Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төзелешләр барганда тормыш та алга атлый - 2 (дәвамы)

Ә керемнәре начар булырга ошап тормый “Дуслык”лыларның.

Ә керемнәре начар булырга ошап тормый “Дуслык”лыларның. Быел җыйналган уңышлары гына да узган елгы белән чагыштырганда артыграк. Барлыгы 4946 гектар җирләре бар хуҗалыкның. Шуның 1724 гектарында игеннәр игелә. Җәйнең уңдырышлы килүен игенчеләр дә ассызыклый. Беренче урагын эшләгән “Класс Тукано” комбайны белән идарә итүче Расих Кашапов, “КЗС-812”дә хезмәт куючы Гадил Хәкимов, Азат Вафин, Юрий Шерстов, Сергей Степанов, Семен Петровларның тырыш хезмәтен мактап сөйлиләр хуҗалыкта. “Һәркайсының “кыр корабы”нда эшләү стажы дистә елдан артык инде”, дип ассызыклап үтте баш инженер Рамил Гарифуллин. Эшләрен югары сыйфат белән башкаручы игенчеләр ярдәме белән бөртеклеләрдән быел 7618 тонна уңыш җыелган, бу узган елгы белән чагыштырганда 1294 тоннага күбрәк. Азык культураларыннан 9573 тонна уңыш тупланган, бу шулай ук узган елныкы белән чагыштырганда 1634 тоннага күбрәк. Бер мал башына быел 51,7 центнер шартлы азык берәмлеге хәзерләнгән, бу үз чиратында сөт муллыгына, көнлек артымга да уңай йогынты ясаячак. 2020 елда силос – 10755, сенаж 18845 тонна тупланган. Печән әзерләүдә дә тырышлыклары зурдан, узган ел 1267 тонна булса, быел 1623 тонна җыеп ала алганнар һәм хуҗалыкта эшләүчеләргә дә мулдан өләшкәннәр.
Авыл хуҗалыгында таң сызылганнан алып караңгыга кадәр тырышып хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшен сүзләр белән генә түгел, саннарда да күрсәтеп үтәсе килде. Бары тик бердәм команда булып эшләгәндә генә барлык юнәлештә уңай нәтиҗәгә ирешеп, җитешсезлекләрне бетереп була. “Дуслык” хуҗалыгының ничә еллык хезмәт нәтиҗәсе күзалдында. Үзгәрешләрдән курыкмый, куйган максатларга ныклы адым белән барганда гына узган елгы күрсәткечләрне быелгысы белән сөенеп чагыштырып була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы