Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тырышлыкларыгыз мул уңышларга юл ачсын!

Язгы кыр эшләре ахырына якынлашып, инде район хуҗалыклары кукуруз чәчүне дә төгәлләп килгән көннәрдә Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә булып, алардагы яңалыклар, башкарган эшләре белән танышып кайттык.

Әлеге хуҗалык район үзәгенә якын урнашкан. Бу тирә авыллар яныннан узган чакта техникаларның басуда эшләгәнен даими күзәтеп тә йөрдем. Яңа алынган чәчү комплексы гына да әллә кайлардан күренеп тора иде. – Аның белән эшләргә дә уңайлы, бөтен эшен компьютер көйли, – дип көчле егәрлекле техника булдыруларына сөенечен белдерде хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. – «Бюллер» дигән трактор ул, 375 ат көчле, шуңа «Pronto 8» дигән чәчү комплексы да алдык. Аңарчы бер комплексыбыз бар иде инде, ул әле дә эшли, икенчесен яңарту максатыннан алдык. Чөнки технологияләр үзгәреп тора. Бу агрегат алдан үзе эшкәртә һәм чәчеп тә бара. Шул ягы белән өстенлеге бик зур булып тора, – диде баш агроном.

Соңгы көннәрдә булган яңгырлардан соң уҗымнар да күтәрелеп китте, басуларны күзәтеп йөрүчеләр дә, шөкер, уңыш өчен бик тә файдалы һәм кирәкле яңгыр булды бу, дип сөенделәр.

– Көзге чәчү эшләре 565 гектарда башкарылган иде, арыш кышны әйбәт чыкты, ә менә бодайның яртысына өстәп чәчәргә туры килде. Быелгы чәчү башка елга караганда иртә килү сәбәпле, 3 апрельдә «Туман» агрегаты белән уҗымнарга һәм күпьеллык үлән мәйданнарына ашлама кертә башладык. 16 апрельдән булырлык булмаган уҗымнарга язгы бодайны өстәп чәчү эшенә керештек. 17 апрельдән күлтиләү эшләрен башлап җибәрдек, безнең бөтен мәйданнар диярлек аммиак суы белән эшләнә, 180 гектар тирәсе җиргә борчак белән викага гына кертелмәде. 21 апрельдән төп чәчү эшләренә керешеп киттек, ә менә кукуруз чәчүне яз иртә килгәч, суыклар булыр әле, дип соңракка калдырдык һәм 28ендә башладык. Бүгенге көндә дә кукуруз чәчү бара әле, 180 гектар тирәсе җир чәчәсебез калды. Ә барлыгы ул 703 гектар мәйданны били. Шуның 160 гектар тирәсе орлыкка алырга дип чәчелде. Сортларга килгәндә, үзебез ничә ел сынап килгән «Родригес» сор-тын сугарга дип чәчтек. Узган ел ул 100 центнерга якын уңыш биргән иде. Быел яңадан «Машук» дигән сорт алдык, аны әлегә 30 гектар мәйданга гына чәчеп карадык. Узган ел «Эмелин» сортын да суккан идек, яңгырлы ел булу сәбәпледер инде, ул егылды, быел тагын чәчеп карадык, вакыт күрсәтер. Шулай ук үзебезнең ил сорты – «РОСС 140»ны чәчтек.

Орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык булгач, без ел да сортларны яңартып, сортын гына түгел, яшен яшәртеп торабыз. Ел саен үзебез оригиналь орлыклар алып кайтабыз. Ел да берәр-берәр тонна һәрбер сортныкын алып кайтмыйча булмый, чөнки яше чыгып китә, һәр елны алмасаң, артка каласың. Әзрәк яңа сортлар да алдык. Соңгы елларда «Экада 214» дигән бодайга күбрәк басым ясый башладык, чөнки ул уңышны бодайның башка сортларына караганда күбрәк бирде, ә аңарчы «Ульяновский 105» иде. Арпада «Нур» сортына сорау зур. Узган ел бер тонна алты кырлы «Нургуш» сортлы арпа алып кайтып, шуны үрчетә башладык, быел мәйданнарын тагын да зурайттык. Утыз елга якын орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык буларак, узган елдан «АгроПроект» дигән оешмага кердек. Аларда кайсы культура артыннан кайсы чәчелергә тиешлеге язылган кулланма бар, без шуның нигезендә эшлибез. Орлыкчылык буенча безнең белән иң күбе Киров өлкәсе хезмәттәшлек итә, Мари, Мәскәү өлкәсе, Мордовия һәм, әлбәттә инде, үзебезнең район хуҗалыклары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.

Азат Ганиев белән терлек азыгы турында да сөйләштек. Язгы кыр эшләре бетеп озак та тормас, техникалар басу-кырларга яшел терлек азыгына  да чыгып китәр. Соңгы яуган яңгырлардан соң күпьеллыклар да күзгә күренеп күтәрелеп китте бит.

– Терлек азыгын 1 ел да 8 айга исәпләп әзерләгән идек, шуның белән безнең запаслар бик күп әле. Без хәзер мул сөт савар өчен люцернага өстенлек бирәбез. Борчактан да китеп бетмибез, чөнки елына карата люцерна булмаска да мөмкин дип, берьеллыклар белән чыгышланасы булмагае, дип тә уйлыйбыз. Алай да кабатлап әйтәм, мул сөт алыр өчен люцерна сенажыннан да әйбәте юк. Люцернаның сортларын яңартып килдек соңгы елларда, «Рахель», «Алексис» дигән чит ил сортлары алдык, аларның яфрак төптән үк башлана, биек тә булып үсәләр. Үзебезнең сортлар «Дарья» һәм «Гүзәл». Соңгы өч елда шушы система белән эшләп килдек, хәйран басулар инде иске сортлардан җайлап чистарып килә. Быел шушы сортларны 400 гектар мәйданга чәчтек, люцернаның мәйданнарын ел да арттырып киләбез.

Әңгәмәдәшемнән агроном булып хезмәт куйган елларында нинди язлар белән очрашырга туры килүен сорашып уздым.

– 20 ел эшләү дәверендә иртә килгән язлар булды, тик алар һәрберсе үзенчәлекле иде. Эшләр быел иртә башланды, андый елда кукуруз да иртә өлгерә. 2021 елда бөтен төр культуралар иртә өлгереп, кукурузны да яңгырларга, суыкларга кадәр җыеп ала алган идек. Иртә язның минусларына килгәндә, соңгы көннәрдә булган суыклар иртә чәчеп, инде тишелеп өлгергән кукурузларга зыян салды, дип язган коллегаларым булды. Без шуңа да ашыкмаган идек.

Һәрбер хезмәт артында дистәләгән кешеләрнең зур хезмәте ята, алар белән дә таныштырып үтте баш агроном.

– Ел да басу-кырларга иң беренче чыга торган агрегат ул – «Туман» һәм «УАЗ Амазон». «Туман»да безнең Илнар Мифтахов, ә «УАЗ Амазон»да Фәнис Гарифуллин хезмәт куя. 9 май көнне «Туман» белән уҗымнарга агу сибә башладык, аңа суны Рузил Зарипов ташып тора.

Аммиак суы ташуда катнашучы шоферлар – Рөстәм Хисаметдинов, Рифкать Шәйхетдинов, Илдар Госманов; чәчүгә симәнә, ашлама чыгаручылар – Газинур Сабирҗанов, Фәрит Галипов, Рузил Зарипов, Ришат Габделхаков, Рәдиф Вафин, Илдар Госманов; каток һәм тырма агрегатлары белән эшләүчеләр – Илнур Нургалиев, Илшат Зарипов, Ильяс Камалов; кукуруз чәчүне «YTO» тракторы белән Дамир Шиһапов башкара, бөртеклеләрне «МТЗ-1221» белән Айдар һәм Нурсил Маннановлар, «Нью Холланд» тракторы белән Ралиф Ильясов, «МТЗ-82» белән Илшат Зарипов чәчте. Зәб тырмасында Илшат Камалов, Муса Хисамиев, Рәлиф Ильясов, Илгизәр Мифтахов, Айдар Маннанов, Раузит Нәҗмиев, Дамир Шиһапов; күлтиләүдә Илшат Камалов, Муса Хисамиев, Илгизәр Мифтахов, Раузит Нәҗмиев, Нияз Мәрданов, Илдар Хәкимҗанов, Дамир Ши-һаповлар эшләде. Ындыр табагында чәчү орлыкларын әзерләп торучылар – Илдар Әхмадуллин, Илфат Һадиев, Раил Шәрипов, Равил Сабиров, Айдар Ибраһимов, Разил Габдуллин, Вагыйз Маннанов, шул орлыкларны басуга шоферлар – Рузил Зарипов, Ришат Габделхаков, Рәдиф Вафин һәм Илдар Госманов чыгарып торды.

Киләчәк уңыш язмышы игенчеләр кулында, дип белми әйтмәгәннәр шул. Иртә яздан басу-кырларга чыгып, агрегат белән эшкә керешкәнче аны көйләп, эшнең нәтиҗәсе уңай булырлык итеп тырышып хезмәткә тотынучы, бер алдына, биш артына борылып карап, маңгаена бөртек-бөртек җыелган тир тамчыларын футболкалары белән генә сөртеп алган җир улларына бездә иң зур хөрмәт булырга тиеш. Үзләре эшләгән басуларын алар тишелеп, уңыш биргәнчегә кадәр күзәтеп торалар, эчтән генә янып-көеп алган чаклары да, мул уңышлы рәтләр арасыннан сөенеп йөргән мизгелләре дә була. Тырышлыкларыгыз мул уңышларга юл ачсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре