Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төзелешләре гөрли, уңышлары мул

Моның нәтиҗәсе булып, коры килгән елда да чагыштырмача югары уңышка ирешеп, хуҗалыкның материаль-техник базасын ныгыта алу.

«Кама» күмәк хуҗалыгы бүген районда киң колач белән алга баручы хуҗалыкларның берсе. Ел саен биредә миллионлаган сумнарда төзелеш эшләре бара һәм шуны да искәртеп үтәсе килә, боларның күбесе бары тик аларның үз көче белән генә эшләнә.

Елга нәтиҗә ясарга да бер ай вакыт калып бара. Шушы уңайдан «Кама» хуҗалыгында булып, быелгы авыр елда иген һәм азык уңышы белән кызыксындык. Мул уңыш серләренең нидә булуына баш агроном Айдар Әсхадуллин җавап бирде. Ә инде төзелеш буенча без Фаил Гайфуллин белән сөйләшеп үттек. Бер урында торырга яратмаган хуҗалыкта нинди яңалыклар көткән безне. Язмабыз шул хакта.

«Кама» хуҗалыгы элек-электән төзелешне һәрдаим алып баручы хуҗалык булып тора. Әтнә һәм Пыжмара авылларындагы кайсы гына объектка барсаң да берсеннән-берсе яңа складлар, фермалар һәм башкалар каршы ала. Бу, әлбәттә, эшне алдан планлаштырып, дөрес тәртиптә алып баруга да бәйле. Фаил Гайфуллин белән иң беренче Пыжмара авылындагы ферма территориясенә бардык. Биредә иске торакларны сүтеп, навес эшләгәннәр, малларны симертү абзарында реконструкция башкарганнар. Юлыбызны амбар хуҗалыгына дәвам иттек. Монда иске складны сүтеп, яңаны төзегәннәр.

– Соңгы 5-6 елда биредә бик күп үзгәрешләр булды. Польский киптергеченә моңарчы мич ягулыгы яки мазут яксак, хәзер инде анда газ үткәрдек, – дип эшләре белән таныштырды 1990 еллардан бирле төзелеш мастеры булып эшләүче Фаил абый. Биредәге амбар мөдире Раузит Гарипов та хуҗалыгында ел да ниндидер яңарту булганга сөенечен белдерде.

Гадәттә, хуҗалыкларның бер объектында ниндидер эш алып барылса, икенчесендә тынлык була. Чираты җиткәнне көтә ул. Ә биредә мин мондый бүленеш күрмәдем. Һәркайда да тигез күләмдә төзекләндерү, яңарту эшләре барган һәм бара.

Әтнә авылында урнашкан ындыр табагына юл тоттык. Биредә шулай ук газ кертелгән. ОБВ-160 бункерларында капиталь ремонт эшләнгән.

800 башка исәпләнгән сыерлар фермасы төзергә планлаштыралар. Моның өчен инде урын сайланган, тиздән нәтиҗәсен дә күрергә насыйп булыр.

Әлбәттә, моның кадәр төзелешләр, реконструкцияләр алып бару өчен төп керем чыганагы булу да кирәк. Сер түгел, хуҗалыкларда ул сөт һәм иген уңышы мул булуга бәйле. Быелгы ел никадәр генә авыр килсә дә, «Кама» хуҗалыгы уңыш җыеп алу буенча лидерлар рәтенә керде. Айдар Әсхадуллин шундый нәтиҗәгә ирешә алуларын аңлатып: «Үзебезгә кыр эшләрен кыска срокта эшләп чыгарга дигән максат куйган идек, аңа ирештек тә. 17 апрельдә басу-кырларда эшләр башланып китте һәм 12 майда инде төгәлләнде. Шуннан соң дым саклау өчен катоклау агрегаты белән бертуктаусыз эшләп тордык. Югары уңыш алуның төп сере, әлбәттә, комплекслы эшләүгә бәйле. Җир эшкәртү, тукландыру эшләрендә механизаторлар белән уртак тел табып, бу эшне бүген эшләп бетерик инде, иртәгә соңга калачакбыз, дип бердәмлектә эшләдек. Ашламаларны программа буенча чутлап, аларның алты төрен пропорцияләп алабыз. Чәчү вакытында кертелеп бетермәгән ашламаны, яфрактан тукландыру вакытында микроэлементлар белән кертеп бетерәбез. Җир эшкәртүгә килгәндә, 2007 елдан алып, көздән җирне әйләндермичә, тирәнәйтеп эшкәртәбез. Башта авыр күлти (КСМ-3) белән эшләп караган идек, хәзер инде дым җиргә күбрәк сеңеп калсынга чизельләр белән эшкәртәбез.

2020 елда – Әтнә авылында, быел Пыжмарада бер мең тонна симәнә сыйдырышлы складлар төзелде. Алар симәнәләрне саклау өчен бик уңайлы булды, аннан тыш эшкәртүдә дә яңалыкларыбыз бар. «СМВО-8» дигән җиһаз аша эшкәртәбез симәнәләрне. Аның плюсләре дә күп, мәсәлән, югалту юк, икенчедән орлыклар җылына, өченчедән техника да кирәкми. Бу экономияләү ягыннан да әйбәт.

Барлык эшләрне вакытында һәм бердәмлектә эшләп, уртача уңышыбыз гомуми 24,1 центнер булды. Культуралар буенча алып карасак, борчак – 15, арпа 25,5 центнер уртача уңыш бирде. Арпаның «Память Чепелева» сорты 31,7 центнер уңышы белән сөендерде. Язгы бодайдан уртача 27,9 центнер уңыш алсак, аның «Альварис» сорты 30,1 центнерны ук бирде. Шушы урында чит ил сортлары хакында әйтеп үтәсем килә. «Торридон» дигән сортны 27 гектарда чәчеп, бер гектардан 27,4 центнер уңыш алуга ирештек, ә менә «Экада 66» сорты 23 центнерны бирде. Көзге культураларга килгәндә арыш та, бодай да тулысынча бозылды. Уңышлары да артык сөенерлек булмады. Быелгы уҗымнар 3-4 яфракта кышка кереп калдылар, аларның сакланышын киләсе язда күрербез.

Мул уңыш җыеп алуда игенчеләребезнең дә тырышлыклары зур булды. Комбайнчыларыбыз Хәбир Мөхәрләмов, Рашит Әлтәпов, Фәрит Хәйретдинов, Илшат Локмановлар елның авыр килүен аңлап, һәрбер бөртекнең кадерен белеп, югалтуларга юл куймыйча эшләделәр. Гомумән, хуҗалыгыбызда үз эшләрен белгән, тырыш шоферлар һәм механизаторлар эшли (Алар хакында газетабызның 44нче номерында язган идек инде – З.Ф.).

Хәзер хуҗалыгыбыз төп басымны кукурузга ясый, быел 300 гектар мәйданда чәчкән идек, киләсе елга 400 гектар итәргә планлаштырабыз. Шул мәйданнарның 100 гектарына инде көздән үк ашлама кертеп калдырдык. Тиресне дә шунда кертергә тырышабыз. Гомумән, тирес кертүнең файдасын күрәбез. Быел, мәсәлән, тирес керткән җиргә соңлап кына бөртекле культура чәчтек. Барлык агротехник чараларны вакытында ясап, 20-27 центнер уңыш алуга ирештек.

Күпьеллык үләннәр мәйданы 987 гектарны тәшкил итә. Быел шуның 83 %на иң иртәнге срокларда, туфракта әле дым булганда, тукландыру ясадык. Нәтиҗәсе бик сөендерде, сенажны өч укос алуга ирештек. Беренчесеннән – 4048, икенчесеннән – 1785, өченчесеннән 820 тонна туплый алдык».

29 еллык эшләү тәҗрибәсе булган Айдар Әсхадуллинның төп девизы – нинди генә ел килгәндә дә төшенкелеккә бирелмәү. Шул ук вакытта ул һәрбер кеше белән аңлашып эшләүне дә өстен куя. Нәтиҗәсе бар икән, димәк, дөрес алым сайланган.

Әлеге хуҗалыкның һәрбер тармагында булып, хезмәткәрләр белән аралашырга да, киләчәккә булган планнарын белергә дә насыйп булды. Авыл халкын эшле иткән, авылның киләчәген саклап калуда үзеннән зур өлеш кертүче хуҗалыкка уңышлар теләп калабыз. Алдагы елга куйган максат-бурычларына ирешеп, хуҗалык эшчәнлеген тагын да яхшыртырга язсын. Яшьләр эшкә калмый шул, дип борчылып йөргән хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповның да өметләре акланып, өметле, тырыш яшьләр коллективны тулыландырса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кама»лыларның төп девизы – нинди генә ел килгәндә дә төшенкелеккә бирелмәү