Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Удар ункөнлекнең беренче җиңүчеләре

Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында кызу урак өсте – терлек азыгы әзерләү эше бара. Авыл хезмәтчәннәре кояшлы көннәр торудан булдыра алганча күбрәк файдаланып калырга тырышалар.

Алдагы елны явым-төшем күп булды, дисәк, быел исә бу чорга күпьеллык үләннәрнең беренчел катының бүгенге көнгә чабылып бетмәвенең төп сәбәбе – бу эшкә хуҗалыкларның вакытында эшкә тотынмавында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,  19 июнь көненә 16815 гектарны биләгән барлык берьеллык үләннәр мәйданының 11024 гектары теземгә салынган, шуның әлегә 3937 гектары җыеп алынмаган. Хуҗалыкларның үлән мәйданнарын егуда уртача бер көнлек җитештерүчәнлеген исәпкә алсак, Тукай исемендәге хуҗалыкка күпьеллык үләннәрне егу өчен яңадан 2 атна вакыт кирәк булачак, «Игенче», «Маяк», «Якты юл» хуҗалыкларында да бу эш озакка сузылачак. Вакытында терлек азыгы өчен үләннәрне егуга тотынмаганлыктан, 16 июнь көнендә Тукай исемендәге һәм «Уңыш» хуҗалыклары сенаж салу эшенә керешмәгәннәр иде. Ә бит инде «Бөрбаш» – 4486, «Татарстан» – 3497, «Дуслык» – 3454, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 3290, «Кызыл юл» 3131 тонна сенаж салдылар. «Сорнай» – 480 тонна, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 476, «Бөрбаш» 370 тонна печән әзерләргә мөмкинлек тапты. Күп хуҗалык белгечләре, баштарак әле иртә, үлән массасы юк, дип егарга каршы тордылар, хәзер инде масса туплангач, тиешле дымлылыкта сенаж салу өчен «МагДон» чапкычлары артыннан теземнәрне әйләндерү өчен зур җитештерүчән, куәтле техника-комплекслар кирәклеге ачыкланды. Ә андыйлар «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш», «Кызыл юл»   хуҗалыкларында гына бар.

Районда 20 июньгә кадәр беренче кат печәннәрне чабып җыеп алуны төгәлләү, сенаж    салуны узган елгы күләмнән күпкә арттыру бурычы куелса да, кайбер хуҗалыкларда эш гаять сүлпән баруын танырга кирәк. Бүгенге көнгә «Алга», «Арбор», «Борнак», «Смәел» хуҗалыкларында тупланган сенажның күләме 2 мең тоннадан кимрәк, бу һич тә канәгатьләнерлек түгел. Бу турыда «Алга», Тукай исемендәге, «Уңыш» күмәк хуҗалыгы җитәкчеләренә район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән кисәтү ясады. Ә бит көннәр безне көтми. Терлек азыгына дигән  үләннәр үз чиратында, көннән-көн үзенең сыйфатын югалта, картая, тупаслана бара. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, ит һәм сөт җитештерү тиешенчә табыш китерә ала. Бу турыда соңгы киңәшмәләр барышында кабат-кабат әйтелә. Соңгы киңәшмә исә чәршәмбе көнне «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгында Санкт-Петербург шәһәреннән һәм башкалабыздан килгән белгечләр катнашында үткәрелде. Азыкның сыйфаты булсын өчен, иң беренче чиратта аның вакытында траншеяларга салынуы кирәк, без тәкъдим иткән биологик яисә кемдер куллана торган химик катнашмалар бары булган сыйфатны саклау, бозылырга юл куймаска кирәкле, дип белгечләр җитәкчеләрнең исләренә төшерделәр. Био-химик катнашмаларны куллану, базларны һәм траншеяларны тиешенчә һава кермәслек итеп ябу 60-70 меңлек чыгымнар сораса, кыш көне бозылган, ташланган азыкның йөзәр мең сумнар белән исәпләнүен онытмасак иде, диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Аяк өсте үткән киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин терлек азыгы әзерләүнең торышының бар җирдә тигез бармавына басым ясап әйтте һәм урыннардагы эшнең барышына «кемдер эшли, кемдер сәбәп эзли», дип бәя бирелде. Механизаторларны кызыксындыру чараларын киң куллану эшкә уңай нәтиҗә бирүче иң уңай ысул, дип билгеләп узды ул. Кемдер сменадан тыш эшләгәнгә өстәмә акчалата бирә, кемдер башкача кызыксындыра. «Сорнай» күмәк хуҗалыгы елдагыча, иң беренче әзерләнгән печәнне үзенең механизаторларына, хезмәтчәннәренә кайтартты.

Бүгенге көндә финанслар тотмый, заманча, җитештерүчән техника булдырмыйча, иске ысуллар белән тиешле азык туплый алмаячакбыз, эшне яңача оештырган күмәк хуҗалыклар бар һәм аларның берсе – «Кызыл юл» хуҗалыгы, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә. Терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю чорына монда берничә төр яңа техника алынган, чыгымнары аз түгел, 45 миллион сумга баса. Алдагы елларда алынган техникаларның бәяләрен дә хисапласаң, саннар зур. Бүгенге көндә хуҗалык көн саен 26,5 тонна сөт сата икән һәм бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9200 килограммга артык булуын исәпкә алсаң, чыгымнарың юкка булмавына инанасың.

Авыл хужалыгы предприятияләре тарафыннан сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү максатыннан район конкурсы игълан ителде. Конкурс шартлары хуҗалыкларга җиткерелде һәм ул җәйге чорда терлек азыгы хәзерләүнең барлык нечкәлекләрен үз эченә ала. Аның беренче ункөнлегенә нәтиҗә ясалды. «Татарстан» хуҗалыгы – беренче, Тимирязев исемендәге хуҗалык икенче, «Дуслык» хуҗалыгы өченче урынга лаек булды. Район башлыгы механизаторларның эшләгән урыннары – кырга барып җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы