Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңганнар-булганнар, әмма тыйнаклар

“Борнак” фермасы коллективы, аларның башкарган хезмәтләре белән танышкач, шулай дип уйлап куйдым.

Хәер, җәмгыятьтә кайсы гына тармакны, белгечне алсаң да,  бик тыйнаклар. Җир җимертеп эшләсәләр дә, эшләгәннәрен сөйләргә дә, фотога төшерергә дә авырдан күндердек.

– Кемнедер аерып күрсәтү дөрес булмас. Озак еллар эшләгәннәр дә, алардан соң коллективка килгәннәр дә – барысы да булсынга дип тырышып эшли, –  дип сүз башлады ферма мөдире Фәрит Хәбибуллин.

Җитәкче дөрес. Шуңа да язмабызда исем-фамилияләрнең күплегенә аптырамассыз, чөнки коллективтагыларның барысы да мактауга лаек.

“Борнак” җәмгыяте турында газетабыз битләрендә моннан берничә еллар элек язган идек инде. Бу килешебезгә бик зур үзгәрешләр, яңалыклар белән каршы алды Борнак. Ферма территориясендәге төзелешләр ерактан ук күзгә ташланды (соңгы давыл биредә шактый гына зыян салган, бертөркем эшчеләр ремонт эшләре белән мәшгуль). Юлларны да рәтләгәннәр, заманча итеп терлекчеләр йортын да үзгәрткәннәр. Һәр яңалыкны куанып, шатланып күзәттек. Яңалыкларның берсе – Карек-Серма, Иске Торҗа авылларындагы фермалар бик иске булганлыктан, биредәге маллар Борнакка күчерелгән.

100 баштан артык сыерга исәпләнелгән беренче абзарда эшләүче, мәктәпне тәмамлагач ук сыерлар саварга килгән Гүзәлия Хәбибуллина, Альбина Габделхакова Борнак кызлары, биредә үк тормышка чыкканнар. Нурия Касыймова исә Субаш кызы. Күрше авыллардан көндәлек эшкә килүче Наталья Шишкина, Ирина Матвеева, Ольга Шапринова да коллективта мактаулылар рәтендә.

Икенче абзарда эшләүче Зилә Фәйзрахманова, Марина Тимофеева, Людмила Макарова, Ләйсән Гайнетдинова, Гөлзия Вәлиева, Гүзәлия Гыйниятуллина да 200 баштан артык сыер сава. Узган ел Ләйсән алдынгылар слетында да катнашкан. Әлеге кызларның тырышлыгы белән тәүлеккә 10,5 тонна сөт савыла.

– Алдагы еллар белән чагыштырганда бик зур үзгәрешләр булды. Искеләре төзекләндерелә, яңа фермалар салына. Эшлим дигән кешегә эше дә, уңайлыгы да булдырылган. Кул хезмәте хәзер бөтенләй юк диярлек. Коллективтагыларның күбесе шушы җирлектә туган, шушында тормыш корган кешеләр. Иң мөһиме, тормышларыбыз яхшы, эшебез бар. Хезмәт хакларыбыз да күтәрелде, вакытында бирелә. Барсыннан да канәгатьбез. Җәмгыять җитәкчесенә нинди гозер белән керсәң дә, кире борып чыгармый, – ди язмышын туган авылы белән бәйләгән, инде 25 ел сыер савучы булып эшләүче Гөлзия Вәлиева.

Таналар группасында эшләүче Мария Петрова, Галина Иванова, Гөлнур Закировалар да коллектив алдынгылары,  хезмәтләре бик җаваплы.

Дүртенче абзарда эшләүче Резеда Шәмсетдинова, Дания Зәйнуллина, Наил Габделганиев карамагында 100 баш сыер исәпләнә. Дания апа инде пенсия яшендә булса да, гел хезмәттә. Алдагы елларда таналар тәрбияләгән Наил исә үз теләге белән сыерлар группасына күчкән.

– Булдыра торган егетебез, бик тырышып эшли, – дип мактады үзен ферма мөдире дә.

Бозаулату группасында эшләүче Ольга Кокрова белән Резеда Мөхәммәдиеваның хезмәтләре аеруча җаваплы. Йорттагы бер сыерны бозаулатканчы үлеп терелгән вакытлар азмы? Ә монда аларның саны дистәләр белән исәпләнә. Тәвәккәллек, осталык кына да җитеп бетми кайчак, һәр очрак үзгә. Ә кызлар үз эшләренең осталары. Әлеге системаны терлекчелек буенча технолог,  селекционер, мал табибыннан башка күз алдына китереп булмый. Алар үзара шулкадәр тыгыз бәйләнгән. Бердәм булып эшләгәнгә күрә, хезмәтләренең нәтиҗәләре дә куандыра. Терлекчелек буенча технолог Илфак Фәләхетдинов төгәллеге, белеме белән күпләргә үрнәк. Селекционер Ирина Филлипованың гомуми стажы 18 ел, 2013 елдан Борнакта эшли башлаган. Мал табибы Юрий Матвеев та коллективта күптәннән эшли. Баштарак бозаулар тәрбияләгән. Табиб кирәк булгач, тәвәккәлләп әлеге эшкә алына һәм  курсларда укып белем дә ала.

500 башка исәпләнгән терлекләрне симертү абзарында эшләүче Владислав Исьмеков, 1- 6 ай бозаулар тәрбияләүче Владислав Матвеев, Анатолий Чулков, 6-12 айлык бозаулар группасында эшләүче Сергей Никифоров, 12-18 айлык таналар тәрбияләүче Илһам Фәйзрахманов  хакында да иң җылы фикерләр әйттеләр.

Лаборант Гөлназ Мөбарәкҗанова да коллективта үз кеше. Элек сыерлар сауган, сәламәтлегенә бәйле рәвештә соңгы елларда лаборант булып күчкән. Үз эшенең остасы, диләр аның кебекләр хакында.

Фермадагы тагын бер “табиб” турында язмасак, язмабыз тулы булмас иде. Терлекчелек буенча баш механик Радик Гыйләҗетдинов һәр эшкә оста. Уты, суы, тимере дигәндәй, нәрсә ватылса да, Радиктан башка булмый. Атчы Рушан Габделхаков, операторлар Рифкать Мөбарәкҗанов, Альфред Сәгетдиновның хезмәтләре дә җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Борнак” җәмгыяте “Борнак” җәмгыяте