Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тырышлык үзеңә бәхет, өстәлеңә икмәк китерер

Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруда кызыксындыру чарасы буларак, дәвамлы вакыт аралыгында, беренче тапкыр билгеле бер күләмдә тәүлеккә сөт сатуны тәэмин иткән хуҗалыкларга истәлекле приз һәм акчалата бүләк бирү гамәлгә кертелде.

Тиешле вакыт дәвамлылыгында тәүлеккә 35 тонна сөт сатучы «Татарстан» хуҗалыгы бу бүләккә лаек булды.

Татарстанлыларның бу уңышларына инде күнегеп тә киләбез бугай. Агымдагы елның май аенда бу хуҗалыкта районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 40 тоннадан артык сөт савылды. Менә инде күпме вакыт «Татарстан» хуҗалыгы бу яулаган үреннән чигенми, алга бара. Бу тотрыклы уңышларның нигезе кайда, сере нидә икән, шул турыда хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин белән кыска әңгәмә корып алдык:

– Иң беренче чиратта, хуҗалыкта традиция-ләрнең саклануыдыр. Элек-электән «Татарстан» хуҗалыгы сөт җитештерү, гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә районда беренче булган, бүген без бары шуны дәвам итәбез. Моның нигезендә белгечләрнең алга карап фикер йөртүләре, алдынгы технологияләрне кертү, һәр өлкәдә яңалыкка омтылу ятадыр. Безнең буын бүгенге яшәеш өчен үзенең җаваплылыгын яхшы тоя. Сатарга мул продукция булса, яңа технологияләр таләп иткән техникасын да алырга була, тиешле хезмәт хакын да түләргә мөмкинчелек туа. Һәм инде иң мөһиме – хезмәтен җиренә җиткереп, яратып башкаручы, тырыш хуҗалык хезмәтчәннәребез бар. Без моны яхшы аңлыйбыз, хисап җыелышларында, авыл сабан туенда, терлекчеләр җыенында аларның һәрберсен билгеләп үтәргә тырышабыз. Тиешле хез-мәт хакы түләү белән бергә кешене рухи яктан кызыксындыру яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Районда яңача савым залын булдыру, сыерларны фәнни яктан нигезләнгән рацион белән тукландыру, яңа эш алымнарын җайга салу һәм башка күп өлкәләрдә салавычлылар һәрвакыт беренчеләрдән булды. Мегаферма проектларының тормышка ашырылуы, заманча, компьютерлаштырылган терлек азыгы әзерләү үзәген булдыру, терлекләрдән мул продукция алуны яңа үрләргә күтәрү – болары инде хуҗалык җитәкчелегенең яшьләр кулына күчкәч тә югалмаган өлгесе.

Моңарчы, 2020 елдан мегаферма мөдире булып эшләгән, хәзер инде тагын да җаваплы – хуҗалыкның баш зоотехнигы вазифасын башкарырга куелган Фәрдус Тәкыев терлекчелек өлкәсен яхшы белә, киләчәкне анык күзаллый. – Хуҗалыкта 1350 савым сыеры бер урында – мегафермада тупланган. 1600 баш савым сыерына хисапланган бинаны тутыру зарури, моның өчен үзебезнең таналар да, менә хәзер Мамадыш районыннан алып кайтыла торган таналар да шушында тәрбияләнәчәк. Мул сөт савып алу берничә фактордан тора, – ди ул. – Иң элек терлек азыгының сыйфатлы, тиешле күләмдә һәм сыер үзләштерә алуыннан торадыр. Бу исә фәнгә нигезләнергә тиеш. Без бу өлкәдә «Солидкорм» фирмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Алардан терлек азыгына төрле өстәмәләр алабыз, сөт кимү күренешләре булса, белгечләре белән бергә утырып, анализлыйбыз, кайда кимчелек бар – шуны ачыклыйбыз. Әмма сыер мул сөт бирергә сәләтсез икән, генетика ягыннан әйтәм, аны күпме һәм ничек ашатсаң да, бер чиккә җиткәч, ул артыгын бирә алмый. Даниядән, Киров өлкәсеннән таналар кайтардык, алар савым сыеры буларак, үзләрен яхшы күрсәттеләр. Аларның токымнары әле дә мул сөтле. Шулар белән бергә, хәзер үзебезнең сыерлардан туган таналарның мөмкинлекләре алар белән тигез, күп очракта яхшырак та әле. Бу юнәлештә «Генетика Юг» компаниясе белән эшлибез. Ел әйләсендә сөт савуның күләмен бертигез дәрәҗәдә яисә артыграк итү өчен сыерларны кап-латканда сроклар алдан күзаллана.

Шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак, «Татарстан» хуҗалыгында 6 айда 6587 тонна сөт җитештерелгән, узган елның шул чоры белән чагыштырып караганда 17 процентка, ягъни 944 тоннага артык. Сөтнең сыйфаты буенча да татарстанлылар сынатмыйлар, шунлыктан сатыла торган сөтләренең бәясе дә районда иң югары. Монда барлык сыерларның 24 проценты тәүлеккә 25-30 килограмм, 38 проценты тәүлеккә 30 килограммнан артык сөт бирә. Бүгенге көндә узган елның шушы чоры белән чагыштырган һәр тәүлеккә 6 мең килограмм сөт артык савыла.

Мегафермада 15 сыер савучы өч сменада эшли, һәр сменаның үз операторы, терлек куып кертүчесе, ашарга салучысы бар, шулар белән бергә ике осеменатор, бер ветеринария табибы, көтү буенча менеджер, бер лаборант-хисапчы эшли. Барлык ферма терлекләре өчен аерым-аерым рацион буенча компьютерлаштырылган, чит ил җиһазларыннан ясалган азык әзерләү үзәге бар. Анда аерым оператор, бер ярдәмче хезмәт куя, бер тракторчы төягеч белән азык ясауда катнаша, ике тракторчы әзер азыкны фермаларга ташып, терлек алдына тараталар. Сыйфатлы, тиешенчә азык әзерләүне оператор Дамир Идиятуллин тәэмин итә, аңа зур җаваплылык йөкләнгән. Мегаферма мөдире итеп агымдагы елның май аенда Рафаэль Сабирҗанов билгеләнгән. Аңарчы ул Яңа Салавычта ферма мөдире дә, бригадир да булып хезмәт куйган, эшнең тәртибен белә, диләр аның турында.

Баш белгечтән, тер-лекчеләрне, бигрәк тә, сыер савучыларны зурлыйсыз, аларның эш нәтиҗәләрен чыгарганда, ризасызлыклар булмыймы, дип сорыйм. Фәрдус Тәкыев аңлатуынча, һәр сыер савучының көндәлек эш күрсәткече компьютерда саклана һәм һәр көнне ул саннар сыер савучыларның ватсап группасына җибәрелә. Айлык нәтиҗәләр ясаганда, шушы күрсәткечләр нигез итеп алына, компьютердагы программа сыерларны савымга әзерләү, технологиянең сакланышын да исәпкә ала, монда инде күзгә төтен дә җибәреп, күрсәткечләрне дә үзгәртеп булмый. Бу алар өчен дә, җитәкчелек өчен дә бик уңайлы. Әйткәнемчә, һәр айда җыелыш җыеп, нәтиҗә ясала.

Терлек азыгының сыйфаты аның тиешле срокларда, дымлылыгы сакланган, кирәкле матдәләргә бай чорында хәзерләнгән булуына бәйле. Бу очракта хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов белән баш зоотехникның аңлашып эшләве сорала. Фәрдус Тәкыев әйтүенчә, азык культураларыннан сенаж, силос салганда ныклы контроль урнаштырылган. Һәр ике сәгать саен кайткан яшел масса дымлылыкка тикшерелә, анализ нәтиҗәләре ватсап группасына җибәрелә, шуның буенча кайтаруны тизләтү яки массаның кибүен көтү мәсьәләсе хәл ителә. Шулай итеп эшләгәндә мул сөт саварга нигез салына.

Хуҗалыкта һәр мәсьәлә белгечләр белән уртага салып тикшерелә, бер-берсенең фикерләрен тыңлыйлар, бәхәсләшәләр, аңлашалар. Менә шулай бергә эшләгәнгә ирешелгән уңышлар да саллы, киләчәккә дә өметләр зурдан. Уңышлар сезгә, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы