Тырышып эшләсәк, шөкер, сөенерлек уңыш булыр...
Дистә елдан артык, игеннәрне җыеп алуга керешкәнче, район басуларын, кырларын күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән бергәләп карап, аларның торышына бәя бирү гадәткә керде.
Быелгы үзара имтихан тоту «Сорнай» хуҗалыгы басуларыннан башланды. Хуҗалык рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев басулар белән таныштырып барганда, бездә уңыш кайтышрак инде, дип фикерләр белдергән иде, аның бу сүзләрен хезмәттәшләре катгый кире какты: монда ашламасы да, дымы да булган, хезмәт тә күп кергән, дип бәяләделәр алар. Дөрестән дә, беренче тукталышта ук танышкан арпа басуы сөендерерлек шул. «Память Чепелева» сортлы арпа уңышны елына карата мулдан бирер дип көтелә.
Баш агроном Фәрит Мөхәммәтҗанов та районда иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе, хезмәте игеннәрнең торышында күренә. Вика-солы, язгы бодай, кукуруз басулары яхшы күренә. Иген басуларын карап йөргәндә «чагыштырмача», «елына карата», дигән сүзләр еш кабатланды, моның шулай икәне авыл районында яшәгән һәркемгә ачык. Гомумән, бу хуҗалык басуларында уңыш чагыштырмача мулдан булыр, дип фаразланды.
Эшлекле сәяхәт башланганчы, район башлыгы Рамил Нотфуллин, бу киңәшмә хуҗалык җитәкчеләре өчен, шунлыктан ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаган җитәкчеләр урынына баш агрономнар катнашуы кирәк түгел, дип белдерде. Җитәкчеләр булмаган хуҗалык басу-кырлары белән танышу тукталышсыз гына булды.
Тимирязев исемендәге хуҗалык күптәннән орлыкчылык белән шөгыльләнә, еллар буе тупланган тәҗрибә иген кырларында күренә. Печәнгә, сенажга алынган кырларны эшкәртеп, яңадан чәчүгә яисә пар җирләре итеп файдалану да максат итеп куелган. Монда арпаның «Память Чепелева», «Нур» сортларына өстенлек бирәләр. Кукуруз 712 гектардан артык мәйданда игелә, әгәр дә табигать шартлары уңай килсә, шуның 200 гектарын орлыкка алырга уйлыйлар.
«Татарстан» махсус орлыкчылык белән күптәннән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, югары уңыш бирүче сортларны үзендә үстереп, сынап, башка хуҗалыкларга таратуда уңышлы эшли. Һәр елны тәҗрибә мәйданчыгы булдырып, анда төрле сортларны игәләр. Быел да җитәкчеләр бу мәйданчыкта дүрт дистәгә якын сортларны карап, чагыштырып, бәяли алдылар.
«Татарстан»лылар районда беренчеләрдән булып җитен культурасын игә башлаганнар иде, быел да аңа зур өмет баглыйлар. Чөнки җитен, сату базарында вакытында урнаштырылганда, иң рентабельле культуралардан санала.
Хуҗалыкта терлекчелек тармагының төп культурасы буларак, кукурузны да җиренә җиткереп игә беләләр, терлекчелекнең ныклы азык базасын булдыруны бу культурадан башка күз алдына да китереп булмый, ди хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллин. Хуҗалык җитәкчеләренә, басуда тупланган органик ашламаны заманча техника кулланып, пар җиренә кертү белән танышу мөмкинлеге чыкты. Тиресне ваклап, тиешле норма белән, басуга сиптерү ул инде алдагы ел уңышының нигезе икәне һәркемгә билгеле.
Автобустан карап узганда «Бөрбаш» хуҗалыгы басулары чиста, эх, яңгыры да әйбәтләп яуган булса, уңышы нинди мул булыр иде, дип җитәкчеләр үз фикерләрен белдерделәр.
«Яңа тормыш» хуҗалыгы басуларында тәҗрибәле игенчеләр кулы тигәне ярылып ята. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйган хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Заһидуллинның тырышлыгы зур. Җитәкчеләр карап узган арыш басуы моны ачык күрсәтә. Башка басуларның да торышы яхшы, дип билгеләнде.
«Борнак» күмәк хуҗалыгы иген басулары соңгы елларда күзгә күренеп яхшыра, игеннәрнең торышына зур игътибар бирелә. Хуҗалык бөртеклеләрдән тотрык-лы уңыш алып килә, җитәкчеләр, агымдагы ел да уңышлы булсын, дигән теләктә булдылар.
«Смәел» хуҗалыгында игенчелек юнәлеше мөһим, чөнки терлекләрнең баш санының тыгыз булуы терлек азыгын әзерләүгә өстәмә җаваплылык өсти. Шунлыктан, читкә чыгып азык әзерләмичә булмаганы көн кебек ачык. Бу үз чиратында орлыкчылык белән шөгыльләнүне дә таләп итә. Җитәкчеләр орлыкка дип калдырган люцерна басулары торышын уңай бәяләделәр. Бу хуҗалыкта да җирдә дымның булмавы үзенең тискәре йогынтысын ясаган.
«Маяк» хуҗалыгы иген кырларына сәяхәт Ор авылы амбар өстендә урнашкан көзге бодай, кукурузның «РОСС 199» сорты чәчелгән мәйданнар белән танышудан башланды. Кырларның чиста булуы агротехник чаралар үтәлүенә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
«Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин әйткәнчә, кукурузга быел да зур игътибар бирелгән, ул 908 гектар мәйданны били. Моңарчы «Пионер», «Лимагрейн» һәм Германиядән кайтартылган «KWS» сортларының гибридларын игеп, ялгышмадылар, ел саен массага һәм орлыкка зур уңыш алып килделәр. Быел Россиядә чыгарылган, шул исәптән «Золотой початок» сортлары игүгә алынганнар. Табигать шартларының торышына карап, кырларның уңдырышлыгын бары көзен бәяләп була, без өметне өзмибез, ди җитәкче.
«Труд» хуҗалыгының Сырья өстендә урнашкан басулары чиста, уңыш та тиешенчә булыр, дип көтелә.
«Активист» күмәк ху-җалыгы игенчеләре тырышлыгы басуларның чисталыгында, чагыштырмача мул уңыш вәгъдә итүендә чагыла. Бу хуҗалык механизаторлары җирне җиренә җиткереп эшкәртәләр, ул басуларның торышында күренә.
Автобуслар «Кама» хуҗалыгы кырларына юл алды. Игенчелек өлкәсендәге уңышлары елдагыча зур булсын, дип караган басуларның торышына уңай бәя бирделәр җитәкчеләр.
Басуларны урап, «Якты юл» хуҗалыгы иген кырларын карап уздык, орлык өчен калдырган 50 гектарлы люцерна басуының мул уңыш вәгъдә итүенә шатланып, башка культуралар да калышмасын, дигән теләктә булдык.
Күрше республика басуларын иңләп, «Арбор» хуҗалыгы басуларына килеп җиттек. Хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов тәкъдим иткән арпа басуы вакытында яңгыр булмау сәбәпле нинди тискәре нәтиҗәгә китерүен ачык күрсәтте. Басу юлларын машина белән ураганда, күз ачкысыз тузан өермәсе яңгырның күптән булмавын ачык дәлилли. Шулай да, «Дуслык» хуҗалыгы ягында урнашкан мәйданнарны өметсез дип әйтеп булмый. «Арбор» хуҗалыгында соңгы елларда агротехник чараларны вакытында һәм тиешенчә үткәрелүенә зур игътибар бирелүе, вакытында яңгырлар яуса, барыбер уңай нәтиҗәгә китерер дигән зур өмет бар.
Елның-елында «Дуслык» хуҗалыгы басуларына сәяхәт кылганда, монда мәйданнарның зур булуларына, иген игү культурасының югарылыгына игътибар бирелүе күзгә ташлана. Быел да автобустан карап узган «Нур», «Раушан» сортлы арпа басуларының чүпсез, игеннәрнең тигез өлгерүен билгеләп уздылар. Колхоз җитәкчесе Николай Колоколов әйткәнчә, материаль-техник базаның нык булуы, агротехник чараларны вакытында үтәп барырга ярдәм итә.
«Уңыш» хуҗалыгы бу елны үзенең хуҗасын алыштырып башлады. Иген басуларының торышы моңарчы уңай якка үзгәреп килсә, быел ул бөтенләй икенче төсмер алган. Чәчүгә иртә керешү, орлыкны чәчкәндә аммиак суын куллану, ашламаны тиешенчә кертү, үсемлек үсеше барышында яфрак аша өч тапкыр тукландыру, чүп үләннәргә каршы көрәшү — болар бар да арпа басуында зур уңышка нигез салган.
Исән-имин җыеп алырга насыйп булсын, дигән теләктә «Сосна» хуҗалыгы басуларына юл тотык. Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков, безгә яңгырларның иң азы эләкте, шунлыктан көткән уңыш булмас инде, дип үзенең фикерен җиткерде. Тиешле дым булмаса да, басуларның чисталыгы күзгә ташлана. Ә инде, 20-24 апрельдә 292 гектар мәйданда чәчелгән «Нур» сортлы арпаның бүгенге торышы сокланырлык. Чәчүгә иртә керешү, аммиак суын куллану, ашламаны тиешенчә кертү, үсемлек үсеше барышында яфрак аша өч тапкыр тукландыру, чүп үләннәргә каршы көрәшү бу басуда да үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. Бу очракта, район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, бөртекле культураларны иккәндә технологиянең саклануы уңышның муллыгында чагылыш табачак, башка хуҗалык җитәкчеләренә бу юнәлешкә игътибар бирүләрен таләп итте.
Сәяхәтебез «Алга» хуҗалыгы җирләрендә дәвам итте. Ярак Чурма, Гондыр авыллары тирәли урнашкан хуҗалык басуларын, вакытның тыгызлыгын искә алып, автобустан карау белән генә чикләндек.
«Игенче» кырлары хакында хуҗалык җитәкчесе Булат Зыятдинов таныштырды. Бу җирлек районда иң зур мәйданны биләүче хуҗалыкларның берсе. Барлык агротехник чараларны вакытында үтәргә тырышабыз, ди рәис. Шулай да, заманча техника белән тулыландыру технологияне җиренә җиткереп башкарырга ярдәм итәчәк һәм моңа игътибарны арттыру сорала. Уңышның булуы гына түгел, аны әрәм-шәрәм итмичә, җыеп алу да кирәк, ди җитәкче.
— Иген кырларыбызны карап чыктык, кырларда уңыш бар. Узган, 2022 елгы кебек мул уңыш булмавын яхшы аңлыйбыз. Әмма шөкер итәргә, исән-имин, булганын югалтуларсыз җыеп алу шарт. Барыбыз да быелгы сынау елында икмәккә зур өмет баглыйбыз. Республикада аяныч хәлдә булган районнарны күреп-ишетеп торабыз, шуңа без монысына рәхмәтле булырга тиешбез. Алда зур сынау, урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз үткәрү бурычы тора.
Игеннәрнең өлгереше, билгеле инде, туфракны ашлауга, аны эшкәртү төренә, орлыкларның сортына һәм сыйфатына карый. Бертөрле үк культураларның тәрбия төрле булганда нәтиҗәләре дә аерыла. Ашлама туплауга карата ел башыннан куелган таләпләрнең үтәлеше менә шунда ачык күренә дә инде. Ничек кенә булмасын, зур эш башкарылган һәм сезгә — җитәкчеләргә, игенчеләргә, белгечләргә үземнең рәхмәтемне белдерәм, рәхмәт сезгә! Басуларда көне буе уздырылган бүгенге сәяхәтне, зур киңәшмәне урып-җыюга старт бирелү дип кабул итегез диде, көне буе җитәкчеләр белән автобуста йөргән район башлыгы Рамил Нотфуллин. Хәерле эш булсын, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев