтып килүче Фирзәр Хәкимҗановны очраттым. Инде менә берничә ел фермада эшли икән.Терлекчеләрне ял иттерә, сыерын да сава, бозаулар да карый.

Фирзәр авылдашларым Зөлфия һәм Фәрит Хәкимҗановларның төпчек уллары. Олысы Фәнзил бүгенге көндә Биектауда яши. Фирзәр урта мәктәпне тәмамлагач, Норма һөнәр лицеенда белем ала һәм авылда әти-әнисе янына кайтып төпләнә.

– Авылны яратам мин, шуңа да төп йортта әти-әнием янында калдым. Максатым туган авылда төп нигезне саклап яшәү, – ди Фирзәр.

Аның белән аралашканда туган авылын яратуын, әти-әнисенә булган хөрмәтен күреп бик сөендем. Фирзәр күз-алдымда үскән егет. Кеч-кенәдән тырыш, күндәм булды. Зөлфия апа гомере буе фермада эшләде, Фәрит абый данлыклы механизатор, бүгенге көндә ферма буенча инженер булып эшли. Әти-әниләре эштә чакта барлык хуҗалык эшләре дә Фәнзил белән Фирзәргә булды. Малларын да карады, ашау да пешерде, керен дә юды, өен дә җыештырды алар. Ике ел элек Фирзәр Смәел кызы Алсу белән гаилә корган. Яшьләргә бәхетле гомер телибез. Бүгенгесе кебек әти-әнине хөрмәт итеп, төп нигез җылысын саклап яшәргә язсын үзләренә.

Расил Йосыпов та Фирзәр кебек үк авылны үз иткән егет. Ул инде биш еллап фермада хезмәт куя. Аның карамагында 88 ат бар. 2021 елда 32 колын алган. Тырыш егет, үз эшенә җаваплы карый, диделәр аның хакында. Расил шулай ук ат та җигә. Маллар асларына таратырга пычкы чүбе, трактор керә алмаган абзарларга азык кертү дә аның җаваплылыгында. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Расил да бик тырыш гаиләдә үскән егет. Әтисе Васил данлыклы механизатор иде (мәрхүм булды, урыны оҗмахта булсын), әнисе Илһамиянең дә фермада эшли башлаганына быел 39 ел булган.

– Фермадагы эшемне җиренә җиткереп бетер-мичә, беркайчан да өйгә ашыкмадым. Көн артыннан көн үтте, 40 елга якын вакыт узган, сизмәдем дә, – дип каршы алды мине үгез симертүдә эшләүче Илһамия Йосыпова.

Аның карамагында бүгенге көндә 84 баш үгез бар. Илһамия ханым баштарак бозаулар, аннан соң таналар караган, сыер да сауган, озак еллар бозаулату бүлегендә дә эшләгән. Өч ел элек, бозаулыйсы сыерларны Куныр фермасына күчергәч, үгезләр группасында эшли башлаган.

Заманында Гөлфирә Сәмигуллина, Рәүфә Хафизова, Рузилә Низамова белән «Камаз» фермасында эшләгән Рәйханә Зарипова бүгенге көндә берүзе 100 баш тана тәрбияли.

– Элек дүрт кеше эшлә-гән абзарда бүген бер кеше эшли, маллар саны кимедеме әллә? – дип кызыксынам.

– Баш саны кимемәде, кул көче кимеп, эш шартлары уңайлана төшкәч, бер кеше генә калдырылды, – дип аңлатты Рәйханә ханым. – Хәзер инде эшләр күпкә җиңел, чиләкләп су ташыйсы, башак бирәсе, он сибәсе юк.

Авылдан шәһәргә китеп, читтән бәхет эзләп йөрүне кирәк дип санамаган Рәйханә ханымның биредә эшли башлаганына да 39 ел булган. Аның тормыш иптәше Хөрмәтулла да гомер буе «Якты юл» җәмгыятендә хезмәт куйган кеше. Озак еллар шофер булып эшләде, соңрак тегермән тартты, хәзер исә Рәйханә апага ярдәм итә.

Шода фермасында ике абзарда 170 баш сыер исәпләнә. Беренче абзарда сыер савучы Фәрзия Закирова, Фәйрүзә Гыйләҗетдинова, Флера Әгъзамованың эш тәҗрибәләре инде шактый.

– Бик тиздән мәктәпне тәмамлап эшли башлаганыма 40 ел була. Биш ел балалар бакчасында эшләдем дә, фермага килдем, – ди Фәрзия Закирова.

Әлеге группада эшләүче Фәйрүзә Гыйләҗетдинова да мәктәпне тәмамлагач ук фермага эшкә килә. Башта туган авылы Арборда, Шодага килен булып килгәч, хезмәт юлын биредә дәвам итә.

– Үзеңә ышанып тапшырган эшкә җаваплы карасаң, эшеңдә югары нәтиҗәләргә, уңышка ирешү кыен түгел. Безнең карамакта 83 баш сыер бар. Эшебезне бөтен көчебезне, күңелебезне биреп башкарабыз, – дип сүзгә кушылды ул.

Сыер савучылар белән аралашкан вакытта заманында Балтачта алдынгылар слетында бәйрәм сәхнәсенә күтәрелеп, Марат Әхмәтов кулыннан затлы тун белән бүләкләнгәннәрен дә искә алдылар.

Икенче сыерлар абзарында эшләүче Раушания Габдрахманова, Гөлнур Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Фәттахова да коллектив уңганнары. Тырыш, үз эшләрен намус белән башкаралар, диде алар хакында ферма мөдире.

200 баш бозаулар тәрбияләүче Зөлфия Хә-кимҗанова, Фәридә Габделхакова хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Икесе дә бик тырышлар.

– Уңышлы эшләү өчен бары тик теләк һәм яхшы хезмәт шартлары гына кирәк. Безгә Куныр фермасыннан ике айлык бозаулар килә, без аларны кечкенә баладай карыйбыз, тәрбиялибез. Аларның да үз көйсезлекләре була. Азык рационы яхшы булгач, күрсәткечләребез начар түгел, – ди Фәридә ханым.

Үз эшләренең осталары булган операторлар Зиннәтулла Әгъзамов, Илгизәр Нигъмәтҗанов, теш чыкканнан бирле фермада булган слесарьлар – бертуган Рәис һәм Мөдәрис Габдрахмановлар, Фәнис Габделхаков, тракторчы Рафаэль Хәбибуллин, эретеп ябыштыручы Рафис Мөхәммәтҗанов, ярдәмчесе Билсур Гыйләҗетдинов, бригадта эшләүче бертуган Фәрит һәм Фоат Фәйзрахмановлар, Фәнис Хәкимҗанов, Зөлфәт Гыйләҗетдинов  коллективның алдынгы урыннарда баруына зур өлеш кертә.

– Коллективыбызда эшләүче үз эшенең чын остасы булган, Шоданың гына түгел, районыбызның данлыклы механизаторы Фаяз Габделхаков хакында аерым әйтеп узасым килә. Озак еллар дәвамында матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән Фаяз абый коллективыбыз горурлыгы, – диде ферма мөдире.

Коллективның уңыш-ларында ферма мөдире Ләйсән Нәҗипованың тырыш хезмәте зур урын алып тора. Биредә ул чагыштырмача яшь кеше исәпләнсә дә, эш тәҗрибәсе шактый белгечнең. Ләйсән тумышы белән Шода авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач, Куныр егете Расил Нәҗиповка тормышка чыга. Хезмәт юлын Куныр фермасында башлап җибәрә. Тәвәккәллеген күреп җитәкчелек аны ветсанитар вазыйфасына билгели, читтән торып белем ала, эшли-эшли тәҗрибә дә туплана. 2021 елның май аеннан Шода фермасында мөдир булып эшли. Шуңа өстәп, лаборант, ветсанитар хезмәтләрен дә башкара.

Фермада булганнан соң, заманында бертуган Азат һәм Илфат Дәүләтшиннар көче белән булдырылган уңайлыкларның, ферма территориясендәге тәртипнең бүгенге көндә дә дәвам итүенә ихластан куандым. Ул көннәрдән инде ничә ел  вакыт узган. Бары максатлар гына үзгәрешсез калган. Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый, диләр. Шодалыларның тырыш хезмәте киләчәктә дә һәрчак югары бәяләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек Авыл тормышы