Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңай килгән ел киеренке эш сорый

«Активист» хуҗалыгы комбайнчылары бу уракка ныклап әзерләнделәр

Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тулы көченә башланды.

– 2001 елдан хуҗалыкта агроном булып эшлим, авыл хуҗалыгына уңай килгән елларның иң уңышлысыдыр быел, – дип сүзен башлады «Активист» хуҗалыгының баш агрономы Иван Константинов. – 1400 гектар мәйданда бөртекле культуралар игелә, бүгенгесе көндә көзге культураларны сугуны тәмамлыйбыз. Көзге бодайның «Льговская-4» сортын 143 гектарга чәчкән идек, уртача уңыш 50 центнердан артык. Арышның «Подарок» һәм «Память Кунакбаева» сортлары да уңыш белән шатландыра.

Әйе, «Активист» хуҗалыгында урып-җыюга ныклы әзерлек, күтәренке күңел белән керешкәннәр. Терлек азыгын җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфат белән вакытында әзерләү дә моңа тәэсир иткәндер. Үзләренә терлекләргә кимендә ике еллык азык запасы туплауны бурыч итеп алганнар. Терлек азыгы әзерләүдә, ашлыкны егып алуда «Магдон»да эшләүче Владимир Зубарев белән Игорь Соловьевның тырышлыгы зур. Кирәк икән, иртә таңнан, кирәк икән, караңгы төшкәнче чиратлашып эшлиләр. Ә урып-җыюда,  елдагыча,  4 комбайн катнашачак. Комбайнчылар арасында иң стажлысы – Юрий Андреев, 26 ел инде штурвал артында. Аның кулы астында ярдәмче булып хуҗалыкның хәйран механизаторы эшләп, чыныгу алган. Быел Руслан Кугергин аның мәктәбен узачак. Фердинанд Таҗетдинов «Нива» комбайнында, Саба аграр көллияте укучысы Алексей Иванов аның ярдәмчесе итеп билгеләнгән. Иң яшь комбайнчы – Константин Васильев «КЗС-812» штурвалы артында ярдәмчесе, Казан авиация колледжы студенты Роман Максютов белән беренче елын чыныгу ала. 23 ел комбайнчы стажы булган Виктор Федоров урып-җыюга икенче елын үзе белән улы Кириллны ярдәмче итеп алып чыга. Узган ел матур күрсәткечләр белән макталганнар, быел да сынатмаслар, без аларга ышанабыз, диләр хуҗалык белгечләре.

Алдынгы механизаторлар, тракторчылар күп «Активист» хуҗалыгында. Кемдер әле яңа хезмәт юлын башласа, кемдер инде 40 елга якын гомерен җиргә багышлаган. Андыйлар турында сүз чыкканда иң элек Арсентий Кугергинны мактап атадылар. 40 ел тракторчы булып эшләү җиңелләрдән түгел, әмма ул бүген дә үзенең «МТЗ-1221» тракторы белән сукасын да сукалый, җирен дә эшкәртә, башка хуҗалык эшләренә дә өлгерә. Ә быел яз көне кайткан, куәтле «К-744» тракторын Иван Изергинга ышанып тапшырганнар. 6 ел стажы бар, булдырып эшли, диләр аның турында. Бу сүзләрнең дөреслеге  аның эшкәрткән басуларында күренә.

Хуҗалыкның механизаторлары, шоферлары турында язмаларыбыз әле алда булыр, аларның һәрберсенә уңышлар телибез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев